Логотип «Мәйдан» журналы

Бу көннәр

Данис Хәйруллин шигыре.

Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды,
Сүзне-сүзгә, чөйне-чөйгә кага кемнәр?.
Нәтиҗә бер (ничә гасыр кабатлана!) –
Каргыш белән каһәрләнеп ага көннәр.
 
Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды? –
Гаделлекнең соң тамчысы тамар хәлдә.
Һәр чамалы – үз-үзенә үзе патша,
Һәр чалмалы – үз-үзенә үзе хәлфә.
 
Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды,
Килер көнгә кемнәр тагын ниләр үрде?
Бу көннәргә көндәш булып, ник төшемә
Кабат-кабат Болгар керде, Биләр керде?
 
Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды? –
Таш бәгырьләр таштан гайре катып бара.
Ахры, бу җир кешелексез Кешелектән
Чираттагы таш гасырга кайтып бара...
 

Данис ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/food'>Food фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com

 

 

 

«Мәйдан» №07, 2022 ел

 

 

 
 

 

Комментарийлар