Сабыр канатларың талганда да
Өметеңне өзмә, и бала.
Сабыйларның керсез рухы сүнсә,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Синең тавыш чишмә чыңы төсле,
Күңелемә дәртле моң сала.
Сабыйларның шат авазы тынса,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Көләч йөзләреңә төбәлгәндә,
Йөрәгемнән сагыш югала.
Сабыйларның нурлы йөзе сулса,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Тормышымның бөтен мәгънәсе дә
Син булуда гына, и балам.
Сабыйларын югалтканнар өчен
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!

 

Көлеп китеп барды яшьлегем…

Языласы инде язылган да,
Әйтеләсе күптән әйтелгән.
Сөюләрдән үргән такыялар
Тормыш җилләрендә сүтелгән.
Яшьлектәге хаталарың өчен
Олыгайгач кирәк түләргә.
Яшьлек – поезд төсле, көтеп тормый,
Рельсларны кала үбәргә…
Бер мин генә түгел рельс буйлап
Тиле сыман йөгереп абынган.
Ә яшьлегем көлеп китеп барды,
Кулын болгап соңгы вагоннан…

 

Фото: https://pixabay.com

 

 

Фәнис МОТЫЙГУЛЛИН.

Комментарий язарга