Логотип «Мәйдан» журналы

Бу дөньяда без тумаган

Бу дөньяда без тумаганБарын да белеп кенә;Тормыш кайчак елмайса да,Тормый гел көлеп кенә. Йөген дөнья җиңел генәҖилкәләргә аса ул;Җәяүлегә янчык авыр,Бара-бара баса ул. Шул ул тормыш – арба...

Бу дөньяда без тумаган
Барын да белеп кенә;
Тормыш кайчак елмайса да,
Тормый гел көлеп кенә.
 
Йөген дөнья җиңел генә
Җилкәләргә аса ул;
Җәяүлегә янчык авыр,
Бара-бара баса ул.
 
Шул ул тормыш – арба кебек,
Майланып та җитмәгән;
Шул ул тормыш – ярма кебек,
Вакланып та бетмәгән.
 
Юк, тормыш, ул – бер матур җыр,
Яңгырап уза торган.
Их, гомеркәй, булсаң иде
Гармундай суза торган.
 

Рим ИДИЯТУЛЛИН


Фото: https://vk.com/



«Мәйдан» №2, 2021 ел.



 

Комментарийлар