Логотип «Мәйдан» журналы

Бу болыннар картаймыйдыр

Данис Хәйруллин шигыре.

Бу болыннар картаймыйдыр,

Бу таулар да картаймый:

 

Хәмердән түгел, яшәүдән

 

Исәрләнгән карт айный.

 

 

Айный җитмешкә җиткәндә,

 

 

Сиксәнгә җиткәндә дә;

 

Рәхәт бит ул сусыллану

 

Сулыгып кипкәндә дә.

 

 

Бу дөньялар картаймыйдыр,

 

 

Тегесе дә картаймас...

 

Җаннар кире кайта, диләр,

 

Картайганы кайталмас...

 

 

 

 

Данис ХӘЙРУЛЛИН

 

 

Фото: Николай Туганов 

 

Комментарийлар