Логотип «Мәйдан» журналы

Брокколи – йөз чиргә бер дәва?

Брокколины еш кына кәбестәләрнең патшасы дип атыйлар, чөнки әлеге яшелчәнең мең дә бер файдасы бар. «AYZDOROV.RU» сайты хәбәр иткәнчә, брокколи яман шештән саклый, иммун системасын ныгыта, диабетка ка...



Брокколины еш кына кәбестәләрнең патшасы дип атыйлар, чөнки әлеге яшелчәнең мең дә бер файдасы бар. «AYZDOROV.RU» сайты хәбәр иткәнчә, брокколи яман шештән саклый, иммун системасын ныгыта, диабетка каршы көрәшүдә ярдәм итә.



brokkoli


Шулай ук әлеге яшелчәнең сөякләрне ныгытуын, салкын тиюгә каршы көрәшүен дә билгеләп үтәләр. Брокколи тумыштан булган дефектлардан да саклый икән. Брокколида сульфорафан дигән матдә бар — аутизм белән чирләүчеләрнең, брокколи ашаганнан соң, вербаль аралашулары һәм социаль хезмәттәшлекләре яхшыруы күзәтелгән.

 Шулай ук брокколи кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә булыша, йөрәк авырулары белән көрәшә, кан басымын көйли, дип җиткерә галимнәр.




Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар