Логотип «Мәйдан» журналы

Брежнев яраткан салат

Витаминга бай бу ризыкны Кремльдә белми ашамаганнардыр әле.КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежнев бик яратып ашаган тәмле салатны әзерләп карыйсыгыз киләме? Бигрәк тә витмаиннарга бай...

Витаминга бай бу ризыкны Кремльдә белми ашамаганнардыр әле.
КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежнев бик яратып ашаган тәмле салатны әзерләп карыйсыгыз киләме? Бигрәк тә витмаиннарга бай яшелчәләрдән әзерләнгән бу салат яз файдалы була.
Салат әзерләү өчен 1 килограмм кәбестә, уртача зурлыктагы икешәр чөгендер, кишер һәм суган кирәк булачак.
Яшелчәләрне вак кыргычтан чыгарабыз, кәбестәне матур, юка итеп турыйбыз. Маринад өчен 3 стакан су, ярты стакан аш серкәсе, өчтән дүрт өлеш үсемлек мае, бер аш кашыгы тоз, 15 чәй калагы шикәр комы алына.
Барысын да кушып кайнатабыз һәм яшелчәләр өстенә коябыз. Суынгач, савытның өстен ябып, суыткычка куябыз. Ике көннән телне йотарлык кетердәп торган тәмле салат әзер дә була.

Фото: мои-6-соток.рф


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Bregnev-yaratkan-salat-715394/

Комментарийлар