Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтнек чәчәкләре

Мин ярата идем,бик ярата идемҮзем туган-үскән җирләрдәШушы татлы бөтнек чәчәкләренРәхәтләнеп,ятып иснәргә.Бүген менә Польша кырларындаМин аларга карап уйланам:Узам, гүя, Идел буйларындаҖанга якын таны...

Мин ярата идем,
бик ярата идем
Үзем туган-үскән җирләрдә
Шушы татлы бөтнек чәчәкләрен
Рәхәтләнеп,
ятып иснәргә.
Бүген менә Польша кырларында
Мин аларга карап уйланам:
Узам, гүя, Идел буйларында
Җанга якын таныш юллардан…
Әйтерсең лә, мендем Урал-тауга,
Саф һавасын сулап илемнең.
Күрәм, гүя, серкә очыруын
Дүртөйлемдә үскән игеннең…
Күңел, күңел!
Менә күз алдымда
Туган якның оча кошлары:
«Бергәләшеп тизрәк тар-мар итик,
Диләр, гүя, явыз дошманны!..».
Ят җирләрдә шулай юл үтәмме,
Җыр язаммы туган Казанда,
Көчем арта,
туган-үскән җирнең
Бер чәчәген искә алсам да!
 

1944.


Мостафа НОГМАН

Комментарийлар