Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтендөнья татар конгрессы «Солдат альбомы» конкурсы игълан итте

Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Солдат альбомы» бәйгесе игълан итте. Әлеге чара татарның чын ир-егетләрен искә алуны, башкаларны да алар белән танышт...

Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Солдат альбомы» бәйгесе игълан итте. Әлеге чара татарның чын ир-егетләрен искә алуны, башкаларны да алар белән таныштыруны максат итеп куя. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.kongress
Оештыручылар сүзләренчә, бәйге гаилә альмобындагы фотоларны барларга, бабаларыбыз, әтиләребез, ир туганнарыбызның хәрби хезмәттәге истәлекләрен яңартырга ярдәм итәчәк.
Конкурс конгресс инстаграмында уздырыла. Ул 14 гыйнварда башлана. Җиңүчеләр сайт аша тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Ул 13 — 19 февральгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 23 февральдә ясала, диелә хәбәрдә.
 

Фото: http://tatar-congress.org/


https://tatar-inform.tatar/news/society/13-01-2021/b-tend-nya-tatar-kongressy-soldat-albomy-konkursy-ig-lan-itte-5798685

Комментарийлар