Логотип «Мәйдан» журналы

Бөртекләп матурлык җыя

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне.«Китап – ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик шәп корал; ул – гаҗәеп дәвалау үзлегенә ия булган шифа һәм искиткеч файдалы мавыгу; акыллы табыш китерү чыганагы һәм китап ярд...

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне.


«Китап – ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик шәп корал; ул – гаҗәеп дәвалау үзлегенә ия булган шифа һәм искиткеч файдалы мавыгу; акыллы табыш китерү чыганагы һәм китап ярдәмендә үз һөнәреңне табып була; ул – менә дигән иптәш һәм күңелгә ятышлы кунак; ул – иң мөхтәрәм киңәшче һәм үзең кебек…»
Әл- Җаһиз,
борынгы көнчыгыш мәгърифәтчесе.


5710e85b1894d
Китап… Китапханә… Китапханәче… Мин болар хакында бик күптәннән уйланам. Китап минем күңелемә балачактан ук килеп кергән. Аңа шулкадәр күнеккәнмен ки, ул сулар һавам да, күңелемне, тормышымны яктыртучы, балкытучы кояш кебек тә. Үзебезне танып-белә башлаганнан бирле безне төрле-төрле ситуацияләрдән алып чыгып алга әйдәүче дә, төрле илләр буйлап сәяхәт иттерүче дә… Шул ук китап ярдәмендә кирәк чагында үткәннәргә – тарихка да күз сала алабыз.
Китапханә… Бу сүзне әйтү белән безнең күз алдыбызга китапханәче образы һәм… әлбәттә, рәт-рәт тезелгән китап киштәләре килеп баса.
Ә шулай да кем соң ул китапханәче?.. Иң башта, тирән фәлсәфәгә дә бирелмичә, романтиканың югары үрләренә дә күз салмастан, дөнья галимнәренең анлатмасына карап, бу илаһи сүзнең мәгьнәсенә төшенергә тырышыйк… Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең 2 нче томын кулыма алам. 111 битен ачам: “Китапханә – җәмәгать тәртибендә файдалану өчен китап, журнал, газета һ.б. үзендә туплый һәм саклый торган учреждение. Китапханәче – китапханәгә алынган китапларны тәртипкә китерү, саклау һәм аларны укучыларга бирү эшен башкаручы хезмәткәр”.
Әмма… Аның мәгънәсе шушы сүз тезмәләренә генә сыеп бетәме икән соң?.. Уйлый китсәң, юк шикелле, бу бик киң кырлы төшенчә.
Аллага мең шөкер, безнең шәһәребездә китапханәләр гөрләп эшләп тора. Китапханәләр челтәренең төп үзәге булган Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәнең эшенә күз салсаң, тулы тормыш белән яшәвенә төшенәсең. Биредә төрле тармакларга караган уннан артык бүлек эшләп килә. Шуңа өстәп, ике дистәгә якын китапханә филиаллары да халыкка нәтиҗәле генә хезмәт итә.
Шул филиаллар арасында Яңа шәһәрнең Татарстан урамы белән янәшәдә – 25 нче мәхәлләнең 25/21 нче йортында урнашкан 13 нче филиал турында, дөресрәге шул китапханәнең мөдире Валентина Степановна Ибраһимова турында язасы килү теләге бик күптәннән күңелемә кереп урнашкан иде. Әмма, кулыма кәгазь һәм каләм алганчы, бик озак уйланып йөрдем… Бик киң катлам китап укучыларның яраткан китапханәчесе хакында бөтен тулылыгы белән яктырта алырмынмы икән?!
Аңлатмалы сүзлектәге китапханәче сүзенең шәрехләмәсен аңларга тырышып, инде менә ничәнче мәртәбә күңелемнән уздырам, шушы тар мәгънәле кысага Валентина Степановнаны куймакчы булып карыйм. Шул коры тар кысага сыймый икән шул Валентина Степановна. Юк, бу кысага тугел, ике бүлмәле фатирны биләгән китапханә диварлары арасына гына да сыеп бетми торгандыр ул мөлаем ханым... Валентина Ибраһимова һәрвакыт хәрәкәттә. Аның тынгысыз җаны һәрчак эзләнүдә, киң катлау массалары алдында. Бер карыйсың – ул янәшәдәге 33 нче мәктәптә кичә үткәрә, икенче карасаң… күршедә генә урнашкан ТИСБИ идарә академиясендә чираттагы «Ачыктан-ачык сөйләшик!..» дигән китапханә дәресе белән мәшгуль. Ул да булмый, миңа шалтырата: күрше 24 нче бистәдә урнашкан балалар бакчасында язучылар белән очрашу үткәрергә җыена икән.
13 нче филиал-китапханәсе – Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районында төп информацион үзәкләрнең берсе дип аталырга хокуклы. Шушы микрорайонда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын, таләпләрен һәрдаим канәгатьләндереп тора китапханә. Безнең мәхәллә өчен бик тә кирәкле ул.
Автозавод районы башкарма комитеты житәкчеләре һәм мәхәллә халкы алдында бу филиалның рейтингы бик зур. 2015 ел нәтиҗәләре буенча 13 нче филиал «Елның иң яхшы китапханәсе» исеменә лаек булды. Әйтергә генә ансат, ә моның артында күпме тырышлык, хезмәт ята. Күпме энергия, көч, күпме вакыт кирәк…
Валентинаның хезмәт кую дәверендә китапханә тормышы тамырдан үзгәрде, ул һәр эшне җаен белеп оештыру сәләтенә ия. Бу ханым янәшәдә генә урнашкан 33 нче мәктәп коллективы белән даими хезмәттәшлек итә. Чыгарылыш класслары белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Аларга үз һөнәреңне сайлау юнәлешендә ярдәм итү йөзеннән китап күргәзмәләре, китапханә дәресләре үткәрә . «Хезмәтем – минем горурлыгым» исемле һөнәр мәктәбе эшләп килә. Һәрдаим төрле өлкәдә эшләүче осталар, төрле кешеләр белән очрашу, аралашу балаларда зур кызыксыну уята, алга таба да үзең өчен иң кирәкле һөнәр сайлау серләренә төшендерә дип әйтә алабыз. Шушы юнәлештә 2005 елдан бирле үсеп килүче яшь буын өчен «Эрудит» клубы яхшы гына эшләп килә. Гаилә кыйммәтләрен саклауда да зур эш алып барыла.
Үткән елгы әдәбият елы кысаларында китапханәләргә укучылар күңелендә үткәнебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны ярату, кадерләү, бәяләргә өйрәтү кебек яхшы кыйммәтләр тәрбияләү бурычларын да ассызыклау кирәк иде. Китапханәнең укучылар аудиториясен киңәйтү максатыннан Татарстан язучылары әсәрләрен укуны, өйрәнүне, шушы юнәлештә пропаганда эшләрен дә киң җәелдерүне максат итеп куйды. Шушы нисбәттән «Дөнья көтик китап белән» дигән максатчан программаны тормышка ашыру эшләре бара. Әдәби мирасыбызны популярлаштыру йөзеннән бу программага төрле чаралар циклы керә һәм ул «Һәрдаим уку», «Татарстанның китап культурасы», «Әдәби Чаллы» бүлекләрен үз эченә ала.
Мәдәни мирасыбызны өйрәнү һәм пропагандалау да китапханәләр алдында торган бурычларның иң-иңнәренең берсе. Гомумән, татар халкының һәм шулай ук шәһәребездә яшәүче башка милләт вәкилләренең милли традицияләрен, мәдәни мирасын өйрәнү һәм пропагандалау буенча китапханәләр – төп үзәкләрнең берсе булып калуы бәхәссез.
Китапханә Автозавод башкарма комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Валентина «Мин, Син, Ул, Алар…Тату гаилә корганнар» исемле чараны оештырып, аны үткәрүдә үзеннән зур өлеш кертте. Шәһәрнең үзәк культура һәм ял паркында инвалид балалар өчен Сабантуе бәйрәме оештырып та балаларның күңелен күтәрде. Мондый бәйрәмнәр алар күңеленә нур өсти, яшәргә дәрт уята, иңнәренә канат куя…
Валентинаның инициативасы буенча 2002 елдан бирле китапханәдә кече яшьтәге балалар өчен «Ник алай, ник болай…» исемле клуб эшләп килә. Әлеге клуб – балалар өчен, аларның әти-әниләре өчен зур хәзинә. Дөресен генә әйткәндә, вакытны файдалы үткәрү, күңел ачу чарасы да.
Үз эшеңне тирәнтен белеп эшләү, шул өлкәдә гомер буе хезмәт кую, аны яратып башкару – күңелне әйтеп-сөйләп бетергесез җылылык, нур белән тутыра. Боларны башкалар белән дә бүлешәсе килә… Мондый илаһи хәят буш урында тумый. Шундый кичерешләргә ия булыр өчен үз һөнәреңне, кешеләрне чиксез ярату, чын мәгънәсендә белемле һәм тәҗрибәле булу мөһим. Шуларның нәтиҗәсе итеп, Валентина Степановнаның “Изгелек эшлә һәм башкаларга тарат” дип аталган үз авторлык программасы булдырылды. Әлеге программада үз чиратында күптөрле актуаль темалар чагылыш таба: «Сәламәтлек – зур байлык», «Көчле рухлылар», «Тормыш энциклопидиясе», «Яшьләр һәм хокук».
Шулай ук алар, шәһәрнең югары һәм урта белем бирү йортлары – «ТИСБИ» идарә итү университеты, Чаллы дәүләт педагогия университеты, Чаллы педагогия колледжы, СГА (Хәзерге заман Гуманитар Академиясе), 27, 33, 37 нче урта мәктәпләр, «Яшүсмер» балалар берләшмәсе белән хезмәттәшлек итә. Китапханәдә даими үткәрелүче «Көчле рухлылар» дәресләре мәктәп укучылары арасында зур кызыксыну уятты. Алар бу дәресләргә бик теләп йөри.
Валентина Татарстанның искиткеч матур төбәге – Мамадыш районы Ташлыяр авылыннан. Балачак иле инде күптәннән бик еракта, офыклар артында калган... Бәрәңге бакчасының аргы ягыннан инеш ага, әрәмәлек… Ә аннары урман башлана… Балачакта чәчәкләр жыярга ярата иде ул. Күп итеп җыеп кайтып, аларны өйдәгеләрнең һәммәсенә бүләк итеп чыгар иде... Сөекле әбисен, әти-әнисен, туганнарын сөендерү – иң матур хатирә булып җанда уелып калган. И- и-и балачакның иң самими, иң садә мизгелләре!..
Кешеләрне сөендерү, аларга шатлык бүләк итү, гомумән, инсаннар күңеленә гүзәллек орлыклары салу – күркәм гадәт, матур күренеш. Әйе, шушы сыйфаты анда гомерлеккә калды ләбаса… Чынлап та китапханәчеләр дә кешеләр тормышын рухи яктан баетып, алар күңеленә матурлык орлыклары салырга тырышып яшиләр дисәм, һич тә ялгышмам шикелле. Ә бер уйлап карасаң, китапханәчеләр хакында матбугатта бик аз языла. Дөресен генә әйткәндә, алар зур хезмәт башкара, үз эшләренә бөтен барлыкларын биреп, мөкиббән китеп хезмәт куя.
Шулай да, шулай да… бу һөнәрнең төп асылы нәрсәдә?.. Аңлатмалы сүзлектә язылганча, китап барлап, тәртиптә тотып, саклап һәм аларны укучыларга таратуны җайга салган хезмәткәр генә түгел шул!.. Юк! Валентина ханымның бу кадәресе хакында озак уйланып торырга вакыты да, теләге дә юк. Әле алда эшләре бихисап аның. Бер карасың – ул «Күңел» радиосы дулкыннары аша әдәбият, язучылар турындагы чыгышы белән киң катлау укучыларын шатландыра, икенче карасаң – күршедәге ярдәмче мәктәптә дәрес үткәрү белән мәшгуль. Әлбәттә, китапханә ел саен югары профессиональ күрсәткечләргә ирешеп, алдынгы урыннарны яулап тора. Болар барысы да – зур тырышлык нәтиҗәсе. Төрле дәрәҗәдәге мактау, почет грамоталары – барысы да тырыш хезмәт куеп алынган бүләкләр… Төрле уку йортларының рәхмәт хатлары, үзәк китапханәнең, Чаллы башкарма комитетының, мәдәният һәм сәнгать идарәсенең почет грамоталары, Республика Яшүсмерләр китапханәсенең рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Почет грамотасы һәм күкрәк билгесе белән дә бүләкләнде ул. Елның иң яхшы китапханәчесе исемен дә йөртә. 2015 елда үткәрелгән «Ел хатын-кызы» бәйгесе җиңүчесе.
Минемчә, зуррак хөкүмәт бүләкләренә дә (әйтик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хезмәт ветераны) бик лаек Валентина ханым.
Кызы белән улына әни, ике оныгына әби дә әле ул. Ире Нияз да сәнгать кешесе – рәссам. Валентина ханым, кайчакларда күңеле белән еракта калган чәчәкле аланына барып кайткандай була. Ул чәчәкләр аның күңеленә дә күчкән икән бит. Тормыш аланында да чәчәкләрне җыю насыйп булды аңа, китап битләреннән бөртекләп матурлык, изгелек орлыкларын җыю бәхетенә дә иреште. Җыя барды, кешеләргә өләшә барды. Һәм аларның шатлыгы үзенә кире әйләнеп кайтты шикелле. Шулар аның күңелен җылыта, яшәренә көч бирә дә инде.
 
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА,
Чаллы, 57 нче мәктәп-гимназиянең китапханә мөдире

Комментарийлар