Логотип «Мәйдан» журналы

Борщ пешергәндә төп хата

Борщ — украин һәм рус халык ашы. Аның төп үзенчәлеге — төсләр күплеге. Ит салу-салмауга бәйле рәвештә аның куелыгы да үзгәрә. Шушы тәмле ашны пешергәндә күп кенә хуҗабикәләр бер төп хатаны җибәрә. Бу ...


Борщ — украин һәм рус халык ашы. Аның төп үзенчәлеге — төсләр күплеге. Ит салу-салмауга бәйле рәвештә аның куелыгы да үзгәрә. Шушы тәмле ашны пешергәндә күп кенә хуҗабикәләр бер төп хатаны җибәрә. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

borshh

Борщның төп ингредиенты — томат пастасы. Ул ашны бербөтен итә, әчкелт тәм бирә, дөрес төс бирә. Хуҗабикәләрнең күбесе исә борщка чи яки консервланган помидор салу хәерле дип исәпли. Бу — хаталы фикер. Бу очракта борщ булмый инде — яшелчәләр компоты була.


Һөнәри аш су осталары борщта һичшиксез томат пастасы булырга тиеш дип саный.

 
Фото: https://pixabay.com/

Интертат

Комментарийлар