Логотип «Мәйдан» журналы

Бөркет күләгәсе

Күккә карап, җайлы форсат көттем,ашкын җайдак ише чабып киттембөркет күләгәсе артыннан.Япан кырда озак шәүлә кугач,кисәк кенә ияр какшап куйгач,мәтәлдем мин акбүз атымнан. Кан-яшь йоткан хәлдә ма...

Күккә карап, җайлы форсат көттем,
ашкын җайдак ише чабып киттем
бөркет күләгәсе артыннан.
Япан кырда озак шәүлә кугач,
кисәк кенә ияр какшап куйгач,
мәтәлдем мин акбүз атымнан.
 
Кан-яшь йоткан хәлдә матур уйлап,
безгә насыйп җир-су юлы буйлап
атлап үттем алга өч адым, –
ачык күргән кебек шомлы төштә,
кара елан кабык салган төштә
кинәт ау-тозакка очрадым.
 
Үргә менеп, тирән урга төшеп,
тезне ташка бәреп, башны тишеп,
күпме киртә аша узылды.
Базлык булып чыкты һәрбер калкым,
авыз ачып торды ничә капкын –
алар мине шулай үз кылды.
 
Күңел кошын хәвеф белән сынап,
хәтәр мина кырын кичкән сымак,
гаҗиз кыяфәткә йөз кердем.
...Гыйбрәт өчен барча көчне куеп,
япан кырда тере шәүлә куып,
бөркет юлы буйлап йөгердем...
 

Зиннур МАНСУРОВ


Фото: facebook.com


«Мәйдан» журналы архивыннан (№7, 2019 ел)
 

Комментарийлар