Логотип «Мәйдан» журналы

Большаков Конституциягә төзәтмә турында: Бу – сәясәтне чынбарлыкка яраштырып көйләү

Россия Конституциясенә чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы төзәтмә кертү бу өлкәдә дәүләт сәясәтен яңача көйләү хакында сөйли, дип саный КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, К...



Россия Конституциясенә чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы төзәтмә кертү бу өлкәдә дәүләт сәясәтен яңача көйләү хакында сөйли, дип саный КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков



0119-1


«Без рус телле диаспораларның потенциалы бетүен аңларга тиеш. Кешеләрнең безнең территориягә күпләп килүе икеле. Бүгенге чынбарлык шундый ки, без чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә тиеш», — диде галим «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

 Ул билгеләп үткәнчә, Россиягә чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерергә, аларның ил икътисады, мәдәнияте һәм башка өлкәләренә өлеш кертәчәгенә ышанырга кирәк.




«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы законны хуплады.


 
Фото: Салават Камалетдинов

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар