Логотип «Мәйдан» журналы

"Больничный" кәгазе бирелми башларга мөмкин

2017 елдан "больничный" кәгазе бирелми башларга мөмкин. Аны электрон варианттагы документ алмаштырачак.Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде.Бүген илнең өч төбәгендә –...


2017 елдан "больничный" кәгазе бирелми башларга мөмкин. Аны электрон варианттагы документ алмаштырачак.



1_a5a1c8
Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде.
Бүген илнең өч төбәгендә – Әстерхан, Белгород өлкәләре һәм Татарстанда "Хезмәткә яраксызлыкның электрон варианты" канунының пилот проекты тормышка ашырыла инде. Шуларның тәҗрибәсенә таянып, бу яңалыкны башка төбәкләргә дә кертергә җыеналар.
– Электрон кәгазь шул ук юридик көчкә ия булачак, – дип ачыклык керткән Максим Топилин. – Канун 2017 елның 1 гыйнварыннан көченә керергә тиеш. Шуннан аны этаплап бөтен ил буенча куллана башлаячакбыз.
Бүген министрлык тарафыннан эшләнелгән канун проекты буенча фикер алышу бара.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар