Логотип «Мәйдан» журналы

Болгарда “Казан каймасы” истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Болгарда күчмә киңәшмәдә катнашучылар – ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш”...

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Болгарда күчмә киңәшмәдә катнашучылар – ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан, Болгардагы “Казан каймасы” истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
view_1259747_1476707
Бөек Ватан сугышы вакытында дошман тылга кермәсен өчен саклану чикләре төзелә. Татарстан территориясендә саклану чиге Казан тирәли ярымбоҗра булып урнаша – Покровское авылыннан Ормар станциясе, Кайбыч һәм Апас аша Куйбышевка таба (хәзер Болгар) уза.
Саклану корылмаларының төзелеше Татарстан тарихына үзенең батыр һәм фаҗигале вакыйгалары белән кереп калган. Танкларга каршы тору өчен барлыгы 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 50 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла. 1941 елның уртасында төзелештә 1107 кеше катнаша, нигездә алар авыл халкы була. Ачлык һәм салкыннарга карамастан, иң гади хезмәт кораллары белән, кешеләр үзләренең бар көчләрен, батырлыкларын туплап, дүрт ай эчендә илнең Оборона Дәүләт комитеты йөкләмәсен үтиләр.
Төзелеш эшләре 1942 елның 11 февралендә тәмамлана, “Казан каймасы”, Идел буе төбәгенә фашист гаскәрләре тарафыннан куркыныч янаганда, даими рәвештә сугышчан әзерлектә торган.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан “Казан каймасы” истәлек билгесен Спас, Апас, Яшел Үзән районнарында төзү турында карар кабул ителә. Спас районында истәлек билгесе 2014 елда төзелә һәм тантаналы рәвештә ачыла. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

Комментарийлар