Логотип «Мәйдан» журналы

Болгар җыены Ислам Академиясендә эшлекле очрашу белән башланды

"Изге Болгар җыены" быел Ислам академиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшлекле очрашу белән башланып китте, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фо...

"Изге Болгар җыены" быел Ислам академиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшлекле очрашу белән башланып китте, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
20180721_091403 Фото: http://dumrt.ru
Кунакларны академия ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин каршылады һәм килгән кунакларны академия бинасы белән таныштырды. Түгәрәк өстәл форматындагы очрашу республика башлыгыбыз Рөстәм Миңнехановның чыгышы белән ачылып китте.
Болгар музей-заповеднигының мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр оешмасы-ЮНЕСКО исемлегенә керүен искәртеп һәм 8 ел эчендә башкарылган нәтиҗәле хезмәт турында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев сөйләде. Болгар Ислам академиясе Татарстанда гына түгел, Россиядә ислам белеме бирүче төп югары уку йортыбыз, -диде ул.
Дин әһелләре белән эшлекле киңәшмәдә сүз академиянең үсеше һәм халыкара хезмәттәшлек турында барды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы түбәндәгедән гыйбарәт иде: Ислам дине һәрвакытта белем бирүгә зур игътибар биргән! Кәлам шәрифтә болай диелә: «Аллаһы Тәгалә сезнең арагыздан иман китерүчеләрне һәм төрле дәрәҗәләрдә белем бирелгән кешеләрне күтәрә» («әл-Муҗадилә» сүрәсе, 11 нче аять). Әлеге аятькә аңлатмаларда имам Газали «Ихйа» китабының беренче томында Габдулла ибн Габбас радыйАллаһуның сүзләрен китерә: «Аллаһы Тәгалә галимнәргә иман китерүчеләрдән өстенлекне җитмеш дәрәҗәгә күбрәк бирә, һәм ике дәрәҗәнең арасы – илле ел җәяү бару арасы кадәр».
Россиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр берлеге илләрендә иң зур мөселман белем бирү үзәкләренең берсе – Болгар ислам академиясе ачылышы татар халкының соңгы 10-15 елдагы төп казанышларының берсе булып тора. Академия эшләп китүне, үзенең әһәмияте буенча, 2005 нче елда Кол Шәриф мәчете ачылу белән тиңләргә мөмкин. Әлеге ике дини корылма татарларда рухи мирасның һәм Идел-Урал төбәгендә мөселман мәгарифенең данлыклы традицияләрен торгызуның символы булып торалар.
Аллаһының рәхмәте белән, 2017 елда Болгар ислам академиясе беренче укучылары өчен үз ишекләрен ачты: 68 кеше кабул ителде, шуларның 16сы докторантурада, 52се магистратурада белем ала. Агымдагы 2018 елда беренче курска 60 кеше алу ниятләнә (магистратура – 45, докторантура – 15).
Шунысы куанычлы: Болгар Ислам Академиясе уңышлы үсеш ала һәм Россия халыкара югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек урнаштыра. 2017 елның декабрендә Санкт-Петербург дәүләт университеты белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 2018 елның февралендә Россия Фәннәр Академиясенең көнчыгышны өйрәнү Институты белән дә хезмәттәшлек турында шартнамәгә кул куелды. Ә 2018 елның апрель аенда Рус Православие Чиркәвенең югары белем бирүче рухи белем бирү оешмасы белән килешү төзелде.
Халыкара партнер-университетлар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шардже университеты, Нидерландның Лейден университеты, Төркиянең 29 май университеты, Марокконың Карауин университеты белән тыгыз хезмәттәшлекне билгеләп үтәргә мөмкин.
Бүген безнең алда Болгар ислам Академиясендә югары ислам белемен бирү сыйфатын һәм дәрәҗәсен арттыру бурычы тора. Без Мәрҗани, Курсави һәм Утыз Имәни кебек татар галимнәре-дин белгечләрен әзерләүне дәвам итәргә тиешле.
Чыгышымны йомгаклап мин, мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, Камил Шамил улы Исхаковка, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшинга һәм барлык профессор-укытучылар составына Болгар ислам Академиясе үсешендә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Аллаһы тәгалә сезнең тырышлыкларыгызны кабул кылсын һәм савапларын арттырсын, -дип тәмамлады мөфти.
Эшлекле очрашу тәмамлану белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация "Изге Болгар җыены"ның тантаналы ачылышына мәйданга күчте.
2_162

Комментарийлар