Логотип «Мәйдан» журналы

Болай булмый! (комедия*)

Чәчкә (шулай ук Эльза).Илшат (шулай ук Алмаз).Халидә (шулай ук Нәгыймә).Наил (шулай ук Минназыйм).Нәркизә (шулай ук Гөлгенә).Барый Бадиханыч (шулай ук Борын)Рәшидә.Вәзирә.Хәсән.Эшче. БЕРЕНЧЕ ПӘРД...

Чәчкә (шулай ук Эльза).
Илшат (шулай ук Алмаз).
Халидә (шулай ук Нәгыймә).
Наил (шулай ук Минназыйм).
Нәркизә (шулай ук Гөлгенә).
Барый Бадиханыч (шулай ук Борын)
Рәшидә.
Вәзирә.
Хәсән.
Эшче.
 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ


 

I


 
Илшат үз квартирасында бик бирелеп һәм ашыгып компьютерда эшләп утыра. Аның кесә телефоны шылтырый. Илшат башта моңа артык игътибар бирми, тик телефон туктарга уйламагач, ачуы килеп аның тавышын сүндереп куя. Күп тә үтми, өй телефоны шылтырарга тотына. Илшат трубканы ала да шундук кире куя. Аннары трубканы яңадан алып, башка шылтырамасынга өстәлгә куя. Компьютер янына килеп, колакчын (наушник) киеп эшли генә башлый, ишек кыңгыравы чылтырый. Илшат моңа игътибар бирмәскә тырыша, ләкин килгән кунак бик үҗәт булып чыга, китәргә җыенмый, Илшатның өйдә икәнлеген белә, ахрысы, чылтыратудан туктамый. Бераздан ул ишеккә йодрыгы белән суга, соңрак аягы белән дә тибә башлый. Илшат торып ишекне ачарга мәҗбүр була. Халидә керә.
 
Илшат. Исәнме, әни. (Җавапны да көтеп тормастан янәдән компьютер янына барып утыра).
Халидә. Ә син исәнме соң, хайван! Анаңны ишек төбендә сәгать ярым тотасың, оятсыз! Мин инде сине әллә тагын ычкынды микән, дигән идем!
Илшат (Компьютердан карашын алмыйча). Ну, тагын башлама инде, әни!
Халидә. Әниләмә миңа монда, яме!
Илшат. Уф-ф-ф!!!
Халидә. Мин әйтәм, болай булмый! Күпме ялынып-ялварып та барыбер килмәде, килмәс тә, киләчәге дә юк, үзем барып хәлен белеп кайтыйм әле Илшатымның. Менә син яраткан өчпочмаклар да пешереп алып килдем. Ник ачмыйсың миңа ишегеңне? (Илшат җавап бирми). Сиңа әйтәм бит, ник эндәшмисең? Рәҗе әнигә карата шундый каты күңелле булырга ярый?! Ниләр генә уйлап бетермәдем! Мин әйтәм, кереп суеп чыктылар микән моны, ваннада батып үлде микән...
Илшат. Соң ни булсын инде миңа?! Ярты сәгать элек кенә телефоннан сөйләштек, ләбаса, әни!!!
Халидә. Әниләмә, дидем мин сиңа! Телефоныңның тавышын тагын сүндереп куйдыңмы? Ник кирәк соң ул телефон шылтырамагач?
Илшат. Менә, кара, кушам! Тик тынычлан гына, зинһар!
Халидә. Аннан соң уйладым-уйладым да, мин әйтәм, әллә берәр чәчби алып кайтып, шуны кочаклап ята микән?! (Утырган җиреннән кинәт сикереп торып ваннаның, бәдрәфнең, йокы бүлмәсенең, шифоньерның ишекләрен ачып карый. Берәүне дә тапмагач, бераз тынычлана төшә). Йә, ярар, ташла ул шакмак уеныңны! Әйдә, өчпочмак аша кайнар килеш.
Илшат. Бик зур рәхмәт инде сиңа, әни! Тик, гафу ит, минем бик ашыгыч эшем бар.
Халидә. Карале моны! Гомер эченә бер анасы килгән, бер сумка күчтәнәч төяп, ә ул эшем бар дип утыра! Акча анаңнан кадерлерәкмени?
Илшат. Ну, башлама инде тагын, әни!
Халидә. Әниләмә, дидем бит! Исең китәр! Көннәр буе компьютер төймәләренә баскан булып, төсле шакмаклар белән уйнап утыра, үзе эшлим дип алдаша әле тагын җитмәсә! Эшмени инде шул, йә? Җир казыйсыңмы син, капчык ташыйсыңмы?
Илшат. Әй, сине бәхәсләшеп җиңеп буламы?
Халидә. Карагыз әле сез бу оятсызга?! Гел анаңны җиңәр идеңме?!
Илшат. Җиңмәс идем, җиңмәс идем, әйдә, әйт сүзеңне. Тик, әни, зинһар, кыскарак тот. Чынлап әйтәм, эшем бугаздан.
Халидә. Эш бетми инде ул, улым. Үлгәч тә өч көнлек кала ди әле ул.
Илшат. Ни әйтәсең?
Халидә. Улым, картаеп беттең бит инде, утызга җиттең, болай булмый, өйләнергә кирәк сиңа.
Илшат. Шулмыни сүзең? Мин әллә чыннан да берәр җитди нәрсә микән дигән идем!
Халидә. Моннан да җитди тагын ни булсын ди инде? Синең кебек өйләнми йөргән карт егетләрне авылда алаша дип йөртә торганнар иде.
Илшат. Без авылда яшәмибез бит.
Халидә. Яшәмәсә тагын?! Авыл димәктән, улым, тыңлале мине! Күрше Рәмзия апаңа кергән идем беркөнне, сеңлесенең кызы кунакка килгән иде. Гайшә исемле 19 яшьлек чип-чибәр кыз! Кабып кына йотарлык инде менә! Авылда үскән, бик тәртиплегә охшаган. Кулинарный техникумда укый икән. Өйлән шуңа, тәмле-тәмле ашлар, өчпочмаклар пешерер үзеңә көн саен.
Илшат. Ну, әни!
Халидә. Әниләмә!
Илшат. Көн саен өчпочмак ашар өчен өйләнәмени кеше?
Халидә. Ә ни өчен соң?
Илшат. Яратканга.
Халидә. Кая соң яратып өйләнгән хатының?
Илшат. Анысы ярату булмаган аның.
Халидә. Ни булган соң?
Илшат. Яшьлек җүләрлеге.
Халидә. Соң, улыкаччаем!!! Ярату – шул яшьлек җүләрлеге бит инде ул!!! Яшь чакта, җүләр чакта өйләнсә, өйләнә ир-ат, егерме бишләрне узып китте дисә, «миңа өйләнергә иртә әле» дип җүләр сатып йөри башлый, бер тәменә кергәч. Хатыныңны да әйтер идем инде!
Илшат. Ну, әйт.
Халидә. Юк, минем аны алай артык гаеплисем дә килми. Исеме дә Чәчкә, үзе дә чәчкә төсле, башы да бар, кулыннан да эш килә, тик синнән аерылып, иң якын дустыңа кияүгә чыгып, бертуктаусыз җаныңны үртәп йөрмәсә дә ярар иде. Наиле дә инде шунда бер мәхлүк бозау булды! Кешедән калганны алмаса, яшь кызлар беткәндер дөньяда!
Илшат (нәсихәт биргән тонда). Ә минем тамчы да үртәлми җаным, әни! Минем сиңа йөз мәртәбә аңлатканым бар инде, тыңламыйсың бит син кеше сөйләгәндә, үзеңнекен тукып тик утырасың. Чәчкә белән без беренче курста таныштык. Икебезнең дә, кем әйткәндәй, таш кызган, баш югалган чак. Өченче очрашуда өйләнешергә булдык. Без әйтәбез, мондый көчле мәхәббәт мәңге сүрелмәс, дибез. Тик ике айдан ул каядыр китеп югалды. Әгәрдә мәхәббәт юк икән, ул ярату чын булмаган икән, нигә бер-береңне гомер буе интектерергә? Без бик дөрес эшләдек аерылышып. Өстәвенә, Наил Чәчкәне яратып йөргән икән. Без аерылышканчы ул моны миңа да, Чәчкәгә дә берничек тә сиздермәде, моның өчен мин Наилне бик нык хөрмәт итәм, ул чын дус. Әгәр алар бер-берсен яраталар икән, яшәсеннәр, минем ни катнашым бар?
Халидә. Наилне дә ташлап китеп барыр әле Чәчкәң, менә күрерсең!
Илшат. Нәрсә сөйлисең инде син, әни?!
Халидә. Әниләмә! Белгәнемне сөйлим!
Илшат. Алар биш ел очрашып йөрделәр, хисләрен тикшерделәр, алар бер-берсе өчен туган җаннар! Аннан соң юкка Наилне мәхлук бозау дип мыскыллыйсың син. Беләсеңме нинди көнче ул? Чәчкә белән берәр мәҗлескә килсәләр, әбизәтелни көнләшеп тавыш-гауга чыгармый калмый. Гел берәр мужик белән сугышырга ыргыла. Бетте, Чәчкәнең койрыгы бозга катты! Наилдән ычкына алмый инде ул хәзер.
Халидә. Улыкаччаем! Күпме тукыдым мин сиңа дустың үзеңнән яхшырак булсын дип! Тәки шул Наилдән аерыла алмадың инде, йөрисез шунда күт белән ыштан кебек.
Илшат. Каян табасың сүзләрен?!
Халидә. Әниләмә!
Илшат. Гел әни дип әйтмәдем әле бу юлы.
Халидә. Менә нәрсәгә дип Наилең син яшәгән йорттан, хәтта синең подъезддан фатир сатып алды инде, йә? Беткәнмени шәһәрдә фатирлар? Хатыныңны тартып алуы гына җитмәгән, ишшу җитмәсә җан көйдереп, юри үртәгәндәй күршеңә килеп урнашты.
Илшат. Әни!
Халидә. Җитте, әниләмә! Ярар, Наил кайгысы түгел әле монда! Йә, әйт! Өйләнәсеңме, юкмы Гайшәгә?
Илшат. Нинди Гайшәгә тагын?
Халидә. Соң әле генә сөйләп тордым бит, күрше Рәмзиянең кулинарныйда укый торган туганы дип?!
Илшат. Ну, әни!
Халидә. Әниләмә!
Илшат. Минем ул Гайшәне күргәнем дә юк бит!
Халидә. Мин күргәч җитмәгәнмени сиңа?
Илшат. Менә үзең өйлән алайса шуңа!
Халидә. Мин синең белән чынлап сөйләшәм, Илшат!
Илшат. Мин дә шаярып утырмыйм, әни! Баш түбәмнән төтен күтәрелмиме әле анда?
Халидә (килеп Илшатның баш түбәсен игътибар белән карый). Юк. Нигә?
Илшат. Чөнки мин янам, әни! Заказым яна, аңлыйсыңмы? Гафу ит, зинһар өчен, эшемне бетерергә комачаулама, пажалысты.
Халидә. Чыгып кит, дигән сүз булдымы инде бу? Анаңны куасыңмыни, оятсыз?!
Илшат. Юк, болай булмый! Алайса, мин чыгып китәм инде! Синең көеңне көйләп иң зур заказчиктан колак кагасым юк.
 
Илшат китәргә җыена башлый, ноутбукны сумкага сала.
 
Халидә (жәлләтергә теләп ясалма елый). Картайган көнемдә куып чыгарасыңны белсәм, лутчы берәр кыз алып кайткан булыр идем. Ул миңа иптәш, минем киңәшчем, сердәшчем булыр иде, ичмасам. Табак-савытларымны юар иде, өйләремне җыештырып китәр иде. Ә син яхшылыкның кадерен белмисең! Өчпочмаклар пешереп килгән буласың аңа, ә ул сине куып чыгара! Ярар, утыр шунда шакмакларың белән уйнап, китәм! Үлсәм, күмәргә килерсең!!!
Илшат. Ну, әни!
Халидә. Әниләмә!
 
Халидә җыенып бетеп ишек тоткасына тотынгач, Илшатның кесә телефоны чылтырый.
 
Илшат. Алло?.. Өйдә... Белмим, бар иде бугай... (Ваннага кереп су агызып карый.) Бар... Пажалысты. (Телефонын сүндерә.)
Халидә. Кем ул?
Илшат. Ну, әни, нигә инде ул сиңа?
Халидә. Телең корыймыни, анаңа кем шылтыратканын әйтсәң?
Илшат (үлемгә дучар ителгән тонда). Ну, Чәчкә шылтыратты. Шуннан?
Халидә. Нигә?
Илшат. Бездә кайнар су юк, синдә бармы, ди.
Халидә. Син ни дидең?
Илшат. Соң, әни, ишетеп тордың бит инде, бар, дидем.
Халидә. Нәрсәгә аңа синдәге кайнар су?
илшат. Әллә кем белән бер бик мөһим очрашуга барасым бар, ди. Бездә кайнар су юк, синдә тиз генә душ коенып чыгыйм әле, ди.
Халидә. Нәрсә-ә-ә?!!
Илшат. Ә нәрсә булган шулкадәр?
Халидә. Юк, берни дә булмаган! Иң якын дустыңның хатыны сиңа килеп чишенеп кенә йөри.
Илшат. Йөрсә ни булган?
Халидә. Ничек инде, ни булган?!! Наил беләме соң бу турыда?
Илшат. Беләдер.
Халидә. Белеп тә бер сүз дә әйтмиме?
Илшат. Ни әйтергә тиеш соң ул?
Халидә. Әйтәм бит, бер мәхлүк бозау булды бу Наил дип! Кит аннан, кешегә хатыныңны кертеп җибәрәләр димени юынырга?! Болай булмый!!!
Илшат. Әни!!! Йөз дә беренче мәртәбә әйтәм! Чәчкәне күргәч, бала йоным да селкенми минем! Ничек дисең әле син? Үпкән, кочкан, җилгә очкан, уйламыйм да мин аны!
Халидә. Ышанмыйм! Чәчкәне күргәч, синең түгел, туксан яшьлек картларның да дәрте кузгаладыр әле. (Ясалма елап). Икәүләшеп бер хатын белән торып ятасызмыни, оятсызлар?! Юк, болай булмый!!! Сине сыручны өйләндерергә кирәк!
Илшат (бик нык ачуы килеп). Әни, син мине чыгырымнан чыгарма! Болай булмый! Сабырның да бер сабы сына аның! Характерымны беләсең, ачудан бер эчә башласам, тиз генә туктата алмассың!
Халидә. Улым, берүк, берүк! Менә анысы инде гел кирәк эш түгел. Ярар, бүтән борчымыйм, эшлә эшеңне, тик эчә генә күрмә!
Илшат. Рәхмәт, әни. Гафу ит инде, яме! Минем чыннан да эшем бик тыгыз. Мин шушы араларда үзем кереп чыгармын, бер иркенләп сөйләшеп утырырбыз, яме.
Халидә. Ярар, улым, ярар, киттем, сау бул. Акыллы бул инде, яме, эчмә.
Илшат. Курыкма, тәртип булыр.
Халидә (ишектән чыкканда борылып). Тик шулай да Чәчкәнең сиңа килеп...
Илшат (ачу белән). Әни!!!
Халидә. Киттем, балам, киттем! Үзең килерсең, яме.
Илшат. Ярар, әни, ярар. Сау бул.
Халидә. Исән бул, улым.
 
Халидә чыгып китә. Илшат үзенә тиз генә чәй ясап компьютер янына килеп утыра һәм, өчпочмак ашап, ашыга-ашыга эшли башлый. Ишек кыңгыравы чылтырый. Илшат барып ишекне ача, Чәчкә керә.
 
Чәчкә. Сәлам, Илшат, тагын бер кат.
Илшат. Сәлам. (Янәдән компьютер янына барып утыра).
Чәчкә. Җыена башлагач, бизәнергә дип көзге каршына килеп утырган идем, чәчләремне күрдем дә, юк, мин әйтәм, болай булмый! Тиз генә душ коенып чыгыйм әле дип ваннага керсәм, кайнар су юк! Ярый син күршедә генә торасың әле, Илшат. Менә ничек барыр идем мин бүген очрашуга шундый чәч белән, син булмасаң?
Илшат (борылмыйча да, өчпочмагын ашый-ашый). Ыһым.
Чәчкә. Һай, шундый тәмле булып өчпочмак исләре таралган! Әниең килеп киттемени?
Илшат. Ыһым.
Чәчкә. Ярар, комачауламыйм. Мин тиз чыгам.
 
Чәчкә ваннага кереп китә, Илшат компьютерда эшләп утыра. Ваннадан су аккан, Чәчкәнең җырлаган тавышлары килә. Бераздан су аккан тавыш туктый. Илшатның халатын киеп, башына тастымалдан чалма шикелле нәрсә урап Чәчкә ваннадан чыга. Шул мәлдә ишек кыңгаравы чылтырый. Илшат үз уйларына бирелеп, аны-моны карап тормыйча ишекне ача. Бер пакет киптергән тозлы балык һәм сыра күтәреп Наил килеп керә.
 
Наил (Илшат белән кул кысып исәнләшеп). Ну, нәрсә, братан?! Сылыйбызмы бөерләргә шәп кенә иттереп, ә? (Чәчкәне күреп) Ә син монда каян килеп чыктың?
Чәчкә. Юынырга кергән идем. Ә син нишләп йөрисең?
Наил. Менә Илшат янына килдем... Бер иркенләп сыра эчеп утырырмын дигән идем дустым белән...
 
Кулын кулга өч-дүрт мәртәбә суккалап тамаша залының беренче рәтендә утыручы Рәшидә кычкыра башлый.
 
Рәшидә. Стоп! Стоп!! Стоп!!! (Сәхнәгә менә.) Болай булмый! Менә Наил килгәнче әле ярыйсы гына барган кебек үзе, тик Наилгә я не верю! Ышандырмый ул, Хәсән, аңлыйсыңмы?!
 
Шулай ук тамаша залының беренче рәтеннән торып сәхнәгә Хәсән менә.
 
Хәсән. Ә нигә? Мине, мәсәлән, ышандыра...
Рәшидә. Ну, ничек ышандырсын инде, Хәсән?! Менә синең хатының дустың ваннасыннан шушындый кыяфәттә килеп чыкса, син нишләр идең?! «Сыра эчәрмен дигән идем, булмады инде», – дип уфтаныр идеңме?
Минназыйм (Наил роленнән чыгып артистка әйләнә). Рәшидә!
Рәшидә. Гафу ит, Хәсән, гел онытам синең яңа гына аерылганыңны! Ләкин барыбер болай булмый! Пьесаның бу урынын яңадан язарга кирәк. Чәчкә дә ышандырмый бу урында. «Юынырга кергән идем, ә син нишләп йөрисең?» – диме әле ул анда? Алар нәрсә, урамда очрашып хәл белешәләрме әллә? Ул бит нишләргә белмәскә тиеш! Шәп-шәрә тора бит ул?!
Хәсән. Шәп-шәрә үк түгел инде... (Хәсән кесәсеннән зур кулъяулык чыгарып маңгаен сөртә, борынына ниндидер дару тамыза).
Эльза (Чәчкә роленнән чыгып актрисага әйләнә). Ә миңа киресенчә ошый! Ул бит хәл белешми. Хатын-кыз өчен иң яхшы саклану чарасы – һөҗүм!
Хәсән. Әйе, Рәшидә, чыннан да...
Рәшидә. Юк, Хәсән, болай булмый! Уйла, давай, уйла! Наил Илшатның якасына ябышырга мөмкин, хатынын чәченнән өстерәп өенә алып кайтып китәргә мөмкин, кесәсеннән пистолет тартып чыгарырга может, в конце концов! «В конце концов» ничек була татарча?
Хәсән. Ахыр чиктә...
Рәшидә. Ахыр чиктә! Гел төшеп бетә бу урында пьеса, күтәрергә кирәк, нерв кирәк монда, аңлыйсыңмы? Конфликт кирәк, аны үстерергә кирәк, хәрәкәт кирәк!
 
Кулына чүкеч-пычкылар тутырылган агач савыт тотып сәхнә эшчесе килеп керә.
 
Сәхнә эшчесе (борын астына шигырь укый).
Мәңге торыр җәй булмагач,
Көз... Урамда һәрбер агач
Күкрәкләрен ачып баскан –
Хакыйкать кебек ялангач...
 
Сәхнә эшчесе декорацияләрне сәхнәгә беркетер өчен идәнгә кадак кага башлый.
 
Рәшидә (коты алынып). Сез нишлисез?!
Эшче. Кадак кагам.
Рәшидә. Кайда?
Эшче. Идәнгә.
Рәшидә. Нигә?
Эшче. Декорцияләр саз каены кебек селкенеп тормасын, ныгытып куегыз, диделәр.
Рәшидә. Аны нәкъ менә хәзер, репетиция вакытында ныгытырга кирәкме?
Эшче. Ә кайчан соң?
Рәшидә. Юк, болай булмый! Теләсә кайсы вакытта, тик хәзер генә түгел!
Эшче.
Сүрәнләнә кояш, сүрәнләнә,
Уз-үзенә жәелеп, эреп бара.
Бөтен дөнья ашыга...
Бөтен дөнья
Җылы эзләп кышка кереп бара.
 
(Сәхнә эшчесе әйберләрен җыеп шигырь сөйли-сөйли чыгып китә.)
 
Яралганмын халык иҗат иткән
Табышмактан, әйе, табышмактан...
Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
Җавап итеп, әнкәм мине тапкан.
Тапкан, табышмакка җавап итеп,–
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен...
Тик барыбер бер табышмак булып
Калган минем һәрбер күзәнәгем.
 
Рәшидә. Кемнәр генә юк бу театрда!
 
Сәхнә артыннан Нәгыймә чыга. Ул да Халидә роленнән «айнып» актрисага әверелгән.
 
Нәгыймә. Хәсән, минем персонажны, Халидәне дә тагын бер кат уйлап карале! Гомумән, пьеса чиле-пешлерәк әле. Ни башы юк, ни азагы, дигәндәй. Менә ул Халидә башта биш минутка гына бер күренеп ала да, аннан соң син аны гел онытасың, кирәк булмаган чүп шикелле болгап атасың. Уртада да бер кереп чыксын, финалда да, минемчә, һичшиксез булырга тиеш ул.
Бөтенесе бергә (Хәсәнгә). Нәгыймә апа дөрес әйтә!
Нәгыймә. Әй, мыскыл итмәгез әле!
Рәшидә. Хәсән, сөйләштек. Уйла, давай, уйла! Сорауларың, киңәшләрең идеяләрең булса, читенсенмә, шылтырат тәүлекнең теләсә кайсы вакытында.
Хәсән. Ну, ярар, уйлап карармын...
 
Борын керә.
 
Борын. Нәрсә, балалар, ни хәлләрегез бар?
Рәшидә. Аллага шөкер, Барый Бадиханыч! Рәхмәт.
Борын. Ничек бара эшләрегез?
Рәшидә. Бик әйбәт бара!
Борын. Әйбәт булсын, балалар! (Хисләнеп, кулларын югары күтәреп сөйли башлый). Сез – яшьләр! Әйе... Мәнле булыгыз... мәгънәле булыгыз!.. Артистлар бит сез!.. Театр – сез ул!.. Бу әйберегез актарып атарга... егып салырга тиеш! Бу бомба бөтен кешене сискәндерергә тиеш! Монда ни, монда нәмәстәкәй нитәргә тиеш! Болай булмый! Аңлыйсызмы?!
Рәшидә. Әйе, аңлыйбыз.
Борын. Ярар, аңласагыз бик әйбәт. Эшләгез! Мин киттем, тамчы да вакытым юк! (Чыгып китә).
Рәшидә. Бүгенгә репетиция шуның белән вәссәлам! Иртәгә соңга калмагыз, пажалысты! «Пажалысты» ничек була татарча?
Хәсән. Зинһар өчен...
(Ут сүнә).
II
Шунда ук. (Сәхнәдә беренче юлы бик примитив-гади декорацияләр торган булса, бу юлы ниндидер яңа элементлар өстәлгән. Драматруг фикеренчә, һәр яңа күренеш саен декорация баетыла барып, V күренеш башлануга ул ахыргы вариантына үсеп җитәргә тиеш.) Сөйләшә-сөйләшә Минназыйм белән Хәсән керәләр.
 
Минназыйм. Менә, Хәсән, син язучы кеше, кирәге чыгар, берәр җиргә төртеп куй. Көлеп үлә яздык без кичә! Спектакль барганда артистлар сәхнә артында анекдотлар сөйләргә яраталар бит инде...
Хәсән. Минназыйм, тукта! Үзем әйтәм! Вәзирә өзгәләнә инде, елан кебек ысылдый сезгә: «С-с-сөйләшмәгез инде, тамашач-ч-чыга ишетелә бит!» – ди.
Минназыйм. Әйе, әйе! Ну, түлке кичә Алмаз шәп җавап бирде аңа! «Ишетелсә тагы?! Алар сөйләшеп утырганда без спектакль дә уйныйбыз бит әле!» – дигән була. (Көлешәләр). Ну, анекдот булгач, секссыз гына булмый бит инде ул. Кереп киттеләр берзаман шул темага. Шунда Нәгыймә апа...
Хәсән. Халык артисткасы, анаң башмагы! Чирек гасыр дер селкетеп тота бөтен театрны!
Минназыйм. Әйтеп куймасынмы бу?! «Шушы яшькә җиттек, сексның нәрсә икәнен белмәдек инде без», – ди! Бер-беребезгә карап елмаештык та инде, беркем берни әйтергә кыймый. Ә Алмаз ярды да салды: «Сексның ни икәнен белмәсәң дә, ике бала тапкансың бит әле!» – ди. Үлдек, малай, үлдек гел!
 
Кабаланып Вәзирә килеп керә. Аның йөзендә дөньядагы бөтен мәшәкать-кайгылар чагылган кебек.
 
Вәзирә. Исәнмесез! Исән-сау гына килеп җиттегезме?
Минназыйм. Сәлам!
Хәсән. Исәнмесез, Вәзирә ханым!
Вәзирә. Минназыйм, Рәшидә Хәкимовна белән бергә килгәнсездер бит?
Минназыйм. Әйе, ул үзенә менеп китте, тиздән төшәм сәхнәгә, диде.
 
Кулына чүкеч-пычкылар тутырылган агач савыт тотып сәхнә эшчесе шигырь укый-укый килеп керә.
 
Дөнья булгач, газаплар да
Үтми икән урап;
Безнең тарафлардан да ул
Әйләнмәде ерак;
Иреннәрдән сыгылып чыкты
Өзек-өзек сүзләр:
Йөрәк бит ул түзәр өчен
Яратылган,
Түзәр!
Ә бер малай сорый миннән
Шаярырга теләп:
– Уң яктамы, сул яктамы,
Кайсы якта йөрәк?
Ә мин әйтмим, әгәр әйтсәм,
Барсы җимерелер.
Йөрәге бар икән әгәр,
Вакыт җитәр – Белер.
 
Эшче декорацияләрне сәхнәгә беркетер өчен идәнгә кадак кага башлый.
 
Вәзирә (коты алынып). Син нишлисең?!
Эшче. Кадак кагам.
Вәзирә. Кайда?
Эшче. Идәнгә.
Вәзирә. Нигә?
Эшче. Декорцияләр алкаш мужик кебек селкенеп тормасын, ныгытып куегыз, диделәр.
Вәзирә. Аны нәкъ менә хәзер, репетиция башланыр алдыннан ныгытырга кирәкме?
Эшче. Ә кайчан соң?
Вәзирә. Болай булмый! Теләсә кайсы вакытта, тик хәзер генә түгел!
Эшче (шигырь сөйләп чыгып китә).
Тирбәләбез, бу җир безгә бишек.
Юк, ул көймә...
Без барабыз ишеп.
Кеше кулы койган матурлыклар
Безнең белән бара тирбәлешеп.
Бездән сон да шулай барачакмы?
Бу диварлар мәңге калачакмы?
Меңләп сорау, меңләп уй кичә...
Китә алмыйм шуны белмичә.
 
Вәзирә (сәгатенә карап). Ай, Аллам! Репетиция башланырга биш минут калды, Алмаз һаман юк бит әле безнең.
Эльза (кереп). Ул малайны бер акылга утыртучы табылыр микән, юк микән? Кайчан куалар инде аны театрдан?
Минназыйм. Кем белән сәхнәдә мәхәббәт уйнарсың, аны кусалар?
Эльза. Беткән ди дөньяда актерлар?! Һичьюгы икебез герой белән героиняны уйнарбыз, Минназыйм. Үбешербез, ә? (Минназыймгә күз кыса).
Минназыйм. Рәшидә Хәкимовнага бу идея ошап бетмәс шул...
Рәшидә (кереп). Әйе, начар, акылсыз һәм тозсыз идея! Миңа тамчы да ошамый! Ә сиңа, Эльза, авызыңны чамалап ачарга киңәш итәр идем. Борын үзенең племяннигы... (Хәсәнгә) Племянник ничек була татарча?
Хәсән. Бертуганның улы.
Рәшидә. Аллакаем! Бигрәк озын һәм катлаулы сүз! (Эльзага) Племяннигы турында шундый сүз сөйләп йөргәнеңне Борын ишетеп алса... Бездә җиткереп торучылар җитәрлек!
Эльза. Фи! Харап икән!
Рәшидә. Прима дип тормас, ничек чыгып очканыңны сизми дә калырсың!
Эльза. Болай булмый! Юк, ә ни өчен әле без көн саен җыйнаулашып аның килгәнен көтеп утырырга тиеш? Кул кушырып! Баш режиссерның туганы булган өчен генәме? Ә Борын аны яклар дип ялгышасыз, Рәшидә Хәкимовна! Ул да туйды инде Алмазның выкрутасларыннан!
Рәшидә. Нинди выкрутасларыннан?
Эльза. Ник ул Борынның репетицияләренә дә шулай соңга калып килә инде! Ул өендә төнге гулянкаларыннан соң йокы симертеп ятсын, ә ярты труппа эшли алмыйча аны көтеп торырга тиешме?!
Рәшидә. Тиеш түгел әлбәттә! Вәзирә кая соң?
Вәзирә (очып кереп). Монда мин, Рәшидә Хәкимовна!
Рәшидә. Алмаз кая? Вәзирә, болай булмый! Нишләп безнең бөтен репетицияләр дә шул бер үк сораудан башлана? Берәр кайчан бер чиге буламы бу хәлнең, юкмы?!
Вәзирә (елап). Рәшидә Хәкимовна! Нишләтим инде мин аны? Көн саен кат-кат әйтәм! Кичә үзем карап торып кесә телефонына будильник куйдырдым. Менә бүген дә бер сәгать буе шылтыратам, җавап бирми.
Эльза. Синең алда гына шулай кылана ул! Озакмыни син күрмәгәндә телефонның тавышын сүндерү?!
Вәзирә. Тулай торактагы күршеләренә кадәр шылтыраттым! Барып ишеген шакып карадылар, ачмый, диләр.
Рәшидә. Йә ярар, монда буш сүз сөйләп авыз суын корытып утырмыйбыз, күптән эшли башларга вакыт!
Хәсән. Алмазсызмы?
Рәшидә. Әйе, Алмазсыз, шайтан алгыры!
Эльза. Ул үзен алыштыргысыз дип уйлый. Имеш, аннан башка геройларны уйнарга кеше юк. Аны куркытыр өчен генә булса да, һичьюгы бер атнага булса да куып торырга кирәк театрдан.
Рәшидә. Сиңа куарга гына булсын! Бетте, яптык Алмаз темасын! Эшли башлыйбыз!
Хәсән. Ничек инде төп геройларның берсен уйный торган актердан башка репетиция ясарга була, күзалдына да китерә алмыйм?!
Рәшидә. Син бик күп нәрсәләрне күзалдына китерә алмыйсың әле!
Эльза. Карагыз әле, ә авторның репетициядә утыруы мәҗбүриме ул?
Минназыйм. Ник?! Ул сиңа комачаулыймыни?
Эльза. Әйе!
Минназыйм. Әллә син дә оялырга өйрәндеңме, Ходаем!
Рәшидә. Нинди оялу ди ул тагын?! Син бит актриса, доярка түгел! (Хәсәнгә) Доярка ничек була татарча?
Хәсән. Сыер савучы. Тик юкка сез алардан көләсез. Алар да кеше, бик әйбәт хатыннар очрый араларында.
Рәшидә. Хәсән, син дөрес аңламадың. Мин сыер савучыларны кимсетеп әйтмим. Актриса оялырга тиеш түгел, шул гына.
Эльза. Причом монда оялу? Минем пьеса турында сөйләшеп аласым килгән иде.
Минназыйм. Димәк, сиңа киресенчә сөйләшүдә драматургның катнашуы кирәк бит инде?!
Эльза. Юк, болай булмый! Минем үзебез арасында гына сөйләшәсе килә.
Минназыйм. Кем инде ул үзебез?
Эльза. Ну, театр кешеләре, артистлар, режиссер.
Рәшидә. Син бик каты ялгышасың, Эльза! Драматургия – ул театрның чишмә башы. Драматурглар пьеса язмаса, син ни уйнар идең? Ничек драматург үз кеше булмасын инде?! Чит кешемени ул синеңчә?
Хәсән. Курыкмагыз, Эльза! Минем котырып китә торган гадәтем юк, буар елан кебек тып-тыныч мин.
Рәшидә. Йә, әйдә, әйт, ни турында сөйләшәсең килә?
Эльза. Юк, автор монда булганда әйтмим.
Рәшидә. Әбиеңә кунакка кайткач сырланып утырырсың, миңа төче коймак кирәкми, ачы коймак пешер, дип, аңладыңмы? Ни турында әйтмәкче идең, дип сорыйлар бит синнән!
Эльза. (...)
Рәшидә. Ну?!.
Эльза. Ә нигә ул Чәчкә шундый дурочка?
Хәсән. Нигә дурочка соң ул, синеңчә?
Эльза. Ну, алай булмый бит инде: башта ике дусның берсенә кияүгә чыга, аннары икенчесенә!
Хәсән. Нишләп булмый?
Эльза. Булмый! Шуның белән вәссәлам! Дурочкамыни ул?!
Рәшидә. Ә ничек дөрес булыр иде, синеңчә?
Эльза. Ну, баштан ук берсен сайлап алып шуңа кияүгә чыксын да, бәхетле тормыш итсеннәр.
Рәшидә. Ә кая драма? Кая драматик ситуация? Кая конфликт?
Эльза. Ә нигә гел драма-конфликтлар гына булырга тиеш ди әле?
Рәшидә. Чөнки без театрда, җанашым! «Драма – ул шул ук тормыш, ләкин аңардан күңелсез, эч пошыргыч өлешләре алып атылган», – дигән Альфред Хочкок. Тамашачыны сәхнәгә каратып утырткан нәрсә – синең чибәрлегең түгел! Хәер, бәлки берничә егет бары сине күрер өчен дип йөри торгандыр театрга. Ләкин башкалары нәкъ әнә шул конфликтның чишелешен күрер өчен, яхшылыкның явызлыкны җиңгәнен күрер өчен киләләр театрга. Чөнки чынбарлыкта, театр стеналары артындагы тормышта, гадәттә, киресенчә була.
Эльза. Белмим инде, алайса...
Рәшидә. Белмәсәң, авызыңны сирәгрәк ач. Дәшмәсәң акыллы икән бу, дип уйларлар. Сократ әйткән: «Кешенең ике колагы һәм бер авызы бар, димәк, ул сөйләгәнгә караганда ике мәртәбә күбрәк тыңларга тиеш», – дигән.
Эльза. Ярар, Рәшидә Хәкимовна...
 
Сәхнәгә җанып-пешеп Алмаз йөгереп килеп керә. Вәзирә аңа кәгазь битләре тоттыра.
 
Вәзирә. Яңа вариант!
Рәшидә. Ә синең белән, Алмаз, без соңрак һәм ныклабрак сөйләшербез. Хәзергә вакыт әрәм итмибез, тотындык репетициягә!
Минназыйм. Кайсы урыннан?
Рәшидә. Чәчкә кергәннән. Сүндерегез утны!
 
Ут беразга сүнә. Ут янганда Илшат компьютер янында чәйләп, өчпочмак ашап эшләп утыра. Ишек кыңгыравы чылтырый. Илшат барып ишекне ача, Чәчкә керә.
 
Чәчкә. Сәлам, Илшат, тагын бер кат.
Илшат. Сәлам. (Янәдән компьютер янына барып утыра).
Чәчкә. Җыена башлагач, бизәнергә дип көзге каршына килеп утырган идем, чәчләремне күрдем дә, юк, мин әйтәм, болай булмый! Тиз генә душ коенып чыгыйм әле дип ваннага керсәм, кайнар су юк! Ярый син күршедә генә торасың әле, Илшат. Менә ничек барыр идем мин бүген очрашуга шундый чәч белән, син булмасаң?
Илшат (борылмыйча да, өчпочмагын ашый-ашый). Ыһым.
Чәчкә. Һай, шундый тәмле булып өчпочмак исләре таралган! Әниең килеп киттемени?
Илшат. Ыһым.
Чәчкә. Ярар, комачауламыйм. Мин тиз чыгам.
 
Чәчкә ваннага кереп китә, Илшат компьютерда эшләп утыра. Ваннадан Чәчкәнең җырлаган тавышлары килә. Берзаман унитаздан су аккан тавыш килә башлый.
 
Рәшидә. Ни пычагыма дип унитаз тавышы бирәсез?! Душта коенырга кереп китте ич ул, йомышларга түгел!
 
Ниһаять кирәкле тавыш бирәләр. Бераздан су аккан тавыш туктый. Илшатның халатын киеп, башына тастымалдан чалма шикелле нәрсә урап Чәчкә ваннадан чыга. Шул мәлдә ишек кыңгаравы чылтырый. Илшат торып ишекне ача, бер пакет киптергән тозлы балык һәм сыра күтәреп Наил килеп керә. Бу юлы аның шәпләп кенә «салып» алганы сизелә.
 
Наил (Илшат белән кул кысып исәнләшеп). Ну, нәрсә, братан?! Сылыйбызмы бөерләргә шәп кенә иттереп, ә? (Чәчкәне күреп) Ә син монда нишләп йөрисең?
Чәчкә. Юынырга кергән идем...
 
Наил бик озак кына башта Чәчкәгә, аннан Илшатка карап тора, яңак мускулларын уйната, тешләрен шыгырдата.
 
Чәчкә. Матурым! Син әллә нәрсәләр уйлама инде, мин чыннан да...
 
Наил йөзенә бернинди эмоция чыгармыйча, пыяла караш саклаган килеш стена янында торган, компьютер дисклары саклана торган стеллажны акрын гына аудара.
 
Наил. Бу йортта бер исән урын да калмый хәзер. (Ноутбукны – Илшат өчен иң кадерле әйберне – баш өстенә күтәрә). Монысын да бәреп ватам!
Илшат. Кирәкми зинһар!
Наил. Минем чын дөресен беләсем килә!
Илшат. Сөйлим, чын дөресен сөйлим, тик ноутбукка гына тимә! (Наил ноутбукны кире өстәлгә куя. Илшат бардан коньяк чыгарып шешәнең авызыннан гына эчә). Бөтенесен дә бәйнә-бәйнә сөләп бирсәм, миңа бүтән бәйләнмисеңме?
Наил. Ант итәм!
Илшат. Алайса, мин риза. Ни кызыксындыра соң сине?
Наил. Барысы да, барысы да, шайтан алгыры!
Илшат. Нинди дөреслекне беләсең килә, дип соравым.
Наил (ноутбукка тотынып). Шаярма минем белән!
Илшат. Ярар, ярар! Әйдә болай килешәбез: син сораулар бирәсең, мин чын күңелдән җавап биреп барам.
Наил. Сез кайчан Чәчкә белән... беренче мәртәбә...
Илшат. Беренче мәртәбә? Чәчкә белән? (Көлеп) Беренче курста!
Наил. Илшат!
Илшат. Бетте, бетте! Хәзер әйтәм...
Наил. Май башындамы?
Илшат. Әйе, шул тирәләрдә бугай...
Наил. Сизенгән идем аны!
Илшат. Өнме соң бу, төшме? Синме бу, Наил?
Наил. Сүзне икенчегә борма! Кайда булды бу хәл?
Илшат. Кайда дип... Нидә инде... Ай, Алла...
Наил. Кайда, дим!!!
Илшат. Нидә... Лифтта!
Чәчкә. Үләм, әстәгъфирулла!
Наил. Ә син кысылма ирләр сөйләшкәндә! Лифтта, дисеңме?
Илшат. Әйе, эштән кайтканда Чәчкә белән подъезд төбендә очраштык ул көнне. Лифтка бергә кердек, өскә күтәрелә башладык. Шунда – шап! Ул туктап калды! Көннәр әле яңа гына җылыта башлаган чак иде, урам тулы ярымшәрә хатыннар кызыктырып йөри, ә монда лифтта Чәчкә йөрәкләрне сикертә торган күлмәктән. Без бер-беребезгә терәлеп диярлек торабыз, аңардан шундый тәмле ымсындыргыч хушбуй исе килә иде. Яшь чактагы бәхетле минутлар искә төште дә, минем күзалларым караңгыланып китте... («Рольдән» чыгып). Бәлки, җитәр?
Наил. Юк, минем барысын дә беләсем килә, сөйлә!
Илшат. Мазохист! Ну, ярар! Әйе, күзалларым караңгыланып китте, мин үзем дә сизмәстән Чәчкәне кисәк кенә кочып алдым һәм без үбештек.
Наил. Ә аннары нәрсә булды?
Чәчкә. Мин туйдым бу кәмиттән, җитте!
Илшат (Чәчкәне кочып). Тынычлан, бәләкәчем, аның да белергә хакы бар. (Чәчкә, ачуы килеп, Илшатны этеп җибәрә).
Наил. Аннан соң нишләдегез? Сөештегезме?
Илшат. Лифттамы? Ә! Әйе, сөештек! Дөрес, лифтта маташырга бик уңайсыз, ләкин син бит беләсең, мин туганнан бирле йога белән шөгыльләнәм, шуңа күрә бер дә...
Наил. Йога белән? Ә нишләп минем бер дә күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады икән?
Илшат. Бәлки җитәр инде, ә?
Наил. Шул лифтта гына булдымы, әллә тагын очраштыгызмы?
Илшат. Нишләп лифтта гына булсын ди? Минме соң инде бер белән туктый торган кеше?
Наил. Тагын ничә мәртәбә очраштыгыз?
Илшат. Исәбен югалттым инде! Синең берәр җиргә китүең генә була, без шундук...
Наил. Ул синең белән нинди?
Илшат. Аңламадым?
Наил. Үзен ничек тота синең белән Чәчкә, дим?
Илшат. Гафу, караваттамы?
Наил. Әйе!
Илшат. У-у-у, мала-а-ай!!! Прәме гел песи кебек! (Чәчкәгә) Сиңа өйләнгәнче мондый түгел иде ул. (Тагын эчә.)
 
Наил бик куркыныч кыяфәткә кереп (Голливуд фильмнарындагы салкын канлы киллерларга пародия ясарга була) Илшатка таба атлый башлый. Чәчкә аркасы белән Илшатка терәлә, аны шулай каплап Наилдән яклакмакчы була.
 
Чәчкә. Наил, кирәкми!
Илшат. Туйдырдың син мине чистый, Наил! Үзең бит шушы дурдомны уйлап чыгарырга мәҗбүр иттең!
Чәчкә (Илшатка). Хәзер аның күзе-башы томаланган инде, аңы буталган, ул хәзер берни дә ишетми дә, күрми дә, котырган үгез кебек. (Наилгә) Псих тәре! Нәрсә карап каттың?!! Мин синнән курыкмыйм, белдеңме! Нәрсә, Наил? Чын дөресен беләсең килә инде, димәк, ә? Ярар алайса! Әйе, Илшат белән без сиңа хыянәт иттек!
Илшат. Врач чакырырга кирәк, монысы да ычкынды!
Чәчкә. Синең берәр җиргә киткәнеңне генә көтеп торабыз да, көне буе сөешәбез! Миңа аның белән бик рәхәт, Наил! Ул булдыра алганның уннан беренә дә сәләтле түгел син! Илшатка бу мәсьәләдә тиңдәшләр юк! Ул супер!!!
 
Наил кисәк кенә Чәчкәгә таба ыргыла, аның өстенә Илшат сикерә һәм ике ир идәнгә килеп төшәләр. Егылганда Наил башы белән идәндә торган 16 килолы гергә бәрелә.
 
Илшат. Авырттымы, Наил?
Наил. Кит әле! Ычкыныгыз моннан икегез дә!
Чәчкә (Илшатка). Нишләттең син аны?
Илшат. Нишләтим? Берни дә эшләтмәдем!
 
Чәчкә Наил янына йөгереп килә, аны башыннан сыйпый, үбә башлый, ә ул күзләрен йомып ята. Чәчкә кисәк сикереп торып Илшатның чәченә ябыша.
 
Чәчкә. Җүләрме әллә син?! Нигә тиясең аңа? Нишләттең син аны? Ул аңын югалткан! Кешенең баш мие селкенергә мөмкин!
Илшат. Ни селкенсен анда?! Мие юк бит аның грамм да!
 
Идәндә яткан Наил елый башлый. Чәчкә килеп аны юата.
 
Чәчкә. Елама, Наил... Ни булды, нигә елыйсың?..
Илшат. Чынлап елыймыни?
Чәчкә. Елый шул! Ул синең шикелле таш бәгырь түгел!
Илшат. Оятына авырлык килгән икән әле тагын үзе. Мин әллә инде көнләшүеннән сәпсим ычкынган микән дигән идем. Әйдә, тор, Наил, ятма этләнеп!
Наил. Бар тай моннан, белдеңме! Күрәсем дә килми сине!
Илшат. Карале кабахәт нәрсә ди, ә?! Син минем өйдә балавыз сыгып ятасың вапшыты.
Чәчкә (бик нык гаҗәпләнеп). Мин синең елаганны беренче мәртәбә күрәм, Наил!
Илшат. Бу аның сиңа иң зур бүләге! Ул аны бүгенге кебек тантаналы көн өчен махсус саклап тоткан!
Чәчкә. Уф, Аллакаччаем! Тагын ниләр генә күрәселәр бар икән?
Наил. Илшатка рәхмәт әйт, ул булмаса, чынлап әйтәм, үтерә идем мин сине! Аннан үземне... (Илшатка) Ә син мыегыңа чорнап куй – үлсәм үләм, тик Чәчкәне сиңа кире бирмим! Син үзең аннан баш тарттың, мин аны синнән талап алмадым. Бер әйбергә генә аптырыйм: ни табалар икән хатын-кызлар синдә шулхәтле? Нәрсәгә дип алар сиңа шулай чытырдатып ябышалар? Әллә синең берәр серең бармы? Юк, нигә дип әле син безнең арага керәсең? Нигә кирәк ул сиңа? Ә-ә-ә!!! Мин төшендем, ахрысы. Синдә шәхси милекчелек хисләре уянган. Ничек инде, шундый күз явын алдырдай хатын башта синеке иде дә, хәзер башка кешенең куенына кереп ятты. Әлбәттә, синең аны кире кайтарасың килә башлаган! Тик моның чынга ашмасын белеп, син хәсис карак кебек урлаша башлагансың, качып кына минем хатын белән очрашкансың. Козгын син, Илшат, белдеңме?! (Куен кесәсеннән пистолет чыгарып Илшатның маңгаена тери).
Чәчкә. Наил, җүләрләнмә! Каян алдың син ул пистолетны, үләм!
Наил (Чәчкәгә). Әйт дөресен, сез миңа хыянәт иттегезме? Алдашма миңа, юкса ике дә уйламыйм, атам дә үтерәм, сөяркәңне!
Илшат. Наил, ни белән телисең, шуның белән ант итәм! Мин сиңа сөйләгәннәрне яңа гына уйлап чыгардым! Син бит үзең мине мәҗбүр иттең!
Наил. Синнән сорамыйлар!
Чәчкә. Наил, җүләрләнмә! Минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем булмады!
Наил. Чәчкә, без бер-беребезгә ялганламаска сүз бирдек!
Чәчкә. Мин ялганламыйм, Наил! Мин сине яратам!
Наил. Алайса, бар да искечә булыр, дип ант ит!
Чәчкә. Ант итәм!
 
Наил пистолетның чакмасына баса. Пистолет уенчык зажигалка булып чыга һәм аның өстендә кечкенә ялкын яна башлый.
 
Минназыйм (Наил роленнән чыгып артистка әйләнә). Рәшидә! Мин аңламыйм, монда кемне уйнарга соң? Көнчелектән күзе-башы тонып котырган үгезнеме, әллә шаяртып кылана торган Наилнеме?
Рәшидә (Кулларына чәбәкләп сәхнәгә чыга). Стоп! Стоп!! Стоп!!! (Минназыймга) Син нигә ролеңне ташладың? Нигә образдан чыктың? Мин бит әле бернинди команда да бирмәдем?
Минназыйм. Ә син нигә кычкырасың? Нәрсә әйттем әле мин шулкадәр? Ай-һай оста да инде син, Рәшидә, кәефне төшерергә! Шундый шәп итеп уйный гына башлаган идем...
Рәшидә. Артистның үзе өчен дә, спектакль өчен дә, гомумән театр өчен дә аның «әйбәт уйнадым бүген» дип уйлавыннан да начаррак нәрсә юк! Әгәр ул үз-үзенә шундый бәя бирә икән, димәк, ул бу көнне бик начар уйнаган дигән сүз. Киресенчә «уф, үләм, бүген берни дә килеп чыкмады бугай» дип шикләнгән көнне, иң шәп итеп уйнаган вакытларының берсе булырга мөмкин.
Минназыйм. Ә нигә син минем белән мондый тонда сөйләшәсең? Ни беләсең соң син шулкадәр мине өйрәтерлек?
Рәшидә. Минназыйм, син үпкәләргә мөмкин, кычкырырга мөмкин, идәндә тәгәрәп еларга мөмкин, тик дөресе шул – син бүген астма белән интеккән карт бабай кебек уйнадың.
Минназыйм. Алайса, мин бу рольне уйнамыйм! Бүтән кеше уйнасын!
Рәшидә. Мин сине танымыйм! Нәрсә бу, Минназыйм? Бунт? Хәсән!
Хәсән (кереп). Әйе, Рәшидә Хәкимовна.
Рәшидә. Бунт ничек була татарча?
Хәсән (уйга калып). М-м-м... Ә! Гыйсъян!
Рәшидә. Кеше исеме түгелме соң ул? Бер дә татар сүзенә дә ошамаган.
Хәсән. Алайса, фетнә!
Рәшидә. Монысы шәп! Монысы ярый! Фетнә күтәрәсең, димәк, Минназыйм?
Минназыйм. Нинди фетнә тагын? Мин бары тик сорау гына бирдем. Мин чыннан да монда ни уйнарга кирәген аңламыйм.
Рәшидә. Ә без синеңчә нәрсә уйныйбыз?
Минназыйм. (...)
Рәшидә. Бәлки, трагедиядер?
Минназыйм. Юк.
Рәшидә. Бәлки, драмадыр?
Минназыйм. Юк.
Рәшидә. Мелодрамага да ошамаган бит, Минназыйм! Ни уйныйбыз, димәк?
Минназыйм. Комедия.
Рәшидә. Без водевиль уйныйбыз, Минназыйм, водевиль! Һәм әгәрдә синең актерлык багажыңда биш-алты штамп түгел, ә илле-алтмыш штамп булса, син водевильдәге рольне ничек уйныйм икән, дип баш ватмас идең. Монда миллион вариант бар!
Минназыйм. Мәсәлән?
Рәшидә. Пистолетның зажигалка... Хәсән! Зажигалканың татарчасы бармы?
Хәсән. Уткабызгыч.
Рәшидә. Пистолетның утаттыргыч икәне билгеле булгач, син шаркылдап көлеп җибәрергә мөмкин. Бусы булды бер! Илшатның күзенә карап телеңне чыгарырга мөмкин! Бусы булды ике! Күз кысарга мөмкин. Өч! Авыз читең белән генә елмаеп куярга мөмкин. Дүрт! Шартлап егылырга мөмкин. Биш! Мин бертуктаусыз саный алам, Минназыйм, син моны яхшы беләсең! Тик сиңа бу урында ничек уйнарга икәнен мин табып бирергә тиеш түгел! Мин санап киткән вариантлар бүтән йөзләгән театрларда меңнәрчә мәртәбә булган инде! Син үз хәрәкәтеңне, үз халәтеңне, үз кәефеңне, методыңны, яшәешеңне тоерга тиеш. Тойсаң, ул синең каяндыр эчеңнән, аң төпкелләреннән үзеннән-үзе бәреп чыгачак. Төшендеңме?
Минназыйм. Т-т-тырыш-ш-шып к-к-ка-а-арарм-м-мын...
Рәшидә (Минназыймга ярсып кычкыра). Камыр булма! Кулга ал үзеңне! (Башкаларның шаккатып карап торганын күреп ясалма елмая) Гел акырып кына тора икән бу моңа, дип уйламамагыз инде тагын. Кайчагында, бик нык артык дулкынланса, шулай тотлыга башлый ул. Андый чакта аңа встряска кирәк. Хәсән, «встряска» ничек була татарча?
Хәсән. Җилтерәтү.
Рәшидә. Юк, җилтерәтү дип әйтү генә аз бу очракта. Монда аны аптыратырга, көтелмәгән бер хәл белән шок хәлендә калдырырыга кирәк. Бары шул очракта гына ул үзенең гадәти халәтенә кайта. (Авыр сулап) И, Аллакаччаем! Дөньяны юктан бар иткәндә сиңа ай-һай авыр булган икән! (Минназыйм Рәшидә күрмәгәндә башка артистларга имән бармагын чигә тирәсендә әйләндереп ала). Хәсән!
Хәсән. Әйе, Рәшидә Хәкимовна.
Рәшидә. Әгәрдә драматург үзенең ни язасын чётко... «Чётко»ның татарчасы бармы?
Хәсән. Анык, төгәл.
Рәшидә. Әгәрдә драматург үзенең ни язасын анык белеп язса, – водевиль икән водевиль, трагедия икән трагедия, шайтан алгыры! – актерлар менә болай «нишлим икән, ни уйныйм икән?» дип гадать итеп утырмаслар иде.
Хәсән. Фал ачып.
Рәшидә. Нинди фал?
Хәсән. Гадать итүнең татарчасы фал ачу була.
Рәшидә. Мин белмим, Хәсән, нәрсәләр ачарсың син анда, тик болай булмый! Пьесаны яңадан язарга кирәк!
Хәсән. Тагынмы?
Рәшидә. Тагын!
Нәгыймә (кереп). Рәшидә Хәкимовна дөрес әйтә! Миңа калса, пьеса чиле-пешлерәк әле. Менә минем персонажны гына алыйк. Башта кереп чыга да, бетте-китте шуның белән. Бөтенесе парлы, бер мин йөрим сыңар сынык кебек!
Алмаз. Туймадыңмыни әле гомер буе уйнап? Кая инде сиңа бу яшьтә?
Нәгыймә. Алай димәгез, яшькә карамый ул! Һәр чорның үз мәхәббәте була. Олы яшькә җиткәч кенә тәмнәрен аңлый башлый торган яклары бар мәхәббәтнең!
Рәшидә. Кыскасы, уйла, Хәсән! Уйла, давай, уйла! Болай булмый!
Эльза. Бәлки берәр классик пьесага тотынырбыз? Алайса туйдырды инде ул хәзерге драматурглар! Аларның яза белми язган әйберләрендәге үле персонажларны күпме терелтеп интегергә була?! Әйтик, «Чайка»ны куярга булыр иде, «Кармен»ны, ахыр чиктә «Галиябану»ны.
Хәсән. Ахыр чиктә? Ахыр чиктә, дидеме ул? Мин дөрес ишеттемме?
Рәшидә. Эльза, әйттем бит инде мин сиңа авызыңны сирәгрәк ач, дип! Тешең күренә! Ә син, Хәсән, кирәкмәгән нәрсәләргә эмоция сарыф итмә. Давай, пьесаны эшләп бетер. Давай, давай, давай!!! Тәк! Бүгенгә шуның белән шул! Репетиция тәмам, саубулыгыз! Барыгызга да бик зур рәхмәт! Вәзирә кая икән?
 
Рәшидәдән кала барысы да сәхнәдән чыга, Вәзирә йөгереп керә.
 
Вәзирә. Тыңлыйм, Рәшидә Хәкимовна!
Рәшидә. Син директор белән сөйләштеңме?
Вәзирә. Әйе.
Рәшидә. Афишаның макеты әзерме әле?
Вәзирә. Афиша булмый, диде ул.
Рәшидә. Ни диде?!
Вәзирә. Финансированиене утыз процентка киметәбез ди.
Рәшидә. Нәрсә?!! Нинди утыз процент? Үз акылындамы ул сезнең директорыгыз? Ул болай да безгә кирәк акчаның яртысын гына бирде, хәзер шуның да өчтән берен печмәкче буламы?
Вәзирә. Бернәрсә эшли алмыйм, акча юк ди.
Рәшидә. Вәзирә! Теләсә нәрсә әйт, директор кабинетында идәннәргә ятып чәчләреңне йолкый-йолкый ела телисең икән, тик спектакльгә җитәрлек акчаны теләсә ничек тап!
Вәзирә. Мин нишли алам инде, Рәшидә Хәкимовна!
Рәшидә. Мин берни дә белмим! Акча тапмасаң, күземә күренмә, дурак калдырырга могу! «Могу» ничек була татарча?
Вәзирә. Белмим бит... Булдырам, бугай!
Рәшидә. Вәт! Монысын дөрес әйттең! «Без булдырабыз!» дип әйт директорга.
 
Вәзирә елап чыгып китә, Борын керә.
 
Борын. Йә, Рәшидә? Хәлләр ничек? Эшләр барамы?
Рәшидә. Төрлечә инде... Болай алга таба барган кебек.
Борын. Кайчан өлгертәсең спектакльне?
Рәшидә. Сөйләшенгәнчә инде, бер айдан.
Борын. Нинди бер ай? Һы, бер ай! Бер айда дүрт атна бар кимендә, дүрт спектакль чыгарып була дигән сүз!
Рәшидә. Ә үзегез тугыз ай репетиция үткәрдегез! Тугыз айда хатын-кыз бала таба!
Борын. Юк, Рәшидә, болай булмый! Гафу ит, бер ай көтә алмыйм! Мин шундый көчле әйбер таптым, белсәң?! Моннан утыз ел элек язылган булган, әле беркем дә куймаган. Сукырлар! Шуны да күрмәгәннәр – шундый алтын әйберне! Андагы ни, андагы нәмәстәкәйнең нитүе! Ул бөтенесен егып салачак, актарып атачак бөтен ниләрне! Ул спектакль түгел, ни булачак!
Рәшидә. Ни?
Борын. Бомба!!!
Рәшидә. Кемнең әйберсе соң ул?
Борын. Ничек инде кемнең? Минеке булачак!
Рәшидә. Пьесаның авторы кем дим.
Борын. Белмим, карамадым. Аның авторы хәлсез, зәгыйфь, талантсыз! Ләкин шәп язган, чукынчык! Ул әйберне кичекмәстән куярга кирәк, аңлыйсыңмы? Театр болай гына булырга тиеш түгел, монда ни, монда нәмәстәкәй нитәргә тиеш! Әллә нәрсәләр монда! Ярамый алай! Аңлыйсыңмы, дим?!
Рәшидә. Аңлыйм. Тик бер көн репетициямне дә бирмим. Безнең афишалар әзер инде, премьера – төп-төгәл бер айдан. Гафу итегез, тик сез үзегез миңа шундый максат куйдыгыз.
Борын. Менә гомергә шулай бу театрда! Бер җүнле әйбер табасың гына, эте дә, бете дә аяк чала башлый!
Рәшидә. Мин кем инде: этме, бетме?
Борын. Гафу ит, Рәшидә! Мин сине күзалдында тотып әйтмәгән идем.
Рәшидә. Тик монда, Барый Бадиханыч, безнең икебездән башка берәү дә юк!
Борын. Юк инде, Рәшидә, тыңлале мине...
Рәшидә. Юк, болай булмый! Бу спектаклемне генә чыгарыйм... (Йөгереп чыгып китә).
Борын (Рәшидәне куып тотарга тырышып). Рәшидә! Рәшидә, дим! Тыңлале мине!.. (Чыгып китә).
 
Кулына чүкеч-пычкылар тутырылган агач савыт тотып сәхнә эшчесе килеп керә, эшли башлый.
 
Эшче.
Ничә күрмим төнге суны –
Төнге сулар гел борчулы...
Аларда бит көн буена
Кем балыкта, кем коена,
Кем ял итә, кем туена.
Ничә төшмим төнге сулар
Ярга тиеп авыр сулар...
Телем-телем йортлар сына,
Телем-телем утлар сына...
Ул кем әйтә: сулар тына?
Ничә күрмим төнге сулар
Күкрәгеннән җылы чыгар...
Күтәрелә җылы томан,
Җәйләрдә дә һаман туңам,
Туңа дөнья Тукай сыман.
Төнге сулар, төнге сулар,
Төнге сулар гел моңсулар...
Моңы барның йөрәгеннән
Һәрвакытта җылы чыгар.
Соңга кадәр үзе туңар.
...Ярга тиеп, төнге сулар
Кеше кебек авыр сулар...
 
(Ут сүнә.)
 
III
Шунда ук.
 
Рәшидә тавышы. Утны сүндерегез! Ишек кыңгыравыннан башлыйбыз!
 
Илшат үзенә тиз генә чәй ясап компьютер янына килеп утыра һәм өчпочмак ашап ашыга-ашыга эшли башлый. Ишек кыңгыравы чылтырый. Илшат барып ишекне ача, Чәчкә керә.
 
Чәчкә. Сәлам, Илшат, тагын бер кат.
Илшат. Сәлам. (Янәдән компьютер янына барып утыра.)
Чәчкә. Җыена башлагач, бизәнергә дип көзге каршына килеп утырган идем, чәчләремне күрдем дә, юк, мин әйтәм, болай булмый! Тиз генә душ коенып чыгыйм әле дип ваннага керсәм, кайнар су юк! Ярый син күршедә генә торасың әле, Илшат. Менә ничек барыр идем мин бүген очрашуга шундый чәч белән, син булмасаң?
Илшат (борылмыйча да, өчпочмагын ашый-ашый). Ыһым.
Чәчкә. Һай, шундый тәмле булып өчпочмак исләре таралган! Әниең килеп киттемени?
Илшат. Ыһым.
Чәчкә. Ярар, комачауламыйм. Мин тиз чыгам.
 
Чәчкә ваннага кереп китә, Илшат компьютерда эшләп утыра. Ваннадан су аккан, Чәчкәнең җырлаган тавышлары килә. Бераздан су аккан тавыш туктый. Илшатның халатын киеп, башына тастымалдан чалма шикелле нәрсә урап Чәчкә ваннадан чыга. Шул мәлдә ишек кыңгаравы чылтырый. Илшат ишек янына килә, күзчектән кем килгәнен карый.
 
Илшат. Бетте баш!
Чәчкә. Ни булды?
Илшат. Нәркизә килде!
Чәчкә. Кайсы Нәркизә? Кем соң ул?
Илшат. Чәчкә, беләсеңме, мин аны үлеп яратам, тик ул шундый көнче! Сине монда күрсә!..
Чәчкә. Без бит бернинди начарлык та эшләмәдек, ач ишекне, хәзер үзем аңлатып бирәм барын да!
Илшат. Нәрсә соң ул «барын да»?
Чәчкә. Барын да инде! Без элек ир белән хатын идек, диярмен...
Илшат. Юк, болай булмый!
Чәчкә. Нигә?
Илшат. Чөнки ул минем бер мәртәбә өйләнеп аерылганымны белми. Белсә, баш бетте! Ул аерылышкан ирләрне кешегә дә санамый! «Җүнле ир беренче хатыныннан артмый ул», – ди.
Чәчкә. Кара, акыллы гына кыз икән үзе тагын!
Илшат. Кайберәүләрдән аермалы буларак!
Чәчкә. Син нәрсә әйтмәкче буласың? Нәрсә, мин җүләрмени?
Илшат. Алай бик акыллы булсаң әйт, нишләргә безгә менә хәзер?
Чәчкә. Каушама шулкадәр! Мин ваннага кереп торам. Син Нәркизәңне берәр хәйлә табып берничә минутка гына булса да урамга чыгарып җибәр. Ул арада мин өйгә сыптырам.
Илшат. Чәчкә! Син гений!!!
Чәчкә. Купшыланма, Илшат, матди яктан булышсаң, яхшырак булыр... (Ваннага кереп китә.)
Нәркизә (ишек артыннан тавышы ишетелә). Илшат!
Илшат. Кем бар анда? (Ишек янындагы элгечтә Чәчкәнең плащын күреп ала, аны ваннаның ишеген ачып эчкә ыргыта).
Нәркизә (ишек артыннан тавышы ишетелә). Бу мин, Нәркизә!
Илшат (бик шат тавыш белән). Нәркизә, килдеңмени?!
Нәркизә (ишек артыннан тавышы ишетелә). Син нигә миңа ишекне ачмыйсың?
Илшат. Ачам, матурым, ачам! Менә йөгерәм! (Ишек төбендә Чәчкәнең аяк киемнәрен күреп, аларны да ваннага ыргыта. Ниһаять ишекне ача).
Нәркизә (кереп). Исәнме! Нишләп шулай озак? Бер-бер хәл булмагандыр бит?
Илшат (эче аврткандай сыгыла, кулларын кендеге тирәсендә тота). Исәнме, сандугачым! Булды шул!
Нәркизә (куркып). Ни булды?
Илшат. Нидер ярамаган инде күрәсең, төне буе күңелем болганды, хәзер менә көне буе эч актарыла.
Нәркизә. Ашыгыч ярдәм чакыртыйк!
Илшат. Чакырдым инде, алар әле күптән түгел генә килеп киттеләр. Ашказанын юдырдылар.
Нәркизә. Һай, Аллам! Йөзләрең да агарып киткән. Ят әле әйдә, җиңелрәк булыр.
Илшат (ята да кире тора). Юк, болай булмый. Яткач, тагын да авыррак.
Нәркизә. Нәрсә ашадың соң син? (Компьютер янында торган өчпочмакны күреп ала). Өчпочмак ярамады микәнни? Кайсы кибеттән алган идең?
Илшат. Кибетнеке түгел ул. Аны бүген иртә белән әни алып килгән иде. Эч шундый буш, шундый ашыйсы килгән иде, берне кабып йоткан идем, шундук аттырып кире чыкты. Ваннага көчкә барып җиттем! Берүк анда керә күрмә! Анда аяк басар урын да юк, бөтен җирдә өчпочмак!
Нәркизә. Ә әниең сине ничек мондый хәлдә ташлап китте соң?
Илшат. Мин үзем кайтарып җибәрдем аны! Барыбер ярдәм итә алмый, нервыда уйнап кына утыра.
Нәркизә. Нишләргә соң инде хәзер?
Илшат. Вырачлар күмер ашарга куштылар, теге аптекада саталар бит әле кара дару сәдәпләрен, шуны.
Нәркизә. Нинди кара сәдәп?
Илшат. Ну, теге активированный уголь!
Нәркизә. Ә-ә-ә!!!
Илшат. Нәркизә, акыллым! Минем ике адым атларлык тә хәлем юк. Менә монда, ерак та түгел, урам чатында гына бер аптека бар, шуннан алып кайтып бирче, зинһар, миңа шул күмерне!
Нәркизә. Ярар, хәзер! Тик менә ваннага гына кереп чыгам да...
Илшат (сикереп торып ванна ишеген аркасы белән каплый). Юк, болай булмый! Сиңа анда керергә ярамый!
Нәркизә. Нигә?
Илшат. Соң әйтеп торам бит, төне буе күңелем болганды, аннан соң тагын көне буе. Анда бөтен җирдә өчпочмак – ванна, раковина, идән, көзге, унитаз! Бөтен нәрсә буялып беткән!
Нәркизә. Ярар, миңа көзге-раковиналары кирәкми! Минем Илшат ни... миңа керергә кирәк анда...
Илшат. Юк!!!
Нәркизә. Кысталдым мин, аңлыйсыңмы?!
Илшат. Мин бу йортның проектын ясаган архитекторны бәреп үтерер идем, билләһи!
Нәркизә. Нинди архитектор сөйлисең син? Аның ни гаебе бар?
Илшат. Соң ни гаебе бар дип, менә җүнле йортлардагы кебек бәдрәф аерым бүлмәдә, ванна аерым бүлмәдә булса, бу интегүләрем хәзер беткән булыр иде инде!
Нәркизә. Ничек активированный угольны архитектура белән бәйләп була, аңламыйм! Син ниндидер сәер бүген, Илшат! Бизгәк тотмыйдыр бит?
Илшат. Бизгәк? Әйе, вырачлар бизгәк тотарга мөмкин, диде. Сез андый вакытта берни дә аңлатып бирә алмаячаксыз, диделәр.
Нәркизә. Мин сине аңламыйм.
Илшат. Аңламыйсың, әлбәттә! Вырачлар да аңлатып бирә алмаячаксыз, диделәр бит инде.
Нәркизә. Минем тышка чыгасым килә!
Илшат. Аптекага барып кил инде башта!
Нәркизә. Юк, мин ул хәтле үк түзә алмыйм! Карале, син нигә мине ваннага кертмисең? Әллә берәр хатын-кыз шунда качтымы?
Илшат. Әйе, анда шәп-шәрә блондинка утыра! (Ясалма көлә).
Нәркизә. Кая җибәр әле мине!
Илшат. Нәркизә, алмам! Минем сиңа бик мөһим сүзем бар.
Нәркизә. Чыккач әйтерсең.
Илшат. Юк, миңа хәзер әйтергә кирәк!
Нәркизә. Янамыни?
Илшат. Дөрләп!
Нәркизә. Ярар соң, әйт, алайса.
Илшат. Ничек кенә кызганыч булмасын, кеше – камил җан иясе түгел.
Нәркизә. Тагын бизгәк тота башлады бугай.
Илшат. Кеше үзе теләмәсә дә, уйлап бетермәгәнлек, ялгышлык белән якын кешесен үпкәләтергә, хәтта рәнҗетергә мөмкин. Мин ялгыш ни кылсам, син миңа рәнҗер идең?
Нәркизә. Белмим...
Илшат. Уйлап карале!
Нәркизә. Ну... Әйтик... Мәсәлән, без өйләнешкән булсак...
Илшат. Әйе!
Нәркизә. Безнең балаларыбыз булса...
Илшат. Әйе!
Нәркизә. Син алар белән үзеңне бик дорфа тотсаң, мин сиңа үпкәләр, хәтта рәнҗер идем. Моңа юл куймас өчен бөтен булган көчемне куяр идем.
Илшат. Әйе, бу – гафу итәлмәслек нәрсә! Калганнарын гафу итеп була, шулай бит?
Нәркизә. Ләкин мин сине башка хатын-кыз белән тотсам, монысы тагын да гафу итәлмәслек хәл булыр иде! Инде фантазияне тагын да үстерсәң... Бусы сиңа кагылмый, әлбәттә, мин теоретик яктан гына әйтәм. Әйтик, син бер өйләнеп аерылган ир булсаң, ә аннары минем белән танышкач, кире эллекеге хатының белән очраша башласаң...
Илшат. Әйдәле, балалар темасыннан ерак китмик әле. Балалар бит алар – «яратам» дип типкән ике йөрәкнең мәхәббәт җимешләре!
Нәркизә. Илшат, гафу ит! Минем түзәр чамам калмады!
Илшат. Нәркизә, былбылым! Әйттем ич инде! Анда керерлек түгел! Анда бөтен җирдә өчпочмак!
Нәркизә. Ярар, өчпочмак өстеннән керермен.
Илшат. Нәркизә, җаным! Минем сиңа бик мөһим нәрсә турында әйтәсем бар!
Нәркизә. Син миңа яңа гына әйттең бит инде ул мөһим нәрсәңне!
Илшат. Юк, тагын берсе калды әле!
Нәркизә. Мин хәзер шартлыйм!
Чәчкә (ванна ишеген ачып). Керт инде, астына җибәрә бит хәзер!
Нәркизә (Чәчкәгә имән бармагы белән күрсәтеп). Кем бу, Илшат?!
Илшат. Нәркизә, йомшагым! Ул...
Нәркизә. Ул фахишәме, әллә синең дус кызыңмы?
Илшат. Ул...
Нәркизә. Фахишә булса, син мине бүтән күрмисең! Әгәрдә инде дус кызың икән, мин сине хәзер үк бәреп үтерәм!
Илшат. Нәркизә, күз нурым! Ул гаепле түгел...
Нәркизә («Бриллиантовая рука» фильмындагыча кыланып күрсәтә). Не виноватая я! Он сам пришёл!!!
Илшат. Мин дә гаепле түгел.
Нәркизә. Шулаймыни?
Чәчкә. Карагыз әле, акыллым...
Нәркизә. Ә син!.. Өчпочмак!!! Тик кенә тор, кысылма! Кыстыбыйга әйләнүең бар! Ә син, Илшат, бик авыр булса да, көчеңнән килсә әлбәттә, тыңларга минем түземлегем җитсә, аңлатып бирсәңче! Ничек инде ул синең ваннадан күз явын алырлык...
Чәчкә. Сез бигрәк инде, минем әле чәчләрем дә кипмәгән!
Нәркизә. Әйе, әйе, күз явын алырлык яп-яшь хатын-кыз чыгып килә, тик ул да, син дә гаепле түгел икәнсез!
Чәчкә. Мин хәзер сезгә барын да аңлатам...
Нәркизә. Минем Илшатның версиясен тыңлыйсым килә! Юк, чыннан да ни уйлап чыгарырсың икән?
Илшат. Ничек инде версиясен?! Ул ни дигән сүз?! Нәркизә, йөрәк маем, биредә син уйлаган әйбер булмады, була да алмый иде!
Нәркизә. Ә син минем ни уйлаганны каян беләсең?
Илшат. Нинди кешеләрсез, ә? Ир белән хатын бер квартирада очрашсалар, шундук әллә нәрсәләр уйлап чыгара башлыйлар! Юк, болай булмый!
Нәркизә. Ә ничек була?
Илшат. Соң син бит үзең дә безнең арада берни дә булмаганын беләсең ич!
Нәркизә. Мин иртәрәк килдеммени?
Илшат. Соң син аңа күз сал ичмасам!
Нәркизә (Чәчкәгә карап). Ә син безне таныштырмадың бит әле!
Илшат. Бу – Чәчкә! Чәчкә, бу – Нәркизә!
Нәркизә. Ярар, шуннан?
Илшат. Нәрсә шуннан?
Нәркизә. Ярар, ул – Чәчкә. Шуннан ни? Кем ул? Нишли синдә?
Илшат. Ул... Ул минем сеңелем!
Нәркизә. Мин дөрес ишеттемме?
Илшат. Әйе, әйе, дөрес ишеттең! Иртәме-соңмы бу турыда барыбер бөтен кешегә дә әйтергә кирәк иде инде...
Нәркизә (колакларын сыпырган булып). Мин туйдым бу кәмиттән! Токмач элергә башка колаклар эзлә, яме! (Чыгу ягына китә).
Илшат. Нәркизә, син кая киттең?
Нәркизә. Кая булса да барыбер түгелмени! Ә сиңа гел борчыласы юк, синең яныңда шундый тәмле «сеңелең» кала бит. Юатырга! Икегезгә бер шөгыль табырсыз әле!
Илшат. Нәркизә! Ничек оят түгел сиңа сеңелем турында шундый оятсыз сүзләр әйтергә!
Нәркизә. Мин бер нәрсәне генә аңламыйм! Нишләп сеңелең булуы турында бүген генә билгеле булды? Кайсы базда ябып тоттың син аны моңа кадәр?
Илшат. Бүлдермичә, тыныч кына тыңларга сүз бир.
Нәркизә. Тырышып карармын. Миңа чыннан да кызык: ни уйлап чыгарырсың икән!
Илшат. Минем сиңа әйткәнем бар инде, әтием белән әнием миңа биш яшь булганда аерылыштылар.
Нәркизә. Син мөгаен әтиең ягына тарткансыңдыр, бер дә гаилә корып тыныч кына яши торган иргә охшамагансың.
Илшат. Нәркизә, гөлем! Син бит бүлдермим, дидең.
Нәркизә. Тырышырмын, дидем мин!
Илшат. Тырыш инде, тырыш, зинһар өчен! Алайса мин болай да дулкынланам, фикерләрем чуала, син дә атлаган саен бүлдерсәң, бөтенләй сөйләп-аңлатып бирә алмам, дип куркам.
Нәркизә. Курыкма, мин сиңа үзем булышырмын.
Илшат. Нидә туктап калдым әле мин?
Нәркизә. Әти-әниләрең сиңа биш яшь булганда аерылышкан.
Илшат. Әйе! Мин әтине бик сирәк күрә торган идем, һәрбер очрашу минем өчен бәйрәм иде. Әлбәттә, кечкенәрәк чакта без кафе-киноларга йөрдек, циркка дигәндәй, ә үсә төшкәч, әти миңа торган саен күбрәк кирәк була башлады. Аның киңәшләре, аның минем теге яки бу уңышларымны, йә булмаса уңышсызлыкларымны ничек бәяләвен белү кирәк иде.
Нәркизә. Син Мамадышка Париж аркылы киттең бугай, Илшат!
Илшат. Юк-юк! Хәзер син барын да аңларсың! Миңа уналты яшь тулгач, әти миңа кызы, ягъни, минем сеңелем барлыгын әйтте. Тормыш булгач, бар да була, дигәндәй, ул минем белән бер елда туган. Әлбәттә инде, әни бу турыда берни дә белмәгән, мин дә әйтмәдем. Ни өчен дигәндә, бергә тормасалар да, алар бер-берсен барыбер яраттылар, әти дә өйләнмәде, әни да кияүгә чыкмады. Әтинең кызы барлыгын белсә, әни ким дигәндә аның чәчләрен йолкып бетерер иде!
Чәчкә. Әйе, аннан соң бит әле безнең әтиебез бик куркак иде. Аның улы да, Илшатка бармак белән төртеп күрсәтмибез инде, (үзе төртеп күрсәтә) әтисенә бу ягы белән дә бик нык охшаган!
Илшат. Үләр алдыннан әти миңа: «Сеңелеңне ташлама», – дип васыять әйтеп калдырды.
Чәчкә. Ярар, мин китә торыйм. Миннән башка гына тынычлап аңлашып бетерсез.
Илшат. Мин сине урамга чыкканчы озата төшәм.
Нәркизә. Юк, юк, сез калыгыз, мин китәм.
Илшат. Нәркизә, гүзәлем! Нишләп син мине әле һаман көнлисең?! Күзләреңне ачып кара инде ичмасам! Безнең абый белән сеңел икәнебез йөзебезгә язылган бит, игезәкләр кебек охшаган бит без!
Нәркизә. Сезме?!
Илшат. Әти шулай ди торган иде һәрхәлдә.
Нәркизә. Сез өчәүләп тә очраша идегезме?
Илшат. Елга бер-ике мәртәбә генә берәр кафеда чәйләп утыра торган идек.
Нәркизә (Чәчкәгә). Якын кешеләреңне сирәк күргәч, бик моңсудыр?
Чәчкә. Әйе... Ни дисәң дә, туган – туган инде ул...
Нәркизә. Чәчкә, ә сез бу квартирада еш буласызмы?
Илшат. Юк, ул беренче мәртәбә килде бүген! (Чәчкәгә) Синең бирегә килгәнең юк иде бугай бит?
Чәчкә. Юк, юк!
Нәркизә. Димәк, сез бүген кафеда түгел, ә өйдә очрашырга булдыгыз инде? Аңлашыла, кафеда уңайсыз, кеше күп, ә монда берәү дә юк, аның урынына җылы һәм йомшак ятак бар.
Илшат. Юк инде! Чәчкә бүген миңа шылтыратты телефоннан. Абыем, диде ул миңа. Аның белән гел әллә нинди мәзәк хәлләр була, мин моңа күнеккән инде. Абыем, диде Чәчкә, миңа сине кичекмәстән күрергә кирәк, диде. Син беләсең бит, Нәркизә, күз нурым, минем дә вакытым тыгыз чак, иң бай клиентка тиз арада заказ ясап җитештерәсем бар. Вакытым юк, мин әйтәм. Шунда Чәчкә гел ялварып сорый башлады, хәтта каршыма тезләнде.
Нәркизә. Тезләнде? Телефоннанмы?
Илшат. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Тезләндең бугай бит, Чәчкә?
Чәчкә. Әйе, әйе, тезләндем!
Илшат. Шул чакта инде мин бирелергә мәҗбүр булдым, ярар инде алайса, мин әйтәм, кил.
Нәркизә. Шулкадәр мөһим ни әйтте инде сиңа Чәчкә?
Илшат. Нәркизә, син беләсең бит инде, кызларның башында бер генә нәрсә – гыйшык-мыйшык, мәхәббәт. (Чәчкәгә) Ә нишләп син бер сүз дә әйтмисең? Әйдә, син дә сөйлә!
Чәчкә. Минме?
Илшат. Әйе инде, син! Күреп торасың бит, ул миңа ышанмый. Йә әйдә, әйт инде! Андый чакта нәрсәсен яшереп торасың инде аның?
Чәчкә. Ярар алайса, әйтәм. Мин балага уздым.
Илшат. Менә сиңа кирәк булса, вәт! Вәт нәрсә әйтергә дип килде ул бүген миңа!
Нәркизә. Син «сеңелеңә» бала ясап бирдеңмени?
Илшат. Нәркизә, алмам! Ничек телең әйләнә синең шундый сүз сөйләргә?
Нәркизә. Гафу ит, ләкин мин берни дә аңламыйм.
Илшат (Чәчкәгә). Баланың атасы кем? Әйт хәзер үк Нәркизәгә!
Чәчкә. Юк, мин оялам.
Илшат. Оялма, әйт!
Чәчкә. Нәркизә ул егетне барыбер белми.
Илшат. Әйт, әйт! Юкса ул әллә ниләр уйлар тагын!
Чәчкә. Ул... Ул бер егет.
Нәркизә. Имәндә икән чикләвек!
Илшат. Ул очучы!
Чәчкә (Илшат белән бергә әйтә). Ул хәрби.
Нәркизә. Очучымы, хәрбиме?
Илшат. Ул хәрби очучы!
Нәркизә. Төшенә башладым бугай... Әлбәттә инде, аның бу бала турында ишетәсе дә килми?
Илшат. Күз алдыңа китерәсеңме?! Ул тоткан да, сәмәлүтенә утырып очкан да киткән!
Нәркизә. Чәчкә, ә сезнең әлбәттә ул баланы табасыгыз килә инде?
Илшат. Нинди бала табу ди ул? Аның укып бетерәсе бар!
Нәркизә. Сез әле укыйсызмыни, Чәчкә?
Чәчкә. Әйе, икенче югары белем алам.
Нәркизә. Сез Казанда укыйсызмы?
Илшат. Юк, ул Ижауда укый. Казанда бик сирәк була. Бу юлы да минем янга акча кирәк булганга гына килде. Мин аңа акча бирмәкче идем, Нәркизә йолдызым!
Нәркизә (Чәчкәгә). Ә әниегез нәрсә ди?
Чәчкә. Әнием?
Нәркизә. Әйе, сезнең әниегез бардыр бит?
Чәчкә. Әнием, әйе, бар.
Нәркизә. Ул ни ди соң?
Чәчкә. Ни турында?
Нәркизә. Сезнең балага узу турында.
Чәчкә. Ә-ә-ә!!! Ә ул әле белми!
Нәркизә. Сез аңа әйтмәдегезмени?
Илшат. Чынлап та әниең белмиме?
Чәчкә. Ю-у-ук. Әйтергә кирәк идемени?
Илшат. Дөресен әйткәндә, белмим. Бәлки, әйтмәсәң яхшырактыр да. (Нәркизәгә) Чәчкә әнисенең кәефен төшерүдән курка. Ул шундый нечкә күңелле ханым!
Чәчкә. Әйе, ул йөрәге тотып үләр иде!
Нәркизә. Шунысы да аңлашылмый, нигә синең сеңелең бөтен киемнәрен, хәтта аяк киемнәрен дә җыеп ваннага кереп качты?
Илшат. Ул сиңа сюрприз ясамакчы иде.
Нәркизә. Алай булса аның нияте барып чыкты!
Илшат. Без кечкенә вакытта аның белән качышлы уйнарга ярата торган идек.
Нәркизә. Кайда? Кафедамы?
Илшат. Ә? Әйе, кафеда! Анда качар урын да юк бит инде, аннан соң, әйткәнемчә, бик сирәк очраша торган идек. Күрәсең, кечкенә вакытта туйганчы уйнап бетерә алмаган, шуңа күрә менә хәзер дә, үскәч тә, һаман качышлы уйнап йөри.
Нәркизә. Кечкенә вакытта ими имеп туймаган булса, нишләрсең?
Илшат. Ә юк! Андый проблема юк!
Нәркизә. Син күмерсез дә үзеңне яхшырак хис итә башладың ахрысы, Илшат?
Илшат. Әйе, вырачлар ашказанын юдыртканнар иде, шуның файдасы тиде, ахрысы. Менә хәзер, Нәркизә аппагым, син барын да беләсең. Менә ул мин, синең каршыңда басып торам һәм үземне шәп-шәрә торгандай хис итәм, чөнки минем хәзер син белмәгән бер серем дә калмады.
Чәчкә. Ярар, хәзер китсәм дә ярый торгандыр инде. Саубулып тор... Абыем!
Илшат. Саубул, сеңелем! Акыллы бул, яме!
Нәркизә. Сез кунакханәгә киттегезме?
Чәчкә. Кунакханәгә?
Нәркизә. Вакыт соңарып килә ич инде, төнгә юлга чыкмыйсыздыр бит? Кунакханәдә кунасызмы дип соравым?
Илшат. Юк, ул кунакхәнәдә кунмый, ул апасында куна.
Чәчкә. Әйе, Гайниямал апада.
Нәркизә. Ул кайда яши соң?
Илшат. Казанның гел икенче ягында, Әмәт тавында.
Нәркизә. Анда хәтле барырга ерак ич! Синең машинаң монда, йорт янында гынамы?
Илшат. Әйе, ә нигә?
Нәркизә. Әйдә, без аны илтеп куйыйк.
Илшат. Нәркизә, күз нурым, син бит үзең дә бик яхшы белеп торасың, минем бер секунд та вакытым юк, заказым яна!
Нәркизә. Алайса, Чәчкә, сез бүген монда гына куныгыз! Мин сезнең белән танышуыма бик шатмын, сөйләшеп утырырбыз. Минем сезгә бик күп сорауларым бар. Илшатның сеңелесе булгач, мин сезнең турыда барын да белергә телим.
Илшат. Юк, болай булмый! Ул миндә куна алмый!
Нәркизә. Ник?
Илшат. Ник, ник! (Чәчкәгә) Ә син нигә бер сүз дә әйтмисең? Син әйт ник икәнен!
Чәчкә. Ни әйтергә дә белмим шул, апама якынрак берәр җирдә яшисе калган да бит... (Пауза. Эльза Чәчкә роленнән «чыгып») Монда ишек кыңгыравы чылтырарга тиеш. (Тавыш һәм ут белән эшләүчеләргә) Әй, егетләр, йоклап киттегезме әллә анда?! Кыңгырау тавышын бирегез инде, Минназыйм керәлмичә тора бит!
 
Ишек кыңгыравы чылтырый. Илшат барып ишекне ача, Киптерелгән балык һәм сыра күтәреп Наил ролен башкаручы Минназыйм керә.
 
Наил (Илшат белән кул кысып исәнләшеп). Ну, нәрсә, братан?! Сылыйбызмы бөерләргә шәп кенә иттереп, ә?
Эльза (кулындагы кечкенә көзгегә каранып). Мин бу алсу күлмәкне киеп уйный алмыйм! Аны кигәч, мин дуңгызны хәтерләтә башлыйм, минем муеным югала!
Рәшидә (Кулларына чәбәкләп сәхнәгә чыга). Стоп! Стоп!! Стоп!!! (Эльзага) Син ник рольдән чыгасың? Спектакль уртасында рольдән чыккач, ничек икенче яртысын уйнап бетерергә җыенасың?
Эльза. Ник? Бу репетиция генә ич! Спектакль уйнаганда эшлим мин аны.
Рәшидә. Эшлисең, пычагым! Репетиция вакытында ничек бара, спектакльдә дә шулай барачак бит инде ул! Кыңгырау тавышы бирмәгәнгә дә рольдән чыга башласаң?! (Минназыймга) Ә син ник анда ярты гасыр кыңгырау биргәннәрен көтәсең?
Минназыйм. Соң мин кыңгыраудан соң керергә тиеш бит!
Рәшидә. Бәлки аны бөтенләй бирмәсләр?
Минназыйм. Ничек инде?
Рәшидә. Тишек инде!
Минназыйм. Ә нишләргә тиеш соң мин?
Рәшидә. Ишек шакы! Илшат ишекне ачып җибәргәч, кыңгыравың ватылган, ахрысы, басам-басам, чылтырамый, дигән бул! Юк, туктагыз әле! Болай булмый!!! (Башын куллары белән каплап сәхнәгә тезләнеп утыра. Пауза). Әйтегез әле миңа, без ни уйныйбыз? Ни турында бу пьеса?
Халидә (кереп). Соң билгеле инде, ана турында?
Рәшидә. Нинди ана?
Халидә. Улын бәхетле итәргә теләгән, аңа әйбәт тормыш иптәше табып бирергә хыялланган, ләкин шул ук вакытта йөрәк парәсе белән элемтәләрен югалткан, күңел җепләрен бутаган ана турында.
Эльза. Миңа калса, Чәчкә турында бу! Аның беренче иремне ташлап ялгышмадым микән, дип бәргәләнүе турында.
Алмаз. Дурдом!
Рәшидә. Стоп! Стоп!! Стоп!!! Менә күрәсеңме, Хәсән?! Беркем дә аңламый синең пьеса ни турында икәнен. Нигә син бер ярдан икенчесенә бәргәләнәсең?! Йә Халидә килеп керә тик торганнан, йә бернинди сәбәпсез Наил килеп керә, ә Нәркизә керүе, аннан да битәр Илшатның ялганы белән син мине хәзер бөтенләй бутап бетердең! Классик драматургиядә, бигрәк тә көнбатыш драмаларында биш-алты сюжет борылышы була, ә син берсен башыннан азагына кадәр алып чыга алмыйсың! Жанр таләпләренә туры китереп!!!
Эльза. Әйттем мин сезгә берәр классика гына куйыйк дип!
Минназыйм. Әйе, ничектер ниерәк шул... Белмим ничек әйтергә дә...
Рәшидә. Ә мин беләм! Чөнки сүз сөйләшәләр дә, сүз сөйләшәләр, сүз сөйләшәләр дә, сүз сөйләшәләр! Бик күп сүз сөйләшәләр! Ә спектакль бит ул сүз сөйләшү түгел, ул – хәрәкәт!
Хәсән. Нигә соң алайса сәхнә буйлап йөгереп йөрегез, чыдый алмасагыз?!
Рәшидә. Андый хәрәкәт турында сүз бармый бит, Хәсән! Йөгерү турында әйтмим мин. Болай булмый, пьесаны эшләп бетерергә кирәк!
 
Хәсән кесәсеннән зур кулъяулык чыгарып маңгаен сөртә, борынына ниндидер дару тамызырга тели, тик ул беткән булып чыга. Ул ачуыннан дару савытын идәнгә бәрә.
 
Хәсән. Үзең эшләп бетер! Тегесе дә ярамый сезгә, монысы да! Алайса, үзегез языгыз, үзегез куегыз, үзегез уйнагыз! Ятыгыз болганып үз казаныгызда! Үзегезгә булсын театрыгыз! Алар өчен булсын дип тырышып йөрисең! (Чыгып китә).
Минназыйм. Чыннан да үзеңә язып бетерергә кала инде хәзер сиңа, Рәшидә. Мин Хәсәнне беләм, нык кире кеше ул! Эшләмим дисә, үтереп тә эшләтеп булмый аны!
Рәшидә. Син үз акылыңдамы, Минназыйм?! Мин күз алдына да китерә алмыйм язу эшен! Мин гомумән аңлый алмыйм, ничек кеше пьеса яза ала?! Кайсы башыннан тотыналар аңа?!
Минназыйм. Менә берочтан күзалдыңа да китерәсең инде.
 
Рәшидә тиз-тиз атлап чыгып китә.
 
Гөлгенә. Борын күренми әле нишләптер соңгы араларда...
Эльза. Тагын Төркиягә киткәндер. Елга ике-өч мәртәбә шунда барып ял итеп кайта бит ул. Анда раки күп ди!
Нәгыймә (кереп). Раки? Ни соң ул раки?
Эльза. Аракы ни соң? Минназыйм, синең белән спектакльнең кайбер урыннарын кабатлап чыгарга иде.
Минназыйм. Бүген түгел, вакыт юк бүген. (Чыгып китә).
Эльза. Минназыйм, туктале, бер сүз әйтәсем бар иде сиңа! (Минназыйм артыннан чыгып китә).
Нәгыймә (Алмазны терсәгеннән эләктереп бер читкә алып китеп). Минем дә сиңа бер сүзем бар иде. Минем кызым тирәсендә чуалганыңны күрсәм тагын бер, аягыңны сугып сындырам, аңладыңмы?
Алмаз (кулын ычкындырып). Әйе, менә синнән сорап торган ди! (Чыгып китә).
Гөлгенә (Хәсән булып кылана). Үзегез языгыз, үзегез куегыз, үзегез уйнагыз, үзегезгә булсын театрыгыз! (Ягымлы тавыш белән) Күзлекле сукыр син, Хәсән!
Нәгыймә. Ни сөйләнәсең син, кызый?
Гөлгенә. Нәгыймә апа?! Сез китмәдегезмени?
Нәгыймә. Гафу ит, Гөлгенә! Тик мин сине качып тыңлап тормадым, ялгыш кына ишеттем. Тик тормыш иткән кеше буларак, үземне сиңа бер киңәш бирергә бурычлы дип саныйм.
Гөлгенә. Нинди киңәш?
Нәгыймә. Бер дигән ирең бар! Үзе яшь, үзе чибәр, үзе банкта вице-президент, шәһәрнең бер шишкасы, кем әйткәндәй. Бөтен театр сиңа көнләшеп һәм кызыгып карый. Каян ничек эләктерде микән ул аны ди!
Гөлгенә. Мин эләктермәдем аны, ул үзе мине эләктерде. Спектакль карарга килгән дә...
Нәгыймә. Анысын син башка кешегә сөйләрсең, яме! Мин инде бу дөньяда күпне күргән. Эләктертәсе килмәсә, эләктертми хатын-кыз!
Гөлгенә. Юк, чынлап әйтәм! Ул миңа чынлап торып игътибар иткән, хәтта тәкъдим ясаган беренче ир-ат булды. Мин, җүләр, аны-моны уйламыйча тоттым да, ризалаштым.
Нәгыймә. Беренче ирең тәкъдим ясамадымыни?! Бусы икенчесе түгелме соң инде?!
Гөлгенә. Белмәгән нәрсәгез юк сезнең, Нәгыймә апа!
Нәгыймә. Өчәү белгәнне чучка да белә, ди нимесләр.
Гөлгенә. Юк, беренче ирем миңа тәкъдим ясамады. Беренче курста укыганда өйләнештек бит без аның белән. Шаярып кына: «Әйдә, өйләнешик», – дигән идем, ул риза булды. Хәсәннең менә бу соңгы пьесасындагы кебек.
Нәгыймә. Әйтәсе килгән сүзем шул сиңа, Гөлгенә! Балда-майда гына йөзәсең, иреңнән шүрләп театрда да сиңа беркем дә артык каты килеп бәрелми. Сакла бәхетеңне! Бәхет – ул шундый кош, аз гына учыңны ачтыңмы, оча да китә! Як-ягыңа каранма, иреңә генә карап тор!
Гөлгенә. Аның белән күңелсез миңа, Нәгыймә апа! Ул сәнгатьтән бик ерак кеше. Аның башында акча гына. Ни турында сөйләшмәк кирәк аның белән?! Безнең уртак бернәрсәбез дә юк.
Нәгыймә. Бала тап! Менә булыр уртак нәрсәгез! Дөресрәге кемегез!
Гөлгенә. Ә минем аны сөйгән кешемнән табасым килә шул.
Нәгыймә. Мәсәлән, Хәсәннән! Шулаймы?
Гөлгенә. Хәсән талантлы ул, нечкә күңелле кеше һәм күзлекле сукыр!
Нәгыймә. Җүләр син! Минем сүзләремне тыңламасаң, очып китәр бәхетең, сизми дә калырсың! Терсәгең якын булыр, тешли алмассың! Исеңә төшәр Нәгыймә апаң, тик соң булыр. Ходай язмасын! Әйдә, кайтасыңмы? (Чыгу ягына китәләр).
Гөлгенә. Ә ирем миңа: «Театрдан кит», – ди. «Йә театр, йә мин», – ди.
Нәгыймә. Ашыкма җавап бирергә! Ныклап уйла!
Гөлгенә. Нәрсәсен уйлыйсың инде аның?! (Чыгып китәләр).
 
Кулына чүкеч-пычкылар тутырылган агач савыт тотып сәхнә эшчесе килеп керә, эшли башлый.
 
Эшче.
Яздан тора дәвам,
Яздан тора,
Илгә кайтып безнең табигатьтә
Яши алыр киек каздан тора
Дәвам яздан тора.
Көчтән тора дәвам,
Көчтән тора,
Үткән белән бүген җитәкләшеп
Бара торган үзгәрештән тора
Дәвам эштән тора.
Сүздән тора дәвам,
Сүздән тора,
Кеше заты синең сүзең белән
Китеп бәхет тапкан эздән тора
Дәвам бездән тора.
Хистән тора дәвам,
Хистән тора
Туган телең дигән Ана йортка
Җыелып килә алыр күчтән тора.
...Ә чын язмыш
Үзең язган гына...
Аздан тора дәвам,
Аздан гына...
 
(Ут сүнә).
Беренче пәрдә тәмам.
 
* Өлешчә компилятив ысул белән язылган дусларча шарж

Равил САБЫР


Фото:https://in.pinterest.com/


 
Комедиянең дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №1, 2021 ел.

Комментарийлар