Логотип «Мәйдан» журналы

Бөек шагыйрь истәлегенә чыршы утыртылды

Бүген Татар дәүләт филармониясе паркында бөек шагыйрь Габдулла Тукай истәлегенә чыршы утырту тантанасы узды. Фото: tatfil.ru/tatЧарада Татар филармониясендә хезмәт куеп, Тукай исемендәге югары бүләккә...


Бүген Татар дәүләт филармониясе паркында бөек шагыйрь Габдулла Тукай истәлегенә чыршы утырту тантанасы узды.



7rZMMNnXwQI Фото: tatfil.ru/tat
Чарада Татар филармониясендә хезмәт куеп, Тукай исемендәге югары бүләккә ия булган шәхесләр, филармониянең иҗат коллективлары, ветеран артистлар, ветеран журналистлар, күренекле җырчылар һәм язучылар, яшь шагыйрьләр, татар мәктәпләре укучылары катнашты.
Ә чыршы төбенә Тукайга мәдхия сүзләре салынган капсула куелган. Әлеге капсула – киләчәккә Тукай юллары белән язылган хат.
61NjVvoH2Ls
Паркта Тукай сүзләренә язылган җырлар, шагыйрьнең мәшһүр сүз осталары тарафыннан укылып яздырылган әсәрләре яңгырады, сүз осталары, язучылар чыгыш ясады, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.
 

Комментарийлар