Логотип «Мәйдан» журналы

Бөек Җиңүне бәйрәм итү чараларында республика буенча 600 мең кеше катнашачак

Май аенда республикада зур чаралар көтелә. Традицион рәвештә 1 Май бәйрәмендә шәһәр һәм районнарда сәяси партияләр вәкилләре митинглар, пикетлар, демонстрацияләр оештырачак. Шул ук көнне правосла...


Май аенда республикада зур чаралар көтелә.


372323573
 

Традицион рәвештә 1 Май бәйрәмендә шәһәр һәм районнарда сәяси партияләр вәкилләре митинглар, пикетлар, демонстрацияләр оештырачак. Шул ук көнне православие халкы Пасха бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Алардан тыш, республика территориясендә җиңел атлетика буенча сигез эстафета үткәрү каралган. Ярминкәләр, концертлар, флэшмоб кебек күп кеше катнашындагы чара быел да шактый булачак. Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүдә республика буенча 600 мең кеше катнашыр дип ниятләнелә, шуларның 155 меңе – Казанда.


Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау һәм республиканың башкарма хакимияте белән җирле үзидарә органнары элемтәсен оештыру идарәсе башлыгы Надир Закиров сүзләренчә, бәйрәм алдыннан һәм аларны үткәрү көннәрендә полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчерелә.
– Вандализм актларын булдырмау һәм Сугыш даны монументын, һәйкәлләрне саклауны тәэмин итү максатында 1-12 май көннәрендә алар янында тәүлек буе кизү торачаклар. Сквер, парк, бакча ширкәтләре, урман зоналары да полиция күзәтүе астында булачак. Бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен 5500 эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, 150 курсант, 350 хәрби хезмәткәр, 400дән артык шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре, 1000 ирекле халык дружина вәкиле саклаячак, – дип сөйләде полиция полковнигы  Надир Закиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
2 майда Казанда “Зенит” һәм ЦСКА командалары арасында футбол буенча Россия кубогы финалы матчы узачак. Матч “Kaзан-Арена” стадионында була. Матчны карарга 8 меңләп җанатар килер дип көтелә. Машиналар белән килүчеләргә транспорт чараларын “Татнефть-арена” боз сарае, “Леруа Мерлен”, “Мегастрой”, «Парк Хаус” сәүдә үзәкләре, “Ак барс” көрәш сарае сарае тирәсендәге парковкаларда калдырырга киңәш ителә. Надир Закиров хәбәр итүенчә, матч барышында тәртип бозулар һәм гадәттән тыш хәлләр булмаска тиеш.

 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар