Логотип «Мәйдан» журналы

Битлекләрне үзебез тегәбез

Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк.Битлексез урамга чыгарга куркыныч. Чыннан да, коронавирус һәркайсыбыздан үзебезгә, якыннарыбызга, тирә-юньдәгеләргә игътбарлылык таләп итә....

Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк.
maska
Битлексез урамга чыгарга куркыныч. Чыннан да, коронавирус һәркайсыбыздан үзебезгә, якыннарыбызга, тирә-юньдәгеләргә игътбарлылык таләп итә. Битлекләр ясауның төрле ысулы бар. Фотодагы рәсем буенча битлек тегеп кияргә мөмкин. Аны тегү җиңел, шул ук вакытта, аны киеп йөрү уңайлы. Бары тик рәсемдә күрсәтелгән эскизны ике кат тукыма куеп кисәргә һәм аларны тоташтырырга гына кирәк. Ә тукыманың читләрен башта каеп чыгарга кирәк. Әгәр дә тукыма кара төстә икән, кызлар аның читләрен башка бер төс  белән каеп чыга ала. Битлекне юып, үтүкләп күп тапкыр кияргә мөмкин.
Әгәр дә тегәргә мөмкинлек юк икән, степлер, марля ярдәмендә дә битлек ясарга мөмкин. Марляны 20 сантиметр озынлыкта һәм 20 сантиметр киңлектә шакмаклап кисегез. Мондый шакмаклар 4-5 булырга тиеш. Әлеге үлчәмне үзгәртергә дә мөмкин: балалар өчен, мәсәлән, 15х15 сантиметр алсагыз да ярый. Аннары бу шакмакларны кат-кат итеп бер-берсенең өстенә куегыз һәм "гармун" рәвешендә бөкләгез дә ике як читеннән 5-6 урыннан степлер белән беркетегез. Арытаба резинканы да степлер ярдәмендә ике як колак өчен яисә башка киярлек итеп беркетегез. Бу битлекне бер генә тапкыр киегез.
Маска своими руками

Фото: lifehacker.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bitlekl-rne-zebez-teg-bez-200905/

Комментарийлар