Логотип «Мәйдан» журналы

Биш минут эчендә әзерләнә торган десерт

Сез дә пешереп карагыз әле! Әлеге десертны әзерләү өчен биш минут вакыт җитә. Кирәкле ингредиентлар: чүпрәле катлы камыр, бер шоколад, өстенә сибәр өчен чикләвек, бер йомырка сарысы.Катлы камырны җәеп...

Сез дә пешереп карагыз әле! Әлеге десертны әзерләү өчен биш минут вакыт җитә. 
Кирәкле ингредиентлар: чүпрәле катлы камыр, бер шоколад, өстенә сибәр өчен чикләвек, бер йомырка сарысы.
Катлы камырны җәеп, өстенә шоколад куярга. Камырны, чәч үргән кебек, үреп барабыз. Камыр өстенә йомырка сарысы сыларга һәм теләсә нинди чикләвек сибәргә була.
180 градуска кадәр җылытылган мичкә ярты сәгатькә куярга. Тиз һәм җиңел әзерләнүче тәмле ризык әзер!
 

Фото: ntertat.tatar архивыннан


https://intertat.tatar/news/cooking/30-11-2020/bish-minut-echend-zerl-n-torgan-desert-5788262

 

Комментарийлар