Логотип «Мәйдан» журналы

"Бигеш" тәүге тапкыр зур Boeingны кабул итте

Бигеш аэропортына беренче тапкыр зур пассажир самолеты Boeing 767-300ER төште - бу авиалайнер 55 метр озынлыкта,  350 утыргычлы, 12 000 километрга кадәр аралыкка оча ала һәм крейсер тизлеге 850 км/с.В...

Бигеш аэропортына беренче тапкыр зур пассажир самолеты Boeing 767-300ER төште - бу авиалайнер 55 метр озынлыкта,  350 утыргычлы, 12 000 километрга кадәр аралыкка оча ала һәм крейсер тизлеге 850 км/с.
100a2981
Вьетнамнан Мәскәүгә очучы әлеге лайнер Бигеш аэропортына өстәмә ягулык белән тәэмин ителер өчен төште, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
2017 елның июлендә "Бигеш" халыкара аэропортына зур Boeing 767 самолетларын кабул итү хокукы бирелгән иде.
 
"Бигеш"ләр әлеге күптән көтелгән һәм аэропорт өчен мөһим булган вакыйга маршрут челтәрен киңәйтүгә беренче адым булыр дип ышана.
 
 

Комментарийлар