Логотип «Мәйдан» журналы

Биеклек яулаучылар

Татарстан үзенең төзүчеләре белән данлыклы. «Татэлектромонтаж» ачык акционерлар җәмгыяте филиалы булган Түбән Кама монтаж идарәсе күркәм эшләре белән алдынгы рәтләрдә бара. Әлеге монтаж идарәсе 2015 е...

Татарстан үзенең төзүчеләре белән данлыклы. «Татэлектромонтаж» ачык акционерлар җәмгыяте филиалы булган Түбән Кама монтаж идарәсе күркәм эшләре белән алдынгы рәтләрдә бара.
mexmut_gatin
Әлеге монтаж идарәсе 2015 елда Россиянең «Төзелеш комплексы элитасы» исемен кабат яулый. Моңа кадәр дә Россия күләмендә шушы исемгә биш тапкыр лаек булуларын искә алсак, Түбән Кама монтаж идарәсенең ил күләмендә әһәмиятле оешма икәнен күрәбез.
Идарә белән 1982 елдан бирле Татарстанның атказанган төзүчесе Мәхмүт Мингалим улы Гатин җитәкчелек итә. Нәкъ менә Мәхмүт әфәнде Түбән Кама төзүчеләрен төзелеш тармагында иң югары биеклекләргә күтәрде.
Түбән Кама каласының Почетлы гражданины, Татарстан һәм Россия дәрәҗәсендә медальләр, Мактау билгеләре белән бүләкләнгән Мәхмүт Мингалим улы бүгенге көндә дә «Татэлектромонтаж»ның Түбән Кама идарәсе башлыгы булып эшли. Утыз дүрт ел шушы вазифаны башкара ул. Аның тормыш юлы, хезмәт биографиясе кызыклы да, үзенчәлекле дә.
Мәхмүт Чирмешән районы Бәркәтә авылында 1946 елның 7 ноябрендә колхозчылар Нәкыя һәм Мингалим Гатиннар гаиләсендә олы малай булып дөньяга килә. Әтисе фин сугышын башыннан азагына кадәр уза. Бөек Ватан сугышының да ачысын-төчесен татый, дошман белән бәрелешләрдә зур тапкырлыклар һәм батырлыклар күрсәтә. Батыр егет Мингалим яу кырыннан бик күп орден-медальләр тагып, туган ягына кайта.
Кечкенә Мәхмүт беренче сыйныфны туган авылы Бәркәтәдә тәмамлый. Беренче укытучысы Әюп Әюповны иң җылы хисләр белән генә искә ала. Аннан инде сигез яшьлек бала зур дөньяга аяк атлый, дияргә була. Мәхмүтнең икенче сыйныфка күрше Кармалка авылындагы урыс мәктәбенә укырга баруын «зур дөнья» белән чагыштыру урынлыдыр. Ул елларда кечкенә генә татар малаеның урыс мәктәбенә йөри башлавы шактый кызык бит. Сыйныф җитәкчесе Мария Васильевна Ушакова була. Сигезенчене тәмамлагач, Мәхмүт укуын урта мәктәптә, Бәркәтәдән 12 чакрым булган Шешминка авылында дәвам итә. Көз-язның матур көннәрендә укырга велосипедта, кышын чаңгыда «элдерәләр». Аттестат алгач, сыйныфташлар төрле тарафка тарала. Дус малае Камил Тимаев Мәхмүтне Түбән Камага эшкә китәргә кыстый. 1964 елның җәендә алар шушы шәһәрдәге Әлмәт монтаж идарәсе бүлегенә урнашалар. «Авыр вакытлар иде. Лениногорск районы белән Чирмешән районын берләштергән болгавыр чорлар иде. Документлар, башка кирәкле кәгазьләр югала башлады. Миңа да, «приписной» таныклыкны югалтып, шактый мәшәкатьләр күрергә туры килде. Шулай да 1964 елның 9 сентябрендә эшкә чыктык», – дип искә ала беренче хезмәт көннәрен Мәхмүт абый.
58_extem_mexmut_esxat_gatinnar Бертуган Әхтәм, Мәхмүт һәм Әсхәт Гатиннар
Егет, электрик һөнәренең барлык нечкәлекләрен белергә, аңларга теләп, башыннан-аягына кадәр эшкә чума. Шул ук вакытта югары белем алу теләге дә тынгылык бирми. Мәхмүт шушы уй-хыялын тормышка ашыруны озакка сузмый – 1965 елда химия-технология институтына укырга керә һәм аны тәмамлау белән, Совет армиясенә хезмәткә чакырыла. Төмән өлкәсендәге хәрби берләшмәдә яңа килүчеләр арасында коммунистларның булу-булмавы хакында кызыксыналар. 1800ләп чакырылучы арасында бары Мәхмүт Гатин гына коммунист була. Аны шушы хәрби берләшмәдәге клубның директоры итеп билгелиләр. Бер ел буе шушындагы тәртипләрнең дә серенә төшенә ул. Хәрби клуб башлыгы эшен Мәхмүт Гатин шулкадәр җиренә җиткереп башкара ки, аны армиядә калырга кыстыйлар, офицер дәрәҗәсе бирергә вәгъдә итәләр. «Кызыктырсалар да, армиядә калмадым. Кайттым. Кайтуга мастер итеп куйдылар. Ярты елдан прораб, ел ярымнан соң өлкән прораб итеп билгеләделәр. Бу йөкне җиде ел буе тарттым. 1982 елдан идарә башлыгы булып эшлим», – ди Мәхмүт Мингалим улы. Әлеге сүзләрне бик гади итеп, гадәти нәрсә турында кебек кенә әйтте ул. Идарә башлыгының бар вакыты эш урынында уза дисәк тә, хилафлык булмас. Өйгә йокларга гына кайткан чаклар да күп була. Түбән Камада гына түгел, Идел буенда да танылу алган монтаж идарәсе ул чорларда СССР күләмендә дә бик җаваплы эшләр башкара. Старый Оскол, Ростов, Волго-Донскида, Чайковскида, Балтыйк буе илләрендә барган төзелешләрдә катнашырга чакыру алалар. Идарә башлыгы М.Гатин совет чорында ук ГДРдагы совет гаскәрләре өчен шәһәрчекләр төзүне дә горурлык хисләре белән искә ала. Мәскәүдә метролар төзеп «шомарган» Түбән Кама идарәсе егетләрен һәм кызларын башкалабыз Казан метросын салырга да чакыралар. Менә шулай ярты гасырдан артык инде эш артыннан эш, көн саен яңа үрләр яулана. Ә бу исә үз чиратында предприятиегә, аның эшче-хезмәткәрләренә дан-шөһрәт өсти. Мәхмүт әфәнде үзе дә идарәнең алдынгы, танылган булуында урынбасарларының, ярдәмчеләренең һәм барлык коллективның тырышлыгын, булганлыгын даими ассызыклап тора.
57_img_0116
Идарә җитәкчелеге хәйрия эшләренә дә зур игътибар бирә, бүгенге чорда аның мөһимлеген аңлый. Түбән Кама монтаж идарәсе шәһәрдәге ике мәчет һәм бер чиркәү төзелешендә зур эшләр башкара, байтак кына матди ярдәмнәр дә күрсәтә. Кала халкы, дин әһелләре шушы гамәлләре өчен аларга бик тә рәхмәтле. «Ярдәм, булышуны сорап, безгә кемнәр генә мөрәҗәгать итми. Барысына булмаса да, кулдан килгәнчә мәктәп-гимназияләрнең, төрле социаль учреждениеләр хезмәткәрләренең гозер-үтенечләрен читтә калдырмаска тырышабыз», дигән фикерләрне дә әйтте идарә башлыгы.
Мәхмүт Мингалим улы туган ягын да олылый, хөрмәтли. Бәркәтә авылы хакында бик күп мәгълүматлар тупланган китап бастырып чыгара. Китапта әти-әни, әби-бабайлар, авылдашлар, Бәркәтә тарихына зур урын бирелә. Бәркәтә авылы – мәчетле авыл. Аның төзелешенә дә Мәхмүт әфәнде зур өлеш кертә. Менә шулай олыны олылый, кечене кече итә белә торган кеше ул.
Туган як дигәннән, Мәхмүт Мингалим улы Бәркәтәдәге төп нигезне, йортны саклап калулары белән дә горурлана. «Ел саен диярлек туганнар белән авыл сабантуйларына, төп нигезгә корбан чалырга кайтабыз», – дип искәртте.
59_xatyny_alla_alekseevna_belen Мәхмүт Мингалим улы тормыш иптәше белән
Тормыш иптәше Алла Алексеевна белән өч бала үстерәләр. Кызлары – Лилия һәм Светлана. Дүрт онык бүләк итеп, аларны «әби-бабай» итәләр. Инде ике оныкчыклары да аякка басып килә.
Туган авылына тугрылыклы булып калган кебек, М.Гатин ярты гасырдан артык яшәгән, эшләгән Түбән Кама каласына да хыянәт итми. Күпме генә, нинди генә дәрәҗәле вазифалар тәкъдим итеп зур шәһәрләргә, башкалаларга чакырсалар да, ул үзе эшләгән монтаж идарәсеннән, «Татэлектромонтаж» җәмгыятеннән, шәһәрдән китүне күз алдына да китерә алмый. Шәһәр өчен зур хезмәтләр куйган кешегә күрсәтелә торган барлык кадер-хөрмәтне күрә ул биредә. Түбән Кама монтаж идарәсенең мактаулы эшләре биредә эленгән стендларда да бик ачык чагыла. Аларда Мәхмүт Гатин эшчәнлегенең Түбән Камадагы барлык предприятиеләр белән тыгыз бәйләнештә булуы чагыла. Идарәдә биш электромонтаж участогы эшли. Үзләренең җитештерү базасы һәм махсус төзелеш машиналары, механизмнары ярдәмендә Түбән Камадагы электр-монтажлау эшләренең 86 процентын башкаралар. Аларның төп заказчылары булып «Нижнекамскнефтехим», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Татнефтехим», Түбән Кама нефть эшкәртү ширкәтләре тора. Идарә башлыгының хезмәте, алдарак әйтеп үткәнчә, хөкүмәт, дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Зур тантана, бәйрәм көннәрендә М.Гатин күкрәгендә «Фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» һәм башка дәрәҗәле билгеләрне күрергә мөмкин.
60_gendirektor_tatelektromontazh_saluanov_yurij_ivanovich-2_sprava Хезмәттәшләр. Уңнан икенче - "Татэлектромонтаж" ААҖ генераль директоры Селуанов Юрий Иванович
Ноябрь аенда Мәхмүт Мингалим улы Гатин гомер бәйрәмен – җитмеш яшьлек юбилеен каршылый. Элеккечә әйтсәк, «станок артында», 350 кешелек коллективның, предприятиенең башында торып каршы ала ул олуг бәйрәмен. Әлбәттә инде, җитәкче Мәхмүт агага да, аның барлык хезмәткәрләренә дә уңышлар юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз.
 

Комментарийлар