Безнең хаталар

Үсмерләргә һаман тел тидермик,
Алар әле үсеп яталар.
Бу яшендә әфьюн кебек сеңә
Аңнарына безнең хаталар.
Даһи булыр, диеп күккә чөймик,
Тәкърарламыйк шуны алдында.
Бушкуыклар белән Рәсәй тулы –
Тыйнак булыйк яшьләр каршында.
Хезмәт исен әле иснәмәгән,
Ә уңган, дип лафлар орабыз.
Азмы җилкуарлар әйләнәдә, –
Эш өйрәтү булсын догабыз.
Телен белми, чит тел «ятлаганда»
Ах, зирәк тә булыр бу, диләр.
Ахырында аның ике телдән
Коры калачагын белмиләр.
Намус гел чиста, пакь булачак! –
Шулай диеп оран салабыз.
Ил байлыгын урлап кайтканыңны
Күреп тора газиз балабыз.
Нигә кирәк алдан ялган өмет,
Асылы салынмаган ышаныч.
Шуңа үрчи яшьләр арасында
Ыспай сынлы коры куаныч.
Үсмерләрне уйлап битәрлик, –
Бозыла алар безнең хатадан.
Җәмгыятькә сыек алмаш килә
Мәнсез ана, мәнсез атадан.

 

Җылы сүз

Зыкы суык җиңен сызганган да,
Көч күрсәтеп йөри дөньяга.
Аннан куркып, киек җанварлар да
Кереп качкан кышкы ояга.
Ак туннарын баштан бөркәнешеп,
Куяннар да поскан өнендә.
Соры бүре генә сунарлыкта, –
Ачлык йөртә картлык көнендә.
Суык челтәр ясый тәрәзәләргә,
Боз катламы шартлап ярыла.
Тик бер юлчы гына, нужа куып,
Атлап бара авыл ягына.
Суык – мәрхәмәтсез! Борынын тыгып,
Юлаучының керә куенына.
Тәнен капшый, хәтта йөрәген дә
Кыса сыман үзенең кулына…
Ят өй. Өшегән ирен кыймылдамый,
Ярдәм сорый бәсле ике күз.
Шулчак бозга каткан яшәү өметен
Эретә дә куя җылы сүз:
– Әйдә, әйдә, тизрәк түрдән уз!

 

Гәрәй РӘХИМ.

 

Фото: https://www.thesun.co.uk


Комментарий язарга