Логотип «Мәйдан» журналы

Безнең хаталар

Үсмерләргә һаман тел тидермик,Алар әле үсеп яталар.Бу яшендә әфьюн кебек сеңәАңнарына безнең хаталар.Даһи булыр, диеп күккә чөймик,Тәкърарламыйк шуны алдында.Бушкуыклар белән Рәсәй тулы –Тыйнак булыйк...

Үсмерләргә һаман тел тидермик,
Алар әле үсеп яталар.
Бу яшендә әфьюн кебек сеңә
Аңнарына безнең хаталар.
Даһи булыр, диеп күккә чөймик,
Тәкърарламыйк шуны алдында.
Бушкуыклар белән Рәсәй тулы –
Тыйнак булыйк яшьләр каршында.
Хезмәт исен әле иснәмәгән,
Ә уңган, дип лафлар орабыз.
Азмы җилкуарлар әйләнәдә, –
Эш өйрәтү булсын догабыз.
Телен белми, чит тел «ятлаганда»
Ах, зирәк тә булыр бу, диләр.
Ахырында аның ике телдән
Коры калачагын белмиләр.
Намус гел чиста, пакь булачак! –
Шулай диеп оран салабыз.
Ил байлыгын урлап кайтканыңны
Күреп тора газиз балабыз.
Нигә кирәк алдан ялган өмет,
Асылы салынмаган ышаныч.
Шуңа үрчи яшьләр арасында
Ыспай сынлы коры куаныч.
Үсмерләрне уйлап битәрлик, –
Бозыла алар безнең хатадан.
Җәмгыятькә сыек алмаш килә
Мәнсез ана, мәнсез атадан.
 

Гәрәй РӘХИМ


Фото: Helena Lopes: Pexels



Комментарийлар