Логотип «Мәйдан» журналы

“Безнең Татарстан” – мөмкинлекләр территориясе

“Безнең Татарстан” VI Республика форумына гаризалар кабул итү озайтылды. Теләге булган һәр яшь кеше 7 мартка кадәр форумга үз идеясен тәкъдим итә ала.- Гариза кабул итү кампаниясенең озайтылуы республ...


“Безнең Татарстан” VI Республика форумына гаризалар кабул итү озайтылды. Теләге булган һәр яшь кеше 7 мартка кадәр форумга үз идеясен тәкъдим итә ала.



83cf7c968b84a69cd7a0d4b91e04d010_L
- Гариза кабул итү кампаниясенең озайтылуы республика яшьләренең проект эшчәнлегенә кызыксыну артуы белән бәйле. Соңгы ике атнада гына да Казанның югары уку йортларында “Безнең Татарстан” форумын тәкъдим итү чаралары узды. Студентларның күбесе форумда катнашу теләге белән яна башлады. Аларга мөмкинлек булдыру өчен без теркәлү срогын озайтырга булдык. “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумына www.forumtatarstan.ru сайтында теркәлеп була, – ди форумның башкарма директоры Валентин Шихобалов.
Форумның оештыру комитеты вәкилләре республика масштабында уздырыла торган чарага исем бирү кирәклеге турында уйлый башлаган. Моңа кадәр форум биш ел дәвамында уңышлы уздырылып килсә дә, аның исеме булмаган. Чараны үткәрүчеләр фикеренчә, аны “Безнең Татарстан” дип атау форумга игътибарны тагын да ныграк җәлеп итәчәк.
Чара мәйданчыклары да тикмәгә генә “территория” дип билгеләнмәгән. Татарстан – ул мөмкинлекләр территориясе, дип билгели оештыручылар. Төрле территория-мәйданчык бергә кушылып, бердәм территорияне булдыра. “Безнең Татарстан” исеме дә шуннан барлыкка килгән.
Бүгенгә “Безнең Татарстан”да катнашыр өчен 860 проект кабул ителгән. Гаризалар саны буенча “Игелек территориясе” лидер позицияләрен били.
Аның белән беррәттән, катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен “Инновацияләр территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшкуарлык территориясе”, “Иминлек территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмат территориясе”, “Кече Ватан территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” дигән мәйданчыкларга да тапшыра ала.
Искәртеп узабыз, форумның иң яхшы проектлары федераль мәйданчыкларда уза торган “iВолга” яшьләр форумы, “Таврида”, “Территория смыслов” Бөтенроссия яшьләр форумында, “Балтийский Артек” Халыкара яшьләр форумы, “Итуруп” Бөтенроссия яшьләр форумы, “Машук” Төньяк Кавказ округы яшьләр форумына Татарстан делегациясе составына керү мөмкинлегенә ия булачак.
Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча форумда катнашучылар үз проектларын ике этапта яклый. Чараның финал күргәзмәсе апрель аенда узачак.
Бүләкләргә килгәндә, беренче урын алган кешеләргә аның күләме 20-25 мең сумга җитәр, дип планлаштырыла. Аларга шулай ук ноутбук, кубоклар да тапшырылачак. Башка җиңүчеләр исә статуэткаларга ия булачак.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар