Логотип «Мәйдан» журналы

«Безнең мирас» журналына 30 ел!

Кичә Казанда «Безнең мирас» журналының 30 елдыгы уңаеннан юбилей тантанасы үтте. Редакциянең зур эшен бәяләп, тантанага ТАТМЕДИА җитәкчелеге, галимнәр, олпат язучылар, газета-журнал редакторлары килгә...

Кичә Казанда «Безнең мирас» журналының 30 елдыгы уңаеннан юбилей тантанасы үтте. Редакциянең зур эшен бәяләп, тантанага ТАТМЕДИА җитәкчелеге, галимнәр, олпат язучылар, газета-журнал редакторлары килгән иде. Редакция башкарган зур, җаваплы эшкә лаеклы сүзләр җиткерелде,  бүләкләр тапшырылды. Халкыбызның мирасы никадәр олы булуын белү горурлык хисләре уята. Шул мирасны барлау, саклау,  киләчәк буыннарга тапшыру кебек игелекле хезмәт башкаручы «Безнең мирас» редакциясенә уңышлар, рәхмәтле укучылар теләп калабыз!
1
2
3
4
5
 

Фото: Лилия Фәттахова

Комментарийлар