Логотип «Мәйдан» журналы

Безнең гомер

Көзләр килә инде, көзләр киләЕлак яңгырларга ияреп,Безнең гомер – бары бер җәй генә,Бары бер җыр гына диярлек. Безнең гомер – бары бер җыр гына,Каян табыйк матур сүзләрен?Үткәннәрне якты моңга чо...

Көзләр килә инде, көзләр килә
Елак яңгырларга ияреп,
Безнең гомер – бары бер җәй генә,
Бары бер җыр гына диярлек.
 
Безнең гомер – бары бер җыр гына,
Каян табыйк матур сүзләрен?
Үткәннәрне якты моңга чорнап,
Каршы алыйк гомер көзләрен.
 
Саф сөюләр, матур хәтирәләр
Үрелсеннәр гомер җырына.
Зар-сүз белән җырны ямьсезләмик,
Кайгы-хәсрәт кушмыйк моңына.
 
Безнең яшәү – бары бер җәй генә,
Һәр мизгеле – үзе бер гомер.
Безнең күңел матурлыкка гашыйк,
Яшәп туймас идек барыбер.
 

Ләйсән КӘШФИ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com


«Мәйдан» № 2, 2022 ел

Комментарийлар