Логотип «Мәйдан» журналы

Бездәгечә түгел

Мин хыялый бер төш күрдем –Сәер төшнең һәр төше.Бездәгечә түгел монда –Үзгә яшәү рәвеше.Бездәгечә түгел монда –Һәркем үзгә эш кыра:Алашалар канат кага,Фәрештәләр пошкыра.Бездәгечә түгел монда –Алларың...

Мин хыялый бер төш күрдем –
Сәер төшнең һәр төше.
Бездәгечә түгел монда –
Үзгә яшәү рәвеше.
Бездәгечә түгел монда –
Һәркем үзгә эш кыра:
Алашалар канат кага,
Фәрештәләр пошкыра.
Бездәгечә түгел монда –
Алларыңны алмыйлар.
Сиңа гашыйк булган этләр
Иренеңне ялмыйлар.
Бездәгечә түгел монда –
Йөди безнең ишеләр:
Юри-юри кеше түгел –
Чып-чын монда кешеләр.
Бездәгечә түгел монда –
Замана монда зирәк.
Бездәйләр буа буарлык,
Шагыйрьләр генә сирәк...
 
Шагыйрьләр гаять сирәк...
 

Гәрәй РӘХИМ


Фото: ru.freepik 


 

Комментарийлар