Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхетле гаилә - бәхетле балачак

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә!Гаиләле кеше – бәхетле кеше. Балалар да моны белеп, тоеп үсәргә тиеш. Шушы уңайдан 22 май көнне Чаллының 107 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчас...

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә!
tsfjxyyd03a
Гаиләле кеше – бәхетле кеше. Балалар да моны белеп, тоеп үсәргә тиеш. Шушы уңайдан 22 май көнне Чаллының 107 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр белән берлектә  “Без тарихта эзлебез” исеме астында гаилә бәйрәме узды. Чара бәйге формасында концерт номерлары белән үрелеп барды. Ул шулай ук 15 май - Халыкара гаилә көненә багышланган иде. 
aau-sf2hbfi
 
Бәйрәм чарасын балалар бакчасының татар теле тәрбиячеләре Ләйсән Рәшитова һәм Резеда Овчинниковалар оештырды. Ул татар һәм рус телләрендә алып барылды.
Бәйгедә дүрт гаилә ни дәрәҗәдә милли гореф-гадәтләребезне, милли көйләрне, ана телебезне камил белүдә үзара көч сынашты.
Бәйрәмнең башында бергәләп "Кояшлы ил" җырын башкару әлеге кичәнең гимны булып яңгырады, әти-әниләрне, килгән кунакларны балачакларына алып кайтты.
wcimxgwbipg
p0sguyyrpby
Бәйге алты өлештән торды. Иң беренче биремдә гаиләләр үзләре белән таныштырып, гаилә традицияләрен сурәтләгән, фотолар куелган визит карточкаларын тәкъдим итте.
kb7puscxols
Әниле-уллы Вәҗиевләрның "Җырлыйм әнием турында" җырын башкарганнан соң күңелләр  тулса, Гафиятуллиннар үз гаиләләре белән таныштырганда безне әкият дөньясына алып кереп китте. Әтиләре курайда татар көйләренә поппури башкарып, һәрберебезнең күңеленә кечкенәдән сеңгән татар көйләрен искә төшерде.
haimywzsitq
 
Каюмовлар гаиләсе милли киемнәр киеп, өстәлне матур итеп әзерләүләре белән, татар һәм рус телендә генә түгел, инглиз телендә дә иркен аралаша алулары белән шаккатырды. Уллары Әмир Г.Тукайның "Туган тел" шигырен инглиз телендә сөйләп күрсәтте. Гаилә дуслары гармунда уйнап, күңелләрне күтәреп җибәрде. Дүртенче гаилә - Маликовлар саф татарча аралашучы, татар булулары белән горурланып яшәүче гаилә буларак истә калды. Әниләре Бөек Җиңүгә багышланган  Р.Сафинның "Кыр казы" шигырен сөйләп, барыбызны да тетрәндерде.
 
et7lqi2qdqs
scf-udrxogy
"Милли киемне бизә" дип аталучы биремдә катнашучылар татар орнаментларын кулланып, төрле милли киемнәребезне рәсемдә бизәделәр.
aewj2mqfuec
Бәйгенең "Декломация" өлеше бик кызыклы булды. Гаилә әгъзаларына "Әминә" шигырен төрле ысуллар белән, мәсәлән, аяк кысылган, авызга кайнар бәрәңге капкан, туңган килеш кебек итеп сөйләргә туры килде. Бу биремне дә катнашучылар бик теләп башкарып чыктылар.
"Көйне таны" исемле музыкаль биремдә командалар яңгыраган татар көйләрен беренче ноталарыннан ук танырга тиеш булды. Алар милли моңнарны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Сорау-җавап биремендә, туган телне, халык табышмакларын белүләрен тикшерделәр.
Бәйгенең соңгы өлеше, әлбәттә, сый-хөрмәткә багышланды. Катнашучылар үзләре әзерләп килгән милли ризыкларны тәкъдим итте.
dflvluplvt8
Бәйрәм ахырында һәр гаилә аерым номинацияләрдә җиңүче булды. “Иң милли гаилә” - Вәҗиевлар, “Иң зирәк гаилә” - Маликовлар, “Иң актив гаилә” - Каюмовлар, “Иң иҗади гаилә” исеменә Гафиятуллиннар ия булды. Катнашучыларны   Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы үзәк китапханәсе бүлек мөдире Роза Хәмидуллина бүгенге җиңүләре белән котлады, матур итеп ана телендә аралашучы гаиләләрне күреп шатлануын белдерде. Җиңүче гаиләләргә дипломнар, китапханәдән һәм "Мәйдан" журналы редакциясеннән бүләкләр  тапшырылды.
Шундый матур, күңелле, гаилә җылысына төренгән кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштык. Алга таба да бу традицияне дәвам итәрләр, балаларда туган телебезгә карата ихтирам, гаиләдә милли гореф-гадәтләрне саклауны максат итеп куйган чаралар күбрәк уздырылыр дип өметләнеп калабыз.
bxx_e3irrba
jrgjukfopuo
uuvv6h8m6nu
 
 
Ләйлә Харисова.

Комментарийлар