Логотип «Мәйдан» журналы

Без ничәү?

Һәр заманда бер үк таләп туа,Белү лязем халык саннарын:Артабызмы, әллә бетәбезме –Без ничәү соң бүген, татарым? Ничәү калдык икән җир йөзендәЯбырылып ятлар кырганнан,Ата-баба туфрагында калкып,Яң...

Һәр заманда бер үк таләп туа,
Белү лязем халык саннарын:
Артабызмы, әллә бетәбезме –
Без ничәү соң бүген, татарым?
 
Ничәү калдык икән җир йөзендә
Ябырылып ятлар кырганнан,
Ата-баба туфрагында калкып,
Яңа тормыш алып барганнан?
 
Безнең каннар кем белән кушылып,
Кайтавазлар булып тилмерә?
Таныш исемнәрнең яңгырашы
Анда бүген безгә ни бирә?
 
Нишләсәк тә, гасыр арты гасыр
Югалтканны булмас кайтарып.
Сугышларда алдан ыргылудан
Ничәү калдык соң без, татарым?
 
Күпме шагыйрь яуда башын салды,
Һәм галимнәр китеп югалды?
Тыныч чакта –
Сугыш белән сугыш арасында –
Никадәр дәвамчы туалды?
 
Азмы япь-яшь егетләрнең җаны
Котыла алмыйча газаптан –
Табутларда гына кайта бирде
Туган илдән ерак тозактан?
 
Һәр буынны буар елан кебек
Ят кавемнәр әзер йотарга.
Корыч кебек каты булса гына
Җирдә яшәү мөмкин татарга.
 
Халыкларны исәпләгән чакта
Кызыксынып карыйк саннарга:
Бүген газиз милләтемнең йөзен
Ничәү калдык икән сакларга?
 

Гөлзадә ӘХТӘМОВА


Фото: vk.com




«Мәйдан» №11, 2021 ел

Комментарийлар