Логотип «Мәйдан» журналы

Без картайдык инде

Без картайдык ахры, без юләр!Нечкә билле күркәм, сылу кызлар,Йолкып алган шалкан күкрәкле;әллә минем чәчләр агарганда,Шаян, чибәр кызлар күбрәкме? Яшьлегемдә очрамады кебәк,Хәтерләмим бүген нигәд...

Без картайдык ахры, без юләр!
Нечкә билле күркәм, сылу кызлар,
Йолкып алган шалкан күкрәкле;
әллә минем чәчләр агарганда,
Шаян, чибәр кызлар күбрәкме?
 
Яшьлегемдә очрамады кебәк,
Хәтерләмим бүген нигәдер;
Очраса да чибәр бүгенгеләр,
Үткән еллар бәгырь өзәдер.
 
Кайда минем көчле, чибәр чагым,
Ник канәгать түгел дөньядан,
Кочып алсу иреннәрен үбеп,
Аерылышканда да туймаган.
 
Уйга калам, картлык җәфасыдыр,
Нигә йөрәк көзен ашкына:
Бер мин генә микән шундый тиле,
Күңелемдә ташкын, яз гына.
 
Әкият булып күз алдына килә,
Сөйгән, иркәләгән мизгелләр;
Матур хәтер саклау бәхет икән,
Без картайдык ахры, без юләр...
 

Ришат САДЫЙКОВ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар