Логотип «Мәйдан» журналы

Без бу җирне танымабыз инде

Без – җәяүле җайдак токымыннан.Иярләрдән төштек, калды атлар.Л. Гыйбадуллина  Без бу җирне танымабыз инде:Ничә калкып, ничә яткан илләр...Аксакаллар корган тирмәләрдәҮзәкләргә үтеп улый җилл...

Без – җәяүле җайдак токымыннан.


Иярләрдән төштек, калды атлар.


Л. Гыйбадуллина


 
 
Без бу җирне танымабыз инде:
Ничә калкып, ничә яткан илләр...
Аксакаллар корган тирмәләрдә
Үзәкләргә үтеп улый җилләр.
 
Бездән бизгән җилләр кайтавазы:
Эндәшкәнгә – тынлык кала ятып.
Мең яшәргә йөзлекләрне җыйган
Чал хәтернең кылын өзгән вакыт.
 
Без күптәннән җайдак түгел инде:
Чапты тузан куып чабышкылар.
Ә төшләргә гел әкият керә:
Җир җимертә атта безнең уллар.
 
Безнең йөздә – еллар салган сырлар,
Тик хәтердә – ни эз, ни адымнар.
Биштәреңне иңнәреңнән төшер, –
Ерак бабаңнардан сәлам бар:
 
«...сез бу җирне танымассыз инде:
Ун калыкты һәм ун ятты илләр.
Дога салып корган тирмәбездә
Уламасын иде ачы җилләр...»
 
Тик чашасы килә! Онытасы!
Бу ядкарьне очырасы җилгә!
Без тарихта яңатуган бүген.
Юлга чыктык...
Үзебезнең илгә!
 

Гөлназ НУРИЕВА


Фото: vk.com


«Мәйдан» №1, 2021 ел.

Комментарийлар