Гомер буе яктылыкка юллар салдым,
Тәкъдиремне җиңә-җиңә тау-таш ярдым.
Караңгыда нурлар күргәч, хәйран калып,
Бәхетемә дигән юлны таба алдым.

Бәхилләшеп бу дөньядан киткән чакта,
Минем эздән хозурланып калсын болын.
Шәригатьчә соңгы юлга озатканда,
Бәхилләшеп бер уч җирне салсын улым.

Сөйгән ярым гөлчәчәкләр утыртканда,
Үз оныгым сулар ташып, сибеп торсын.
Сулкылдаган йөрәгендә бабам каны
Нәсел җебен тоташтырып тибеп торсын.

Кубарылып чыккан чакта минем җаным,
Исән булса сөйгән ярым, онык, балам,
Нурлар тулса түрләренә, тулса иман –
Мин сөенеп мәңгелеккә китә алам.

 

Рәкит АЛЛАБИРДЕ

Фото: https://www.freepik.com/photos/flower 

 


Комментарий язарга