Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхет пилмәне

«Декабрь азагы диген инде син моны! Сәгать өч кенә тулып китте, югыйсә, урамда инде төнге караңгылык хөкем сөрә. Көннең иң кыска вакыты... Гомер булмаганны, кышы да гадәттән тыш җылы килде быел. Әнә,...

«Декабрь азагы диген инде син моны! Сәгать өч кенә тулып китте, югыйсә, урамда инде төнге караңгылык хөкем сөрә.
Көннең иң кыска вакыты... Гомер булмаганны, кышы да гадәттән тыш җылы килде быел. Әнә, урамда әрле-бирле йөрүче узгынчылар арасында бер генә бүрек кигән кеше дә күренми. Ә бит бер ай чамасы элек кырык градуслы салкын иде. Шәһәрдә хәтта өшеп үлүчеләр дә булган, диләр. Мескен сукбайлардыр инде. Аңламассың бу табигатьне...»
Шыгырдап лифт ачылган тавыш Сания әбине уйларыннан арындырды. Карашын тәрәзәдән алып, ишеккә таба атлады...
– Әби, әби, без кайттык! – дип кычкырды нәни Зөһрә ишектән керә-керешкә. Аның артыннан әнисе, Сания әбинең килене Илсөяр керде. Карчыкның йөзе мизгел эчендә яктырып китте.
– Яле, кызым, сөйләп җибәр, – диде ул, оныгының пәлтәсен салдыра-салдыра. – Бүген бакчада ниләр эшләдегез? Рәхәт булдымы?
– Әйе, рәхәт булды. Уйнадык, рәсем ясадык, йокладык, – дип тезеп китте Зөһрә.
– Нинди рәсем ясадыгыз соң?
– Мин алма ясадым, Гүзәл – груша.
Гүзәл – күрше кызы, Зөһрә белән бер төркемгә йөри.
– Ярар, балам, бар, хәзер кулыңны юып, аш бүлмәсенә чык. Тамак ялгап алырбыз. Әниең дә ачыккандыр, – диде Сания әби, оныгының көдрәләнеп торган җирән чәчләреннән сыйпап.
– Бакчада нәрсә ашаттылар соң бүген, кызым?
– Без бүген бәхет пилмәне ашадык, – диде Зөһрә, аш өстәле янына килеп утыргач.
Сания әби берара аңышмыйча торды. Килененә сораулы караш ташлады. Зөһрәне балалар бакчасыннан алып кайткан Илсөяр эчкерсез елмаеп куйды.
– Нинди пилмән дисең син, кызым?
Зөһрә, «ничек аңламаска була инде?» дигәнне аңлатып, җилкәләрен сикертеп алды.
– Пилмән инде, тик аның ите юк иде.
– Ә-ә, пилмән ашаттылармыни? Аңламый торам тагын... Бәхет пилмәне сиңа эләктемени, балам?
– Әби! – Зөһрәнең йөзе «һаман аңламыйсыңмыни?!» дип кычкырып тора. – Аларның бөтенесе дә бәхет пилмәннәре иде, мин ашап бетермәдем.
– Бүген төшке ашка чумар пешереп ашатканнар, – дип елмайды Илсөяр...
«Бәхет пилмәне». Сания әбинең күңелендә балачак хатирәләре яңарды. Сугыш тәмамланган елны булды бу вакыйга. Аның да әнисе беренче тапкыр пилмән пешергән иде. Пилмән бөтергәндә берсенең эченә камыр гына тутырып калдырган. «Андый пилмән эләккән кеше бәхетле булачак», – дигәнгә чын күңелдән ышанган иде Сания ул чагында...
* * *
Төн уртасы. Ай яктысында берәү чалгы белән печән чаба. Бер-ике селтәнә дә, тукталып, як-ягына күз ташлый. Аның янәшәсендә – тугыз-ун яшьләрдәге кыз – әлеге хатын чапкан печәнне ат арбасына салып бара.
– Әни, туктале, тәмәке исе килгән кебек, яхшы чакта китик мәллә? – диде кыз, әнисенә таба борылып, һәм әле генә тоткан куянны, арбаның төбенә салып, яшел печән белән каплады.
Тиз генә җыенып, арбага менеп утырдылар да урман читенә чыгып китү ягын карадылар.
Кыз ялгышмаган икән: алар юлга чыгуга, ат каршында йөзен сакал-мыек баскан, авызына тәмәке капкан берәү пәйда булды. Акрын гына килде дә, авызлыгыннан тотып, атны туктатты.
– Тр-р, малкай… Нишләп йөрисез, урман пәриләре? – дип сүз катты ул.
Көтелмәгән очрашудан куркып калган кызның тәннәре калтырана башлады.
«Урман каравылчысы булса нишләргә? Теге вакытны тоткач, җылый-җылый ялынганга гына соңгы тапкыр кызганып җибәргәние...»
Кыз, кулын яңа чапкан печән астына тыгып, куянны капшап карады.
– Ник дәшмисез, курыктыгыз мәллә?
Җавап юк. Аннары гына, бераз тынычлана төшкәч, әни кеше арбадан сикереп төште һәм таныш булмаган адәмгә таба атлады.
– И-и, Микулай, син икәнсең әле, куркып үлә яздык, – дип, тегене кочып та алды.
Бу хатын ягыннан мондый адым булырын күз алдына да китермәгән адәм үзе дә югалып калды булса кирәк, йомшак тавыш белән:
– Ни, төн уртасында урманда нишләп йөрисез, дим, – дип кенә сорап куйды.
– Бик йөрмәс идек тә, колхоз атларына иртәнгә печән кирәк бит. – Хатын тәмам тынычланып өлгергән иде, тавышы көр чыкты…
Миңневафа апа төн уртасында юлларына каршы чыгучы бу кешенең урман каравылчысы түгеллеген белә. Николай исемле күрше мари авылы кешесенең, сугышка бармыйча, урманда качып ятканын ишеткәне бар иде.
– Күршеләр, мине монда күргәнегезне әйтмәссез инде, яме, – диде Николай.
Кыз да, аның әнисе дә бу турыда уйлап та карамадылар, билгеле. «Төн уртасында урманда нишләп йөрдегез әле?» – дип үзләренә бәйләнсәләр? Сугыш чорының үз законнары: үз малыңа түгел, колхоз атлары өчен булса да караклык өчен җәза каты булачак. Аннан соң, үзләренең дә бик күп туганнарын ирексезләп сугышка алып киттеләр. Кайберләренең үлгәнлеге турында хәбәр дә бар инде.
«Әйе, бу кеше, ичмасам, исән-сау йөри әле, ә бүтәннәр…»
– Бүген колхоз атлары чишмә буенда гына икән, анда барып йөрмим инде, үзегез белән су юкмы соң?
Миңневафа апа ат арбасындагы кечкенә агач кисмәктән калай кружка белән су алып, Николайга бирде.
– Төнлә кемнәр генә йөрмәс урманда, сак булыгыз, – дип озатып калды аларны качкын…
– Әй, Микулай, йөрми нишлисең?! – диде Миңневафа апа авыр көрсенеп. – Атларга иртән ашатырга печән кирәк бит. Тәүлегенә ике йөз грамм фураж бирелә. Аның белән генә ат туйдырып буламыни? Күтәрәмгә калды малкайлар. Эш атлары бит: сукага, тырмага җигәрлек итеп тәрбияләргә кирәк. Үземнекеләр булмаса да, мин җавап бирәм шул алар өчен. «Ат бер ятса тормый», диләр...
* * *
Көн буе, төн буе әнисенә ияреп урманда эшләп йөрсә дә, үз ихаталарына кайткач, Саниянең арыганлыгы юып алгандай юкка чыкты. Тәрәзәдән күрше кызының чиләк-көянтә күтәреп чишмә сукмагыннан атлап баруын күреп алды да урамга чыгып йөгерде. Хафизә су тулы чиләкләрен өйгә кертеп куйгач, икәүләшеп тауга киттеләр. Авылны төнге караңгылык иңләп алгач кына кайтты Сания. Тупсадан атлап керүгә, өй эче ниндидер тәмле искә күмелгәнлеген тойды. Кызыксынулы күзләрен мич тирәсендә кайнашучы әнисенә төбәде.
– Утыр, кызым, – дип елмайды Миңневафа апа. – Бәйрәм итеп алыйк әле...
Сания әнисенең сүзләрен аңлап бетермәде.
«Бәйрәм?! Әллә әти кайтканмы?»
Як-ягына каранып алды, тиз-тиз атлап мич тирәли әйләнеп чыкты. Өй эчендә Сания белән әнисеннән башка адәм заты юк иде. Кыз күңелендә борынлый башлаган дүрт ел элек сугышка киткән әтисен күрү өмете чәлпәрәмә килде...
– Нинди бәйрәм, әни? Сабан туе әллә кайчан үтте бит инде...
Сугыш башланганнан соң авыл җирендә Сабан туеннан башка нинди дә булса бәйрәм булганын хәтерләми ул.
Миңневафа апа печән чапканда чалгы астына килеп кергән куян итеннән пилмән пешергән иде.
– Бүтән мондый бәхет эләгәме, юкмы – туйганчы ашап калыйк әле, кызым, – диде ул, Сания алдына авыз суларын китерердәй тәмле ис таратып, парланып торган зур гына тәлинкә куеп.
Ашка турап салыр өчен, яз көннәрендә читән буенда шытып чыккан кычытканны да күрше малайлары-кызлары белән сугыша-сугыша җыйган Саниянең бу хәтле тәмле ризыкны моңа кадәр, ашап карау түгел, ишеткәне дә юк иде. Эченә бер чеметем генә йомшак куян ите салынган, юка камыр белән төрелгән ризыкның исеме дә кызык кына икән: әнисе аларны «пилмән» дип атады...
Инде тәлинкәдә биш-алты гына пилмән калды. Чираттагысын авызына кабып чәйни башлаган иде, кинәт тукталып калды. Саниянең гаҗәпләнүле күзләре әнисенә төбәлде. Миңневафа апа, яңагына таянып, елмаеп, кызын күзәтеп утыра иде.
– Нишләп туктап калдың, кызым? – диде ана хәйләкәр елмаеп.
Кыз алга таба нишләргә дә белмәде – йотаргамы, әллә төкереп ташларгамы?
– Монысының тәме икенче, әни... Ите юк бугай...
Ана кеше чын-чынлап гаҗәпләнгән кыяфәткә керде.
– Шулаймыни, балам? Сиңа чыктымыни? Аша, аша, анысы бәхет пилмәне аның...
Сания камырны теләр-теләмәс кенә йотып җибәрде...
– Ә нәрсә ул бәхет пилмәне? – дип сорарга булды ул, тәлинкәсе бушап калгач.
– Менә шул пилмәнне ашаган кеше бик бәхетле була, кызым, – диде Миңневафа апа. – Иншаллаһ, сине дә бәхет читләтеп узмас...
Хуҗабикә, бушап калган тәлинкәләрне өстәлдән алып куеп, чәй әзерли башлаган иде, кинәт ишек дөбердәтә башладылар. Миңневафа апаның күкрәк турын нәрсәдер чеметеп үтте. Кулындагы кайнар чәйле чынаягы идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Ул да булмады, өй ишеге ачылып китте.
Тупсада – авыл советы рәисе Һадиулла.
«Исәнме-саумы» юк, керә-керешкә иснәнергә, як-ягына каранырга тотынды.
– Нихәл, Һадиулла, – диде Миңневафа апа, үз-үзен кулга алып.
– Тә-әк, нәрсә ашыйсыз?
Авыл советы рәисенең сәламләшергә исәбендә дә юк иде. Әле дә булса иснәнеп торуын белде. Карашы әле генә Миңневафа апа юарга дип бер читкә алып куелган тәлинкәләргә берегеп калды.
– Әһә, итле пилмән?! Тә-әк, ит каян алдың, каян урладың? – Һадиулла Миңневафа апага каш астыннан гына сөзеп карады.
– Кит инде, Һадиулла, әстәгъфирулла. Авызыңнан җил алсын, нинди урлау сөйлисең син? – Авыл советы рәисенең сүзләре Миңневафа апаны бөтенләй аптырашта калдырды.
– Мин ул хәтле үк миңгерәү түгел! Синең сыерың да, сарыгың да, хәтта кош-кортларың да юк. Признавайся, каян чәлдең?..
– Соң... колхоз атларына печәнгә баргач, чалгы астына куян кергән иде...
Һадиулланың күңеленә кемне дә булса рәнҗетмимме икән дигән уй килеп тә карамады.
– Әһә, бик кызык, – дип дәвам итте ул, түм-түгәрәк рәвешкә кергән күзләрен Миңневафа апа тарафына төбәп. Саниягә шул чагында аның карашы хәтта «җинаять өстендә тотылган» әнисенең күзләрендә генә тоткарланып калмыйча, бәгырен үтәли тишеп чыгадыр кебек тоелды.
– Нәрсә, ул куянны үзең үстергән идеңме әллә?
– Юу-ук...
Миңневафа апа җилнең кайсы якка таба искәнлеген төшенә башлады.
Ул арада Һадиулла, пычракка баткан чабатасын да салып тормастан, ишекле-түрле йөрергә тотынды.
– Син, кулак кызы, артыңны кысып кына яшисе урында... Ул куянның колхоз басуында, колхоз урманында яшәгәнен белдең бит. Бик яхшы белдең. Колхоз җирендә ашап-үскән мал кемнеке була?!.
Миңневафаның күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәшеп чыкты. Аңа кушылып, Сания елый башлады.
– Соң, чалгы астына үзе килеп керде...
Һадиулла аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
– Булсани?! Махсус үтергәнсең димим бит әле... Колхоз идарәсенә алып кайтып бирергә тиеш идең. Болай томана кешегә дә охшамагансың үзең, колхоз малын урлап ашарсың дип башыма да китермәгән идем...
Авыл советы рәисе, кинәт борылып, ишекне тибеп кенә ачты да олы-олы атлап чыгып китте...
* * *
«Бәхет пилмәне» пешереп ашаткан әнисе Миңневафа апаны утыртып, шул ук кичтә каядыр алып киткән өсте ябулы тарантас, ниндидер куркыныч кыяфәтле ир-атлар, авылдашларының үзен, әнисен мыскыллап көлүләре Сания әбинең күз алдында. Урманнан тотып кайткан куян өчен әнисен ике елга төрмәгә яптырган авыл советы рәисенә, очраган саен «карак, кулак» дигән сүзләр белән гөнаһсызга рәнҗеткән яшьтәшләренә хәтере калды аның. Шуңа күрәме, җае туры килмәдеме – инде тормышлар чагыштырмача рәтләнеп китсә дә, үз балаларына гомерендә бер генә тапкыр да «бәхет пилмәне» пешермәде...
– Әби, андый пилмәнне ашаган кеше чынлап та бәхетле буламы? – Зөһрәнең соравы Сания әбине уйларыннан айнытып җибәрде.
– Бәхетле була күр, балакаем, – диде Сания әби үзалдына сөйләнгәндәй салмак кына тавыш белән. Моңсу елмаеп, янә оныгы Зөһрәнең җирән чәчләреннән сыйпап алды. – Без кичергәннәрне төшеңдә дә күрергә язмасын...

Комментарийлар