Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхет иле

Кунак җыя кеше. ТабынынаКуя барын-югын,Очып йөри, әзерләнеп,Рәхәт була, кыен.Өйләр купшылана, көлеп тора,Хет җомганы үткәр.Мәчет сыман балкый, нурлы,Яктырадыр күкләр.Бер кәлимә ярамас сүзОчмый сөйләшк...

Кунак җыя кеше. Табынына
Куя барын-югын,
Очып йөри, әзерләнеп,
Рәхәт була, кыен.
Өйләр купшылана, көлеп тора,
Хет җомганы үткәр.
Мәчет сыман балкый, нурлы,
Яктырадыр күкләр.
Бер кәлимә ярамас сүз
Очмый сөйләшкәндә,
Бүген монда сандугачлар
Гына серләшә лә.
Бүген монда сабыйларны
Кисәтәләр ипләп,
Һәр гамәлне, ишарәне
Иман белән сипләп.
Әнә кунаклар да килә –
Кояш тула өйгә.
Сабыйларга кесәләрдә
Күчтәнәчләр килә.
Иң зур гамәл – сабыйларны
Сөендерү, көйләү,
Һәр сүзеңә бер чүмеч бал
Салып кына сөйләү.
Пыяладай үтә күренмәле
Кешеләрнең күңеле,
Коръән укыласы бу өй –
Чып-чын бәхет иле.
 

Рафаил ГАЗИЗОВ


Фото: Николай Туганов


Комментарийлар