Логотип «Мәйдан» журналы

БӘРГӘЛӘНӘ ТАТАР ҖАНЫ

Татар – тырыш кырмыска…Кулы – сабан, тырыста.Омтылышы – заманча:Орлыгын чәчә ят кырга.Тукланучы – саранча…Булды заман:Янды Казан,Елга-елга акты каны…Илен җуйды,Аһ-зар кылды,Эзләде газиз Ватанын,Шагыйр...

Татар – тырыш кырмыска…
Кулы – сабан, тырыста.
Омтылышы – заманча:
Орлыгын чәчә ят кырга.
Тукланучы – саранча…
Булды заман:
Янды Казан,
Елга-елга акты каны…
Илен җуйды,
Аһ-зар кылды,
Эзләде газиз Ватанын,
Шагыйранә аваз салды –
Бәргәләнде татар җаны…
Хилаф кичерде иманы.
Ят канга кушылды каны.
Катнаштан яралган кавем
Каһәрләде-сүкте аны.
Хурлык ачысын йоталмый
Гаҗизләнде татар җаны…
Явызлыкка яхшылыклар
Күрсәтеп-кылып карады.
Җиңүдән исергән токым
Аны һич тә аңламады…
Шул көннәрдән
Бу көнгәчә –
Һәркөн – Татар имтиханы…
Кылдан нечкә,
Кылычтан үткер
Сират кичкәндә егыла –
Аһ! Кырыла татар җаны!..
Сиратны имин кичәрлек
Булсачы милли иманың!
Җанга иман сеңдерүче
Хәзрәтләре кайда аның?
Бу сорауга җавап эзләп,
Бәргәләнә татар җаны!..
Җаннар тыныч йоклаганга
Бәргәләнә татар җаны!..
 

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ


Фото: Николай Туганов


 

Комментарийлар