Логотип «Мәйдан» журналы

Бергамотның нинди файдасы бар?

Чәй яратучылар «бергамотлы» дигән чәйне алып эчеп караганы бардыр. Бу үсемлекне чәйгә ис һәм тәм бирү өчен кушалар. Бергамот — цитруслы үсемлекләрнең берсе ул. Бу турыда «АиФ» сайты язды.Бергамот — по...


Чәй яратучылар «бергамотлы» дигән чәйне алып эчеп караганы бардыр. Бу үсемлекне чәйгә ис һәм тәм бирү өчен кушалар. Бергамот — цитруслы үсемлекләрнең берсе ул. Бу турыда «АиФ» сайты язды.


bergamot

Бергамот — померанц һәм цитрон дип атлаган үсемлекләр гибриды. Җимешләр үсә торган агачны да, лимонга охшаган калын кытыршы кабыклы яшел җимешне дә бергамот дип атыйлар. Шушы җимештән алынган эфир майларын чәйгә тәм бирү өчен кулланалар.


Бергамотның туган ягы — Көньяк-Көнчыгыш Азия. Ләкин аны күпләп Италиядә үстерәләр. Шулай ук Кытай, Кара һәм Урта диңгез буе илләрендә, Латин Америкасында, АКШта дә бу агачны үстерү белән шөгыльләнәләр.


Бергамотны халык медицинасында файдаланалар. Ул экзема, кара нокталар, псориаз авыруларын дәвалау, тәндәге тапларны бетерү өчен кулланыла.


Бу үсемлек иммунитетны ныгыта, антисептик үзлеккә ия. Бергамотлы эремәләр ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, ялкынсынуга каршы торучанлыкны арттыра, ашказаны-эчәклек трактын тынычландыра. Бергамот нерв системасын стабильләштерә, тынычландыра.


Массаж өчен майга өстәлгән бергамот мае тәндәге ялкынсынуларны дәвалый. Бу үсемлек — көчле табигый афродизиак, ягъни дәртне арттыра торган үзлеккә дә ия.


Кулинариядә дә бергамотны яратып кулланалар. Аны чәйгә генә түгел, мармеладка да кушалар, кабыгыннан кайнатма ясыйлар.

 
Фото: https://pixabay.com/

Интертат

Комментарийлар