Логотип «Мәйдан» журналы

Берәү

Мин дә берәү, мәхәббәт тә берәү,Кеше гомере – шул берәүне эзләү,Насыйбыңны табып булмаса да,Күңелләргә кирәк була терәү.Күңелләргә терәү салып яшәү,Гаилә кору, аннан балалар дип,Менә шулай үтә-китә го...

Мин дә берәү, мәхәббәт тә берәү,
Кеше гомере – шул берәүне эзләү,
Насыйбыңны табып булмаса да,
Күңелләргә кирәк була терәү.
Күңелләргә терәү салып яшәү,
Гаилә кору, аннан балалар дип,
Менә шулай үтә-китә гомер,
Синең янәшәңдә берәү түгел.
Ярар дисең, АллаҺ карар дисең,
Ул беләдер дисең миннән күпне,
Әдәп-әхлак саклап, сүздән куркып,
Үтерәсең җанда бар өметне.
Дөнья үзгәрештә, бары уйда
Җан җиләкне берне генә биргән,
Мәхәббәт ул гүзәл Таҗ Мәхәлме,
Картинамы диварларга элгән?
Мин дә берәү, гомерләр дә берәү,
Бәхет берәү, кыйбла тарафында,
Ул берәүнең генә йөрәк тавышын
Ишетә алу меңнәр арасында.
Әгәр тапмасак та шул берәүне,
Безне хыяллану яшәтә бит,
Хур кызларны картайтмыйча тота,
Тере суы кебек яшәтә бит.
Шулай кирәк, Ходай шулай язган,
Ярый әле җирдә Ходай бар,
Шулдыр безгә Берәү, Ул алынса,
Күңел якларын да уңайлар.
 

 Рафаил ГАЗИЗОВ


Фото: https://ru.freepik.com/


 

Комментарийлар