Логотип «Мәйдан» журналы

Бәрәңгене патшалар да яраткан!

Аны тәмле итеп әзерләүнең берничә сере бар.Бәрәңге: “Мин патшалар авызына да керәм!” — дип әйтер, ди. Безнең халыкта яшелчәләрдән бәрәңге күбрәк кулланыла. Аннан салкын, беренче һәм икенче итеп бирелә...

Аны тәмле итеп әзерләүнең берничә сере бар.
Бәрәңге: “Мин патшалар авызына да керәм!” — дип әйтер, ди. Безнең халыкта яшелчәләрдән бәрәңге күбрәк кулланыла. Аннан салкын, беренче һәм икенче итеп бирелә торган ашлар, камыр ашларының эчлеген әзерлиләр. Без дә бу яшелчәне үз итүче яшь хуҗабикәләр колагына берничә киңәш җиткерәбез.
Бәрәңгене төйгәндә салкын сөт салсаң, төсе карала, шуңа аны кайнар сөт белән изәргә кирәк.
Пешергәндә суны бәрәңге күмелерлек кенә салсаң, изелмичә пешәр. Кайнап чыкканнан соң сүрән утта пешерергә кирәк, каты кайнатканда аның тышкы ягы пешә, кабыгы ярылып китә, ә эче чи килеш кала.
Иске бәрәңгене пешергәндә бераз шикәр комы өстәсәң, ул тәмлерәк була.
Бәрәңгене башта тозсыз кыздырырга, пешәр-пешмәс кызгач кына тоз өстәргә кирәк.
Кабыгы белән пешергәндә чәнечке белән берничә урыннан тишкәләп алсаң, ул ярылмый.
Ачы камырга вак кыргычтан үткәрелгән пешкән бәрәңге кушсаң, камыр йомшак, кабарынкы булачак.
Пешкән бәрәңгене кайнар килеш угычта уарга яисә изәргә кирәк, суынгач ул начар изелә.

Фото: vk.com 


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/B-r-gene-patshalar-da-yaratkan-769188/

Комментарийлар