Логотип «Мәйдан» журналы

Бәрәңге эчендә жульен

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014" республика бәйгесендә "Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан бәрәңге эчендә жульен рецептын тәкъдим итәбе...

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014" республика бәйгесендә "Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан бәрәңге эчендә жульен рецептын тәкъдим итәбез.





Бәрәңге боламыгы өчен: бәрәңге, тоз, атланмай, йомырка.


Бәрәңгене тозлы суда пешерергә, суын түгәргә, изәргә. Бәрәңге боламыгына атланмай һәм йомырка салып тугларга.


 Эчлек өчен: тавык ите, гөмбә, суган,тоз, тәмләткечләр, кибет каймагы, сыр.


Суган, тавык ите, гөмбәне вак итеп турарга кирәк. Аннары суганны үсемлек маенда кыздырырга, анда вак итеп туралган тавык түше салырга, ярымәзер булганчы кыздырырга һәм вак итеп туралган гөмбә өстәргә кирәк.  Тәмләткечләр, каймак һәм сыр салып болгатырга.


Табага пергамент кәгазь җәяргә. Боламыкны кондитер капчыгына салырга һәм оясыман итеп табага салырга. Оя эченә эчлекне салырга.


180 градуска кадәр кызган мичтә 30 минут пешерергә.
Табынга биргәндә "оядагы жульен" янына салат салырга мөмкин.

Фото: Миләүшә Зарипова

https://intertat.tatar/ash-su/b-r-ge-oyasynda-zhulen/

Комментарийлар