Логотип «Мәйдан» журналы

Беренчеләр күргәзмә оештырды

24 мартта Чаллы картиналар галереясында шәһәрнең беренче сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының күргәзмәсе ачылды. Биредә 190га якын иҗат эше куелды, шулар арасыннан 170ләбе – укучыларныкы.Берен...

24 мартта Чаллы картиналар галереясында шәһәрнең беренче сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының күргәзмәсе ачылды.
img_0853_m
Биредә 190га якын иҗат эше куелды, шулар арасыннан 170ләбе – укучыларныкы.
Беренче санлы сәнгать мәктәбе укытучысы, атказанган сәнгать хезмәткәре Сәгыйдә Сираҗиева әйтүенчә, күргәзмә әсәрләр арасында милли юнәлештә башкарылган рәсемнәр, нәкышләр, чигүләр һәм композицияләр, сынлы сәнгать әсәрләре дә байтак. Шигърият ае башлануын күздә тотып, бөек Тукай әсәрләренә дә игътибар зурдан булган.
1 нче сәнгать мәктәбе 1973 елда ачыла. Хәзерге көндә ул сәнгати-нәфис юнәлештә әйдәп баручы мәктәп.
Күргәзмә 2 апрельгә кадәр эшли.
img_0854_m
img_0855_m
 
img_0852_m
 
img_0850_m
 

Комментарийлар