Логотип «Мәйдан» журналы

Бер зоопаркта ишәкне буяп, зебра ясаганнар

Каир зоопаркларының берсендә буялган ишәкләрне зебра итеп тәкъдим иткәннәр.Extra news телеканалы хәбәр итүенчә, беренче булып әлеге ялганны зоопаркка экскурсиягә килгән египет мәктәпләренең берсендә у...

Каир зоопаркларының берсендә буялган ишәкләрне зебра итеп тәкъдим иткәннәр.
Extra news телеканалы хәбәр итүенчә, беренче булып әлеге ялганны зоопаркка экскурсиягә килгән египет мәктәпләренең берсендә укучы Мухаммед Сархан аңлап алган. Малай эсседә "зебра"ның күзләренә буяу агып төшүенә игътибар иткән. Бу вакыйга социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган. Зоопарк хуҗасы бернинди дә алдау юк дип ышандырырга тырышса да, ветеринарлар һәм башка белгечләр, хайваннарның фотосын күреп, бер шикләнүсез фотода зебра түгел, ә ишәк дип белдергәннәр.
oslik2_w
Фото: http://www.ntv.ru

Комментарийлар