Логотип «Мәйдан» журналы

Бер улыйсы килә, айга карап...

* * *Бер улыйсы килә, айга карап,Сахрадагы ялгыз бүредәй.Улап булмый.Оят.Яхшы түгел,Яхшы түгел, кешеләр күрерләр. Бер елыйсы килә бушанганчы –Сагыш белән тулы күңелләр.Елап булмый. Оят. Яхшы түге...

* * *
Бер улыйсы килә, айга карап,
Сахрадагы ялгыз бүредәй.
Улап булмый.
Оят.
Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
 
Бер елыйсы килә бушанганчы –
Сагыш белән тулы күңелләр.
Елап булмый. Оят. Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
 
Бер янасы килә кочагында
Әверелгәнче утлы күмергә.
Янып булмый. Оят. Яхшы түгел,
Яхшы түгел, кешеләр күрерләр.
 
Улыйк, елыйк, яныйк –
Дөнья фани,
Кемдә кемнең нинди эше бар?
Юк, кирәкми,
Түзик,
Түзик әле,
Түзик әле –
Без бит кешеләр!
 

Николай Туганов фотосы.

Комментарийлар