Логотип «Мәйдан» журналы

Бер шигырьдә – йөрәк әрнүләрем,

Бер шигырьдә – йөрәк әрнүләрем,Икенчесе – күңел серләрем.Шигырьләрдә: якты өметләрем,Дөньялыкта күргән-белгәнем. Кайберсенә салдым халкым зарын,Һәммәсенә – вакыт агышын.Шигырьләрдә, бәлки, ишетер...

Бер шигырьдә – йөрәк әрнүләрем,
Икенчесе – күңел серләрем.
Шигырьләрдә: якты өметләрем,
Дөньялыкта күргән-белгәнем.
 


Кайберсенә салдым халкым зарын,
Һәммәсенә – вакыт агышын.
Шигырьләрдә, бәлки, ишетерсез
Милләтемнең зарлы тавышын...
 
Зарлы халык – минем халкым бит ул,
Даны, зары аның минеке.
Үз бәхетен халкым корыр иде,
Татар зары булса илнеке...

Эльверт ХАМАТШИН


Хаматшин Эльверт Гариф улы – шагыйрь, мөгаллим.  1951 елның 1 апрелендә Башкортостанның Дүртөйле районы Иске Солтанбәк авылында туган. Урта белемне туган авылында ала, Кубан дәүләт университетының филология факультетында укый. Башта Төрекмәнстанда, аннан Башкортостанның Авыргазы районында мөгаллим булып хезмәт куя. «Каеннарым мине көтәләр», «Гомер эзләрем», «Син сагышым кояшы», «Тапланмаган исем» исемле китаплар авторы. Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы (2019). Авыргазы районы Степановка авылында яши. Агымдагы елда каләмдәшебез күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. 


Фото: https://pixabay.com/






«Мәйдан» №5, 2021 ел.



Комментарийлар