Логотип «Мәйдан» журналы

Бер анадан тумасак та...

Дөньяны байтак гизелде –Юл йөрим көнен-төнен;Кайсы тарафка барсам да,Каршылый туган телем.Каршылый ачык чырайлы,Кунакчыл әби булып,Һәм теле «әттә», «әннә» дипАчылган сабый булып.Каршылый пароль шикелл...

Дөньяны байтак гизелде –
Юл йөрим көнен-төнен;
Кайсы тарафка барсам да,
Каршылый туган телем.
Каршылый ачык чырайлы,
Кунакчыл әби булып,
Һәм теле «әттә», «әннә» дип
Ачылган сабый булып.
Каршылый пароль шикелле
Тылсымлы тавыш белән;
Каршылый дәртле җыр белән,
Каршылый сагыш белән.
Туганнар түгел берсе дә,
Бергә – торган ил генә,
Күңелләрне кавыштыра
Бары туган тел генә.
Соңарып калмыйк, дигәндәй,
Хушлашып китмәс борын,
Сорыйлар Тукай китабын,
Сорыйлар Илһам җырын.
Яктырып китә дөньялар,
Онытыла арган-талган –
Бездән сөенче алырга
Туган тел чаба алдан.
 

Әхмәт РӘШИТ


Фото: http://www.millattashlar.ru/


«Мәйдан» №4, 2021 ел.

Комментарийлар