Логотип «Мәйдан» журналы

Белмәгәнмен

Өйләремнең яме икәнсең син,Ашларымның тәме икәнсең син,Эшләремнең чәме икәнсең син,Мин гамьсезнең гаме икәнсең син.Ә мин, җүләр, шуны белмәгәнмен.Чәчкәсе икәнсең гөлләремнең,Кояшы икәнсең көннәремнең,...

Өйләремнең яме икәнсең син,
Ашларымның тәме икәнсең син,
Эшләремнең чәме икәнсең син,
Мин гамьсезнең гаме икәнсең син.
Ә мин, җүләр, шуны белмәгәнмен.
Чәчкәсе икәнсең гөлләремнең,
Кояшы икәнсең көннәремнең,
Айлары икәнсең төннәремнең,
Чишмәсе икәнсең чүлләремнең,
Ә мин, җүләр, шуны белмәгәнмен!
 

Cәйфи КУДАШ


Фото: https://pixabay.com


 

Комментарийлар