Логотип «Мәйдан» журналы

Бәһасез юл хакы

Казанның Совет мәйданында – Чаллы ягына китүче машиналар һәм юлчыларның очрашу урынында – Руслан инде ярты сәгатьләп утыра.

Өч туларга унбиш минут вакыт калды. Машинадагы сәгатьнең кызыл саннары бигрәк әкрен сүнә-кабына кебек тоела аңа. Әнисе күрше кызын Чаллыга алып кайтырга, имтиханнан чыкканын сәгать өчкә кадәр көтеп торырга кушкан иде. Аңлый Руслан, әнисе, Фәридә белән араларын якынайтып, мәктәп елларында ук башланган дуслыклары соңрак яратуга әйләнгән Наташадан ерагайтып, аңа өйләнү уеннан кайтарып булмасмы дип өметләнә. Ә Фәридә аның өчен – сыйныфташы Фәргатьнең, оялчан гына, абыйсының һәр сүзен тыңлап, аны олы итеп, балачактан кайгыртып яшәүче сеңлесе генә. Хәтерли әле ул, кызчыкны күршедәге татар мәктәбенә бирделәр, ә малайлар урыс мәктәбендә. Ике мәктәп арасын зур спорт мәйданчыгы гына аерып тора. Русланнар бишенче дәресне тәмамлап чыкканда, беренче класста бер дәрескә иртәрәк укуын тәмамлаган Фәридә тыныч кына аларны көтеп ала иде. Абыйсы:
– Ник өйгә кайтмадың? – дип сорады аннан.
– Сине сагындым, – диде сеңлесе әкрен генә.
Малайлар ул чакта бишенче класста укый иде, ә Русланның апасы Альбина үзе белән бер мәктәптә сигезенчедә укыса да, алай көтеп торулар юк иде.
Эчтән генә ул сеңел белән абыйның шундый үзара йомшак, җылы мөгамәләсенә вакыт-вакыт кызыгып та куя иде.
Сабакташларның фатирлары кара-каршы урнашкан. Дәрестән соң малайлар ике өйне бер итеп йөрешәләр. Ни гаҗәп, өченче класста укыганда ук инде, Фәридә, әнисе әзерләп калдырган ризыкларны җылытып, йә тавык йомыркасы кыздырып, төшке аш әзерли иде. Хәтерли әле, Фәргать белән, сеңлесе шырпы утына пешмәсен, янгын чыгара күрмәсен дип, базардан кремнийлы газ кабызгыч эзләп йөргән чакларны.
Балачак хатирәләреннән аерылып, күрше кызы килмиме дип, Руслан инде ничәнче тапкыр тирә-ягына каранып алды. Өч туларга биш минут. Бераз гына көтәргә дә кайтыр юлга кузгалырга кирәк!
Руслан Фәридәнең соңга калуын тели иде. Никтер күрше кызы Наташа белән Руслан арасына кереп кысылыр, араларын өзәр кебек тоелды аңа. Югыйсә, моңа бер сәбәп тә юк кебек. Күрәсең, әнисенең Наташаны «безнең милләттән түгел инде, әнә, Фәридәне кара» дип чагыштырулары күңеленә кереп утыргандыр. Югыйсә, Русланны абыйсының дусты дип санаса да, Фәридә кечкенәдән үк аңардан ятсына иде. Фәргать өйдә булмаганда, ишекне эчке чылбырын эләктереп кенә ача да, татарчалап: «Абыем өйдә юк», – дип, ишекне тиз генә ябып куя.
Берсендә Руслан Фәргатьтән сорап куйды:
– Нигә Фәридә белән сезнең исемнәрегез шундый?
– Нинди?
– Заманча түгел, искечә.
– Заманча ничек була?
– Эдик, Радик, Ренат, Эльвина, Альбина...
Фәргать, бераз мактанганрак та төс чыгарып, сөйләп бирде. Әтисе армиядә хезмәт иткәндә, өйрәнүләр вакытында, авырый башлый. Икенче көн кичкә генә санчастька кайтып керәләр. Сукыр эчәгесе инде байтактан шартлаган, хәле мөшкел була. Аны озата килгән ике солдатның берсе табибның «кан» дигән сүзен ишетеп кала. «Миннән алыгыз кан, безнең группалар да туры килә, өченче. Милләтебез дә бер – татарлар без», – дип, өзми-куймый табиб артыннан йөри. Ул арада вертолет килеп, егерме минутлык кына юлда урнашкан госпитальгә авыру белән бергә дусты Фәргатьне дә илтеп җиткерә.
Ул чакта купшы сүзләр дә, вәгъдәләр дә булмый. Фәргатьне бала тудыру йортыннан алып чыккач, әтисе: «Улым Фәргать туды. Исем кушу мәҗлесенә шушы көнгә килеп җит», – дип, дустына телеграмма суга. Һәм... тегесе, бик матур хатынын ияртеп, Фәргатьнең әтисенең адашын – ике айлык улын күтәреп килеп тә җитә.
– Фәридә исемле карт апалар гына бар безнең әбиләр авылында, – диде Руслан, икенче «иске» исемгә күчеп.
– Әниемнең бик якын дусты булган авылда. Ун ел бер партада утырып укыганнар. Кулаклар дип авылдан еракка куылганмы, үзләре качып киткәнме, авылдашлары улларын татар кызына өйләндерергә дип кайтканнар. Ул чакта егеттә моңарчы берәүдә дә булмаган джинсы чалбар булган. Клубка чыккач, теге егет дәшми-тынмый гына уеннарны карап утырган да, әти-әнисенә кайтып, Фәридә исемле кызны ошатуын әйткән. Ике атна дигәндә, туйлар үткәреп, әниемнең дустын Сахалинга алып киткәннәр. Соңыннан, шәһәр егетенә кызыгып калган кызлар: «Брезент чалбарлы егеткә чыгып, җир тишегенә китәмме соң», – дип сөйләп тә йөргәннәр әле. Фәридәгә исем менә шулай эләккән. Ул апалар биш елга бер авылга кайталар. Әниебез дә отпускысын шул вакытка көйли. Кайтмаганда, Фәридәнең туган көненә посылка салалар. Теге син яратмый торган кара сасы икра шул посылкада була...
Руслан балачак хатирәләреннән үзалдына елмаеп куйды. Ә ул чакта әтисенең шундый солдат дусты булмавына, Альбина исемле апаның үзләренә матур күлмәкләр, конфетлар, сасы булса да кара икра җибәрмәвенә кимсенгән дә иде.
 
***
«Наташага кичке алтыга кайтып җитәм дисәм дә, вакыт бара», – дип, сәгатенә карады: өч тулып җиде минут киткән.
Русланның әти-әнисе улларының рус кызына өйләнүенә риза түгеллеген белгәнгә, егет аларга каршы тора алмас, бирешер, дип борчыла кыз. Телефонын алмаса да, беразга гына соңга калса да, Наташа әллә ниләр уйлап бетерә. Тик... вакытында никах укытырга үзе риза булмады. Бәлки әти-әнисе бераз йомшарган да булыр иде.
Егетнең күзе әллә кайдан ялтырап торган кара «Мерседес-гелендваген»га төште. Номеры да Русланныкы белән янәшә генә икән. Димәк, Чаллыдан килә. Менә ичмасам машина! Бар кешедә акча!..
«Мерседес», көтмәгәндә генә сулга борылып, пассажирлар көтә торган тыкрыкка кереп туктады.
«Булмас, мондый авто кеше ташымас...»
Руслан, дөньясын онытып, машинаны күзәтә башлады. Аннан ашыкмый гына өч ир-ат чыкты да, байтактан бирле уңайлырак машина карагандай, бер кырыйдарак басып торган ал шарфлы хатын-кыз янына юнәлделәр.
– Китте дүрт йөз сум, – дип елмаеп куйды Руслан. Фәридә килмәсә, юлдаш булыр дип, шул апа янына барасы иде ул. Тәгаен, Чаллыныкы, кайдадыр күргәне дә бар кебек. Яулыклы булгач, ышанычлы да булыр, андыйлар дога укымый калмый машинага утыргач. Ул хатын-кыз янына юнәлгән ир-атның да берсе йөзгә таныш кебек.
Наташасы көтүен дә онытып, Руслан үзенә бер катнашы да булмаган очрашуны (булган шул, катнашы бик булган икән, дип искә төшерер егет бу очрашуны соңыннан, Совет мәйданыннан үткән саен) күзәтә башлады.
Машина гөрелтесе белән берни ишетелмәсә дә, теге хатын-кызның якташларын күргәч, йөзенә чыккан сөенече, янына килеп баскан ирләрнең сүзләреннән соң, юкка чыкты. Алай гына да түгел, барысының да йөзендә борчылу, кайгыру, аптырау билгеләре. Яңа гына очрашкан бу кешеләрне нидер бер дулкынга көйләде.
«Йә психологка әйләнәм, йә картаям, икенең берсе», – дип, үзеннән көлеп куйды Руслан.
Әбиләренең авылында ишетмәүче күрше бабай капка төбенә чыга да бөтен урамны шулай күзәтеп утыра иде. Кичен күргәннәрен өйдәгеләргә сөйләп бирә һәм барысын да шаккатыра икән. Киленнәре картның чукрак икәненә ышанмый да диләр иде.
Затлы «Гелендваген»нан төшкән бу ир-атларны һәм, өенә кайтырга дип юлга чыгып басып, машина күзләгән бу хатын-кызны нинди хәл бербөтен итеп берләштерә ала икән? Ир-атлар нык борчуда гына булса, хатын-кызның йөзе «Помпейның соңгы көне» картинасын хәтерләтеп алды.
«Авыл бабаеның тәҗрибәсе юк шул миндә», – дип үзалдына кычкырып әйтеп куйды Руслан.
Уйлары хыялына да керә алмаган автомобильдән ерагайган, дөресрәге, ул аны оныткан иде инде. Егерме алты яшьлек егетне, авылның иң гайбәтче хатыннарыннан да уздырып, шушы дүртәүнең ни хакында сөйләшүе кызыктыра. Кызыктырып кына калмый, йөрәген дөп-дөп типтереп, шунда тарта иде. Бу сөйләшүдә аңа да тәгаен катнашырга, һичьюгы чәч-сакалларына бераз чал кергән, пөхтә ак киемле бу кешеләрнең янына барып, ни сөйләшкәннәрен ишетергә кирәк, бик кирәк иде!!!
«Стоп, Руслан! – диде егет үз-үзенә, машина руленә сугып. – Болай ычкынуың да ихтимал!»
Көн эсселеге генә дә, бүген төнге икедә торып чыгып китү галәмәте генә түгел бу. Инде Яңа елдан бирле әти-әнисе белән Наташа арасында бәргәләнә ул. Нервылар тимердән түгел шул.
Мәктәптә Наташа белән бер сыйныфта укыдылар алар. Ошата иде ул кызны. Чыгарылыш кичәсендә дә гел бергә булдылар, бергә биеделәр.
– Кара, малай, бергә бию, җитәкләшеп йөрү бер нәрсә. Өйләнеп, ят милләт катнаштырасы булма. Гаиләдә ыгы-зыгы болай да җитәрлек була әле ул, дөнья көткәндә. Аларга чиркәү белән мәчет арасында бала-чага тарткалап йөрү дә өстәлсә, тәмугың җир өстендә үк булыр. Әйтү шушы, – диде әтисе.
Наташа, әбиләре янына китеп, Түбән Новгородта институт тәмамлады. Телефоннан сөйләшкәләп тордылар. Җәен кыз каникулга Чаллыга кайта иде. Ияләштеләр инде шулай. Бер кайтуында Наташа артыгын да теләп ташлады һәм: «Болай булгач, мин укып бетергәнне көтмичә һәм миңа өйләнмичә булдыра алмыйсың», – диде.
Ул көннәр әле бик еракта кебек иде. Наташа укып бетереп ерак шәһәрдә эшкә дә калгач, Руслан тынычланды. Институт бетереп, вакытлыча дип, заводка мастер булып эшкә урнашты. Практикага килгән Алсу исемле бер кыз ошый да башлаган иде үзенә. Профсоюз оештырган культпоход, концерт-спектакльләргә дә бардылар бергәләп. Күрше заводта эшләгән әнисенә дә бу хәбәр ишетелгән һәм сөенеч булып өйгә дә кайтып ирешкән иде.
Наташаның кайтып төшүе, өзми-куймый нәкъ менә Русланга кияүгә чыгып бала табарга теләве турында сөйләүләре, иркә-назлары Русланның гына түгел, бөтен гаиләнең тынычлыгын алды. Яңа елга кадәр хәлләр түзәрлек иде әле. Әнисе: «Никах укытсагыз, балага мулладан исем куштырсагыз...» – дип, әкрен генә ризалашуга таба барып, әтиләрен дә көйләр кебек иде. Наташа никахка каршы булды.
Әтисенең авылдагы энесенең малае бөтен эшне бозып ташлады гына түгел, авыл өен әбисез калдырды. Авылда җәен бергә уйнап үскән туганнан-туган энекәше, авылда эш юк дип, ел ярым хезмәт иткәннән соң, контракт белән армиядә калды. Берзаман авылга Таня исемле кыз белән кайтып төште һәм өйләнергә җыенуын, кирәк икәнен әйтте. Никах укыттылар, силсәвиткә (халык «муниципаль» сүзен әйтеп бетерә алмый һаман) барып язылыштылар, бала тугач, исем куштырырга да авылга кайтырга, иң әйбәте, табар алдыннан ук бәби монда кайтырга дип сөйләштеләр. Әбиләре, яңа туган балага мунчаның сихәтен, аркасында «сырганак» булса, аны чыгару өчен мунчадан да әйбәт чара булмавын аңлатты. Таня киленгә кияү тәрҗемә итеп торды. Килен, елмаеп, барысы белән дә ризалашып, баш кагып утырды.
Беренче балалары, йөрәк чирле булып туып, бер ай дигәндә мәрхүм булды, диделәр. Узган көздә уллары туу хәбәре килде. Туганнарга да авылда җыелырга җайлы булыр дип, хәрби энекәше чираттагы ялын Яңа ел каникулларына туры китереп кайтты. Туганнар, бәби бүләкләре төяп, авылга юл тотты.
Руслан, Яңа елны каршылагач кайтырмын дип, шәһәрдә калды. Беренче гыйнварда иртүк әтисе шалтыратты. Альбина белән икесенә, тиз генә җыенып, әбиләрен җирләргә кайтып җитәргә кушты.
Авылга борылган юлда күрше егете, фараларын яктыртып, Русланга туктарга кушты. Машинадан хәрби энекәше чыкты. Китеп барулары икән.
– Кайткач аңлатырлар, – диде дә, Русланны кочып алды энекәше. – Син дә мине гаепләмә.
– Ашыгыгыз, карт әбине сәгать бердә алып чыгалар, – диде күрше егете.
...Утыз бере көнне, бөтен кеше табын әзерләгәндә, әбиләре мунча белән кайнашкан. Мәтрүшкәне өйдә үк пешереп, өр-яңа чуенда төнәтергә дип, өстенә үз бирнәсеннән калган суккан тастымалны ябып, мунча ләүкәсенә илтеп куйган. Коендыргач, өстенә ябарга бала тәненә йомшак булыр дип, бер мәртәбә дә башына бәйләмәгән француз яулыгын юып, үтүкләттергән. Төп нигездә үзе карап үстергән оныгының улы бит – нәсел дәвамчысы!
Әби әүвәл үзе кереп юынган, суларын көйләгән. Сөйләшенгәнчә, ярты сәгатьтән баланы күтәреп яшь әбисе алып килеп биргән. Бәхетле яшь әби, беренче оныгын ышанычлы кулларга тапшырып, яшь чагындагыча, чоланда, баланы юындырып биргәнне көтәргә дип утырырга җыенганда, каенанасының, ачыргаланып: «Ай, Аллам!» – дип кычкырганы ишетелә. Килен ишекне ачып җибәрә. Идәндә яртылаш чишендерелгән бала ята, ә каенанасы ләүкә аягына сөялеп утырган, күзләре йомык, ап-ак иреннәреннән биш кенә сүз сытылып чыга: «Муенында... тавык тәпие... халатымны кигез...»
Килен – яшь әби каенанасы белән оныгы арасында аптырап басып кала. Аңына килеп, мунча ишеге төбенә чыгып: «Кайсыгы бар? Килегез!» – дип кычкыра да мунчага кереп китә. Шунда гына баланың күкрәгендәге тәрене күреп ала һәм каенанасының кулларын сыйпый башлый:
– Әни, ач күзеңне, бәгърем, китмә, китә күрмә, салдырабыз аны!..
«Халат...» була карт әбинең соңгы сүзе.
Яңа елны, телдән язган әни – әби – карт әби күзен ачмасмы, бер генә сүз әйтмәсме, су сорамасмы дип, ничәмә-ничә күз текәлеп, янында утырып каршылыйлар. Киленне, бала белән, күршеләргә озаталар.
Әтисе, улына карап, ике генә сүз әйтә:
– Син! Ничек?!.
– Мин эштә чакта... Белми дә калдым...
 
***
Менә шушы хәлләрдән соң «никах укытсагыз...» дигән шартлар да онытылды. Башта киреләнеп торган Наташа хәзер никахка да ризалашты. Әти-әниләр каршы дигән саен, йә муенына сарыла, йә Русланны гаепләп елый башлый, йә яшисем килми, ди.
«Болай барса ычкынам бит мин, – дип уйлады Руслан, баягы халәтен искә төшереп. – Юлга ялгыз гына чыгарга ярамый. Берәр иптәш алырга кирәк.
«Теге яулыклы апаны!» дигән уй аңа татарча иңде. Ул моны татарча уйлады!!!
Үзен тетрәндергән сөйләшү барган якка күтәрелеп караса, ике ир-ат «Мерседес»ка утырып маташа, ә шоферы нык борчулы теге хатын-кызны утыртып җибәрергә җиңел машиналарда урын белешә-белешә килә. Нидер ошамый иде аларга. Әһә, артта өченче пассажир булып утырасы килми ахрысы.
Русланны тагын баягы халәт биләп алды. Ул аларның ни турында шулай борчылып сөйләшкәннәрен белергә тиеш. Хәзер белешмәсә, ул аны мәңге белешмәячәк. Белми калса... белми калса нидер булачак иде.
«Киа-Рио»ның алгы урыны буш икән – ул апа хәзер шунда кереп утырачак! Хәзер ул аның турында яулыклы хатын-кыз дип түгел, яулыклы апа дип уйлый. Якынайган саен йөзе дә кемнедер хәтерләтә иде.
Руслан машинасыннан сикереп чыкты да, ниндидер бер бик кирәкле нәрсәне югалтудан курыккан кебек, сәер тавыш белән кычкырды:
– Апа, айда-те ко мне, я еду в наш комплекс. Я вас до подъезда довезу!!!
– Йөзгә дә таныш, безнең комплекс егете дә икән, кайтыйм шушы машинада, – диде ал яулыклы апа, теге сакаллы иргә каршы әйтергә юл калдырмый торган тавыш белән. – Өйдә көтәләр.
Байтак кына баргач, Руслан машинасын юл кырыенда туктатты да, авылда, балалар бакчасында өйрәнгән, Фәргатьләрдә ишеткән барлык тел байлыгын туплап, күкрәген басып-кысып килгән, тирән итеп суларга комачаулаган теге халәттән котылу өчен, татарча (һәм ни өчендер татарча булырга тиеш иде ул!) сорау бирде:
– Апа, ул мужчиналар белән сез нәрсә обсудили? Сезгә карадым, и миңа авыр булды на душе. Сердце бьется, мине тянет туда, где вы стояли, я должен знать, о чем сез сөйләдегез. Меня это как-будто тоже очень касается. Я думал, дуракланам...
– Юк, анда синең турыда сүз булмады, энем. Чаллының бик мөхтәрәм кешесе вафат булган. Бик татар җанлы иде. Чаллыда татар мәктәпләре, бакчалары ачуда башлап йөргән кеше. Әле совет вакытларында ук татар телен яклап күп кыенлык ашаган татар. Репрессияләнгән ата-ана баласы, балалар йортында үскән. Бөек Ватан сугышында катнашып яраланган. КАМАЗ төзелеше башлангач, гаиләсе белән Татарстанга, Чаллыга күчеп килгән. Менә шул милли җанлы кешебез читтә яшәгәндә рус милләтеннән булган кызга өйләнгән. Билгеле, балалар ана тәрбиясендә, ана динендә. Хатынын «бик әйбәт, зыялы кеше, мине аңлый» дип сөйли иде. Ул абзый гел түбәтәйдән, камзулдан йөрде, чәче-сакалы җыйнак кына, ап-ак иде. Президент белән, мэр белән очрашуларга, дәүләт бүләкләре алырга да түбәтәй белән камзулдан килде. Ун еллап элек хатыны вафат булды. Соңгы вакытта бик чирли иде. Үзе дә өзелгән. Мине күреп, туктап сөйләшкән егетләргә, исән-имин чагында: «Мине мөселманча, татар зиратына җирләрсез», – дип васыять әйткән иде. Улы моргтан алган да, христианнарча, анасы янына, урыс зиратына җирләп куйган. Шундый мөхтәрәм кешене олылап озата алмаулары бер хәл, мөселман килеш урыс зиратында ятуы коточкыч хәл бит. Җитмәсә, үпкәләп, төшләренә дә кергән. Мөхәммәт улы Хәким – ят кавем арасында. Куркыныч та, кызганыч та. Тәре астында ук ятуы дөрес микән, – иртәгә барам әле, белешәм. Шул хәбәрне әйттеләр дә, шуңа борчылдык, энем. Синең турыда бер сүз дә булмады. Син бит яшь әле, үлем турында түгел, яшәү, балалар үстерү турында уйлый торган чагың...
– Апа, душа этого бабая, наверное, меня тянула туда, к вам.
– Юкны сөйләмә, улым, аның җаны инде күкләрдә, тынгылык кына таба күрсен.
– Мин рус кызына өйләнергә хотел. Родители против. Она за меня замуж хочет. Үзем бик яратмыйм да. Другие ждут день свадьбы, шатланалар. Мин алай түгел. Больше она хочет замуж за меня. Но мои родители сильно против.
– Кайсы мәктәптә укыдың соң син?
– Егерме сигездә.
– Шуннан өч йөз адым ары татар мәктәбе иде, ник шунда укытмады әти-әниең? Син шунда укыгансың, шуңа таныйсың мине дип, утырып юлга чыктым бит мин.
Руслан кырт кына артка таба борылды да, кинолардагы хәтере кайткан кеше сыман, сорап куйды:
– Сезнең зеленый костюмыгыз был? Сез садикта эшләдегезме?
– Яшел костюмым бар иде шул, әйе, садикта эшләмәдем. Ә комплекстагы алты балалар бакчасының берсен татар бакчасы итү өчен күп йөрдем.
– У вас были вышитые туфли! – дип кычкырып җибәрде Руслан.
Машина кузгалып китте. Сөйләшми генә, үз уйларын уйлап кайттылар. Кама аша салынган күпергә килеп кергәч, Русланның кесә телефоны шалтырады.
– Я еду, почти в городе. Наташа, ты меня не жди. Я к тебе не приду. Нет, и завтра не приду. Знаешь, я не хочу лежать отдельно от родных, на русском кладбище, под крестом. Я не против вашего кладбища, я против, чтобы там я лежал. И против того, чтобы на шее моих детей был крест, и чтобы, увидев это, лопнуло сердце моей матери. Выходи за своего. Ходите в церковь, живите с богом.
Ал яулыклы, дөресрәге шарфлы ханым, телефонда чәрелдек хатын-кыз тавышын ишетте.
– Нет, поздно, и никаха не будет. Никах, Алла бирса, будет, но не с тобой.
Хатын-кыз тагын чәрелдәп алды.
– Я не виноват, сама захотела, это тебе надо было, чтобы меня привязать, – диде дә, егет телефонын сүндереп үк куйды.
Шәһәр эченнән дә сөйләшми генә бардылар. Яулыклы хатын-кыз, шоферга бирергә дип, дүрт йөз сум акча санап куйды. Үзләре яши торган комплекска керделәр. Вакыт кичке сигез, көтеп арыганнардыр үзен, юл буе телефоны сүнгән килеш кайтты.
– Энем, мин сезнең йорт янында төшәрмен. Тар гына ишегалдыннан йөрмә. Җәяү генә хәзер кайтып җитәм. Әйберем дә авыр түгел, күләме генә зур аның.
Подъезд төпләрендә Русланның әнисе утыра иде. Машинадан чыгып килүче ал яулыклы хатын-кызны күргәч, аны кайдадыр күргән кебек тоелды. Пассажир ханым да әни кешене төсмерләп исәнләште.
– Сезнең яшел костюмыгыз бар идеме? – дип, нәрсәнедер исенә төшерергә тырышты әни кеше.
– Бар иде, чиккән туфлием дә бар иде. 1994 елның май һәм август айларында мин матур гына бер яшь укытучы белән сезнең ишек төбегездә ике тапкыр булып та киттем. Улыгызны укырга татар мәктәбенә бирергә үгетләп. Алар минем улым белән бер бакчага, төрле төркемнәргә йөрделәр.
– Исемә төштегез.
– Ә нәрсә әйткәннәремне хәтерләмисезме?
– Юк инде, егерме елга якын вакыт үткән бит.
– Татар мәктәбендә укыган бала үзенең милләтен белеп, үзе кебекләр белән аралашып үсәчәк. Гаилә корганда да парын шулар арасыннан эзләячәк. Әти-әни дип эндәшәчәк. Нинди рәхәт бит! Ана телендә укыган, уйлаган бала, үзе  укый белмәгән очракта да, сәдака биреп, Коръән укытып, ата-анасына догага кулын күтәрәчәк, дидем.
– Мин сезгә ни дидем?
– Хәтерләмим. Балаларын урыс мәктәбенә бирергә тырышканнарның җавабы бер иде инде: «Урысча укып кеше булсыннар. Үзебез дә татарча укып, урысча белмәгәнгә рабучий булып калдык». Урыс мәктәбен тәмамлаган күпме урыс кешесе заводта эшче, ә татар мәктәбендә укыган Шәймиев президент дип тә аңлатып карадык. Татар мәктәбендә укып, университет тәмамладым дип тә үгетләргә тырыштым.
Шул вакыт подъезд ишегеннән Фәридә килеп чыкты.
– Мин сине Совет мәйданында көтебрәк торган идем дә, имтиханыңны «автомат» биреп, иртүк кайтып киткәнсең икән, шундый хәбәр килеп иреште, – диде яулыклы ханым, кызны җиңелчә кочып.
– Әни миңа Фәридәне сәгать өчкә кадәр көтеп, алып кайтырга кушкан иде, – диде Руслан.
– Соңгарак калгансың, егет, – дип елмайды ханым, Фәридәгә карап. Һәм, саубуллашып, кайту юлына юнәлде.
– Апа, сами-то зачем ездили в Казань?
– Улыбызның никахында кияргә дип матур киемнәр сайларга бардым. Ир-атлар белән барсаң, ашык-пошык йөрергә кирәк. Шушы арада сезнең подъездга кыз сорарга киләбез, Аллаһы боерса.
– Кемне?
– Татар мәктәбендә укыган бер матур кызны. Соңгы имтиханын гына тапшырсын да.
Йөзе алсуланып киткән Фәридә аңа яшереп кенә кул болгады да керү ягына атлады.
– Исеме ничек?
– Гарәпчәдән тәрҗемәсе – бердәнбер, энҗе бөртеге.
Бераз ара киткәч, ал яулыклы ханым кире борылды да, әниле-уллы үзе артыннан карап калучыларга таба ашыкты.
– Энем, юл хакын бирергә онытканмын бит, – дип, Русланга акча сузды.
– Апа, кирәкми. Вы мне столько добра сделали. Вы спасли меня от могилы с крестом, – диде дә, әнисенә: – Бумаги, пакет возьми. Я поехал в  общежитие к Алсу, у них в эти дни госэкзамены, вдруг ул да «автоматом» сдаст и китеп барыр. Как бы не опаздать. Әнием, пока, я не голодный, – дип, машинасына утырып китеп барды.
– «Әнием», диде. Ирем дә үз әнисенә шулай дип эндәшә иде. Мин әле берни аңламыйм. Ләкин бу могҗизалы хәлләрдә сезнең катнашыгыз булырга тиеш. Егерме ел үткәч без тагын – безнең ишек төбендә. Сез чынлап та бармы соң? Әллә шундый җаваплы моментларда килеп китүче бер хикмәтле көчме?
– Мин дә бар, без – күп. Безне вакытында ишетүчеләр дә, тырышып-тырышып ишетергә теләмәүчеләр дә бар. Хикмәти Ходай әнә шул теләмәүчеләр белән  кабат-кабат очраштыра. Хәерле күрешүләр булсын!
 

Наилә ВИЛДАНОВА

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар