Логотип «Мәйдан» журналы

Баулыда язучы Рафаэль Мостафинны искә алдылар

Баулының 1нче санлы мәктәбендә әдәбиятчы, галим, журналист, тәнкыйтьче, публицист, якташлары  Рафаэль Мостафин истәлегенә хәтер кичәсе үтте.14 майда танылган аңа 85 яшь тулган булыр иде. Чарага язучын...


Баулының 1нче санлы мәктәбендә әдәбиятчы, галим, журналист, тәнкыйтьче, публицист, якташлары  Рафаэль Мостафин истәлегенә хәтер кичәсе үтте.



img_v_tatarstane_10138
14 майда танылган аңа 85 яшь тулган булыр иде. Чарага язучының бертуган сеңлесе Светлана Гобәйдуллина, район җитәкчеләре, иҗатташ дуслары һәм аның иҗатын сөючеләр чакырылган иде.
Кичә 1-нче санлы мәктәп директоры Ландыш Кәлимуллина чыгышы белән башланды. Ул 2015 нче елның 29 августында мәктәп бинасында Рафаэль Мостафин музеена нигез салыну очраклы түгел икәнлеген ассызыклады. Чөнки аның хезмәт юлы нәкъ менә 1-нче санлы мәктәптә укытучы буларак башланган.
Язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынучылар өчен мәктәп музее ишекләре һәрвакыт ачык. Биредә әдипнең кулъязмалары, фоторәсемнәре, шәхси әйберләре саклана. Чара барышында Рафаэль Мостафинның сеңлесе музей фондына аның шәхси әйберләреннән тагын уйнаткычын (проигрыватель) бүләк итте.
- Бу уйнаткыч Рафаэль абыемның беренче хезмәт хакына алынган җиһазларыннан берсе, безнең өчен бик кадерле ядкәр ул, - диде Светлана ханым.
Ул балачак елларын, үсмер чакларын сагынып та, яратып та искә төшерде.
Кичә барышында мәктәп укучылары язучының тормыш юлы, иҗаты турында чыгышлар ясадылар, дип яза "Хезмәткә дан".

 
 

Комментарийлар