Логотип «Мәйдан» журналы

Басуларым

Басуларым тагын сагынып көткән,Дулкынланып көткән, яңарып.Хәтфә келәм җәйгән буразнадаЯңа уңыш килә яралып.Сабан җиле йөгерә басу буйлап,Барлап йөри: бар да исәнме?Ипекәйләр тигез тишелгәнме,Бар да шу...

Басуларым тагын сагынып көткән,
Дулкынланып көткән, яңарып.
Хәтфә келәм җәйгән буразнада
Яңа уңыш килә яралып.
Сабан җиле йөгерә басу буйлап,
Барлап йөри: бар да исәнме?
Ипекәйләр тигез тишелгәнме,
Бар да шулай матур үсәрме?
 
Яңа гына төртеп чыккан уҗым,
Калкыр өчен тагын бер башка.
Тәпиләргә талпынган сабыйдай,
Үрелеп-үрелеп карый Кояшка!
 
Яз кояшы үзе тансыклаган,
Чалт нурлары назлый үз итеп.
Игеннәрнең башларыннан сөеп,
Егылганын йөри төзәтеп.
 
Шушы хозурлыкка мөкиббән мин,
Язлар белән бергә яңарам.
Менә тагын яңа шигырь язам,
Илһам алып язгы таңнардан.
 
Шушы җирнең, шушы басуларның
Сулышына кадәр тоям мин.
Зөбәрҗәттәй яшел келәм җәйгән
Басуларга карап туялмыйм!


Рәзинә НАСЫЙБУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от prostooleh


«Мәйдан» № 3, 2023 ел

Комментарийлар