Логотип «Мәйдан» журналы

Башың авыртса, өч көнгә бер булса да бүрегеңне сал!

Кешенең башы төрле сәбәпләр аркасында авыртырга мөмкин. Кайвакыт тиз арада гына табибка барып күренергә мөмкинлек тә булмый.Менә шундый очракта безнең киңәшләр ярдәмгә килер.Кинәт баш авырта башласа,...

Кешенең башы төрле сәбәпләр аркасында авыртырга мөмкин. Кайвакыт тиз арада гына табибка барып күренергә мөмкинлек тә булмый.
Менә шундый очракта безнең киңәшләр ярдәмгә килер.
bash-avyrtsa
Кинәт баш авырта башласа, тизрәк баш киемен салырга кирәк. Шулай эшләсәң, кан тамырларына басым кими, кислород яхшырак үтеп керә башлый.
1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр, ул кан тамырларын киңәйтер, канны сыеклатыр. Авырту һаман да кимемәсә, күзне йомып, берни турында уйламыйча, тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга, чигә һәм ике колакка массаж ясарга була.
Авырту бер дә басылмаса, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз:
Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз. 1 стакан җылы суга 1 лимон сутын сыгып эчегез.
Атнага бер тапкыр булса да кәбестә суты эчү баш авыртуыннан саклый. Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп торуның да файдасы тияр.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар